Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Куркыныч, ләкин без өйрәндек инде…»
13.10.2022

«Куркыныч, ләкин без өйрәндек инде…»

Ижау шәһәреннән 30 чакрым гына ераклыкта Пугачево авылы бар. Авыл 1916 елда Казан-Екатеринбург тимер юлы төзелгәндә барлыкка килгән, чөнки аннан Әгерҗе-Ижау-Воткинск трассасы үткән. Авылның уникенче чакрымында бер колеялы тимер юлда каршы килә торган поездларны үткәреп җибәрә торган икенче юл, ягъни кечкенә станция Юськи барлыкка килгән.

Авыл белән станциянең исеме тәңгәл килмәгәнлектән, тарих­ны искә төшергәннәр. 1774 елда авылның урта бер җиреннән үзенең сугышчылары белән Емельян Пугачев үткән. Шуңа күрә авылны аның исеме белән атаганнар да инде. 1926-1930 нчы елларда биредә урман кисәләр. Ул вакытта төп техник объект булып, шпал заводы тора. 1941 елның көзендә Можайск шәһәреннән бирегә хәрби бүлек күчерелә. Менә шушы вакыттан биредә хәрби бүлек эшли башлый. Аның төп юнәлеше Совет армиясен коралландыру өчен сугыш-кирәк яраклары чыгару була. Авылның бер ягыннан машина трассасы узса, икенче ягыннан тимер юл үтә. 1958 елда Пугачево шәһәр тибындагы поселок статусы ала, 1995 елдан авыл дип кенә йөртелә башлый. Бүгенге көндә Пугачевода 2500 дән артык кеше яши. Авылның көнчыгыш ягында хәрби полигон территориясе бар, аның тимер юл тукталышы «9 нчы чакрым платформасы» дип атала. 2011 елның 3-5 июнендә зур янгын булганнан соң, полигонда урнашкан артиллерия арсеналы сафтан чыгарыла. 2018 елның маенда да кабат янгын чыгып, сугыш кирәк-яраклары шартлый башлагач, ике меңнән артык кеше эвакуацияләнә. 2020 елның 9 маенда да полигон территориясендә шартлау була. Әнә шундый шартлаулар куркынычы гел янап торса да, Пугачево авылында яшәүчеләр авылларын, туган җирләрен ташлап китмиләр. Киң урамлы, искиткеч табигатьне ничек ташлап китәсең? Мин дә үз күзләрем белән әлеге авылның матурлыгына, биредә яшәүче милләттәшләребезгә сокланып кайттым.

Шартлаудан соң 11 ел

Сүзне хәрби шәһәрчектән башлыйм әле. Бу шартлаудан соң биредә яшәүчеләрнең тормышы икегә бү­ленә: шартлауга кадәр һәм шарт­лаудан соң. Вакыт бер мәлдә туктаган кебек биредә. Элек хәрби шәһәрчеккә керү өчен үткәрү кәгазе кирәк булса, хәзер инде бирегә иркенләп керергә була. Миңа хәрби шәһәрчектә ике тапкыр туй үткәрергә туры килгәнен хәтерлим, ул вакытта без керү өчен исемлекне ике-өч ай алдан җибәрә идек. Контроль-кертү пунктында беркем дә юк, аны шарт­лаудан соң төзекләндермәгәннәр дә. Кызыл йолдызлы тимер капка да бүгенге көндә инде тутыккан. 2011 елдагы янгынның символы булып, шул вакытта янган каеннар тора, чөнки алар шуннан бирле яшәрмәгәннәр. Хәрби шәһәрчектә күбрәк өлкәннәр һәм этләр генә йөри. Биредә йөргәндә күзләр үзеннән-үзе аяк астына төшә. Чөнки социаль челтәрләрдә әледән-әле «снаряд калдыклары табылган» дигән яңалыклар чыгып тора. Мәсәлән, 2014 елда Юськи авылында 2011 елдан калган снаряд калдыгы табылган иде. Машина тукталышыннан табып алып, бер бала балалар бакчасына снаряд калдыгы алып килгәне турында да хәбәр ителгән иде. «Урамнарда йөрү куркыныч түгелме?» – дигән сорауга биредә яшәүчеләр: «Без өйрәндек инде. Монда күпләр бакчаларында снарядлар да таптылар. Күбесе хәрби бүлектә эшләгәч, алар куркыныч снарядны куркыныч булмаган снарядтан аералар, патрон гильзалары табу да монда яңалык түгел», –дип җавап бирәләр. Ишелгән ат абзары, автопарк, агач эшкәртү цехы, хуҗалык каралты-куралары шартлау­ны искә төшереп тора. Юлларны бездән дә озын чүп үләннәре баскан. «Хәрби шәһәрчекне сагынабыз. Ул чакта тәртип иде, һәр иртә солдат итекләре тавышына уяна идек. Солдатлар иртәнге йөгерешкә чыгалар. Истә калырлык бәйрәмнәр, аеруча 9 май бәйрәме матур була иде», – дип сагынып искә алалар. Әлбәттә, бөтен территория буенча иркенләп йөреп булмый. Керергә ярамый торган территория тимер чыбык белән уратып алынган, шулай да анда да тишекләр бар. Менә шундый тишекләрдән «кара тимер казучылар» (биредә аларны шулай дип йөртәләр) керә дә инде. Мондый эшкә Пугачевода һәм күрше авылларда яшәүчеләр дә тартыла икән. Узган ел берсе акча эшлим дип, шартлауга эләгеп, вафат булган. Элек күбесе хәрби бүлектә эшләгән. Хәзер авылда бары тик дүрт кибеттә, балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә, клубта гына эшләргә була. Эшсезлек шуңа килеп җиткергән ки, яшьләр эчәр, ашар өчен металл эзләп тапшыралар яки башка җиргә күчеп китәләр. Кайчандыр биредә хәрби бүлек эченнән тимер юл үткән, хәзер инде аннан шпаллар гына калган. Анысын да урлап бетергәннәр. Территориядә ашханә дә, хәрби бүлекнең идарә бинасы да эшләми. 1968 елда хәрби бүлек Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл Байрак» һәм «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән. Шарт­лау вакытында яшерен документлар белән бергә аларны да алып чыгып, Мәскәү шәһәренең Хәрби көчләр үзәк музеена җибәргәннәр. Биредәге 102 нче арсеналның музеена бай­ракның күчермәсен эшләтергә хыял­лары булган, ләкин кыйммәткә төшәсе булгач, бу идеяне кире какканнар. Ниш­лисең, энтуазистлар юк шул хәзерге заманда!
Авылда күпкатлы йорт­­лар да бар. Шуңа игъ­тибар иттем: керне урамда киптерәләр. Саф һавада кипкән кернең исе башларны әйләндерә бит. Бу бик матур гадәт, димәк, күршеләр бер-берсенә ышаналар. Шартлауның сәбәбен: «Сугыш кирәк-яраклары белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын сакламаганлык», – дип атадылар. Тикшерү комиссиясе арсеналга зур йөкләмә бирелгәнлектән, арсенал чамадан тыш эшләгән дигән фараз куйган. Халык телендә: «Шарт­лау махсус оештырылган», – дигән сүзләр дә йөри. Бу зур янгынны сүндерү өч көнгә бара. Иң беренче авырлык су җитмәү була. Чөнки су резер­вуары хәрби бүлек эчендә, ә анда керергә мөмкинлек булмый. Нәтиҗәдә суны янгын сүндерү шланглары белән елгадан алырга туры килә. Янгынга була снарядлар шартлый башлый. Тагы бер зур куркыныч – сугыш кирәк-яраклары тутырылган 17 тимер юл вагоны. Авырлыклар белән булса да, аларны чыгарып җибәрә алалар. Икенче зур куркыныч – Кече Пурга районында урнашкан ягулык-май базасы. Бәхеткә каршы, янгын анда барып җитә алмый. Фаҗига вакытында 3 мең ярым йорт­ка, 49 социаль объектка зыян килә. Территориядә сигез фатирлы барак яна, барлык йортларда диярлек тәрәзәләр коела, йорт түбәләренә зыян килә. Халыкның барысын да эвакуацияләргә телә­сә­ләр дә, берничә кеше йортын, ху­­җалыгын, малларын калдырып китүне кире кага. Алар барысы да янгын сүндерүчеләр, полиция карамагында булалар.
Арсенал территориясендә бер­дәнбер вафат булучы солдат – Тимур Миңнеәхмәтов. Тимур янгын сүндерүдә катнашкан, соңгы чиктә машиналары кабынмау сәбәпле, алар иптәшләре белән җәяү киткәннәр.Тикшерү күрсәткәнчә, ул дөрес юнәлеш белән барган, ләкин контузия алган дип фаразлыйлар. 24 яшьлек Тимурны ике атна вакыт узганнан соң гына табалар, Ижауда җирлиләр. Тимурга клуб янында истәлек тактасы куелган, шулай ук биредәге урамга аның исеме бирелгән. Ләкин ул такта үзең эзләмәсәң, кеше күзенә чалынмый да. Янгыннан соң: «Вафат булучылар күп булган икән, хәрбиләр информацияне яшерәләр икән», – дигән сүзләр йөрде. Әгәр чыннан да, вафат булучылар булган булса, аларны әти-әниләре, туганнары эзләр иде.
Менә шундый тормыш белән яшәп ята бүгенге көндә хәрби шәһәрчек.

«Восемь дневной, три ночной»

Рәмзия апа Сибгәтуллина тумы­шы белән Әгерҗе районы Нарат авылыннан. Аның әле клуб мөдире булып эшләгәнен хәтерлим. 1982 елда Рәмзия апа Илфат исемле егеткә кияүгә чыгып, Пугачево авылына күчеп китә. Биредә 1984 елда хәрби бүлекнең 10 нчы цехында эшли башлый. «Эшли башладым, цехта татарлардан берүзем, җитмәсә, рус телен начар беләм. Бервакыт шулай цехка җитәкчеләр килеп керделәр. Һәр кешедән имтихан алып, сораштырып йөриләр. Чират миңа җитте, исем-фамилияне әйттем. «Сколько классов закончили?» – дип сорадылар. Мин сигез классны тәмамлагач, фермада хезмәт куйдым һәм кичке мәктәптә тагы өч ел укыдым. «Ничек әйтергә икән?» – дип уйлыйм. Аптырагач: «Восемь дневной, три ночной», – дип җавап бирдем. Алар кабат: «Как, как?» – дип сорыйлар. Мин тагы шулай дип җавап бирәм. «Какое образование у вас? Высшее или среднее?» – дип сорыйлар. Анысын тагы рус телендә әйтә белмим. «8 класс – урта, 3 класс – югары белемдер», – дип уйлыйм. «Не знай средний, не знай высший», – дип җавап бирдем. Ярый, киттеләр болар. Берзаман ял итәргә чыктык, анда барысы да миннән егыла-егыла көлә. «8 дневной, 3 ночной», – дип. Шулай итеп, кушаматлы да булып калдым. Монысы мәзәк хәл генә. Ә чынлыкта исә, эшкә урнашканда, безгә биредәге эш турында сөйләргә ярамаганлыгын искәртеп, имза куйдырдылар. Чөнки бар нәрсә яшерен эшләнде. Ул вакытта Әфган сугышы бара иде. Әфганстаннан тарт­маларга тутырып кайтарылган коралны чис­тарта идек. Төрлесе булды, канга буял­ган корал да, әфган комнары да тотарга туры килде. Хәрби цехтан соң, әле бик күп еллар Әгерҗе тимер юл вокзалында хезмәт куйдым.
Базада шартлау булган көнне мин өйдә идем, йокларга әзерләнеп йөрим. Бервакыт улым шалтырата, ул урамда иде. Ул: «Әни, тиз генә җыенып, өйдән чыгып кит, базада – шартлау», – диде. Шул арада тәрәзәдән карыйм, ут янып, безгә килгән кебек. Мин нәрсә алырга белмим, ары-бире чабам, документларны алырга җитештем. Безнең тора торган җир Юськи станциясе янында гына. Урамга чыккач, вокзал җитәкчесе безгә: «Ижауга китәбез», – диде. Юлда сугыш башланган диярсең, кем җәяү, кем машинада, кем инвалид коляс­касында бара. Теләсә кайда снарядлар шартлый. Кире кайтканда, йорт­ка керергә куркыныч иде, сел­кенү нәтиҗәсендә өйдә тузан, корым, ком иде. Әле дә йөрәктә ул хәлләр. Бүгенге көндә махсус операция бара, «Ул мәхшәргә ничек түзәләр икән?» – дип уйланам. Балаларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде инде. Авылда бер генә дә зыян килмәгән йорт калмады. Аның өчен компенсацияне безгә бары тик ике елдан соң гына түләделәр. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, яңа йорт салып чыгып, улым, киленем, оныкларым белән шунда яшибез. Авылыбыз искиткеч табигатьле, транспорт белән шәһәргә йөрүе дә уңайлы. Гомер иткән җиребезне ничек ташлап китмәк кирәк?»

Мәчет – татарларның җыелу урыны

Һәр җомга саен Пугачево авылы мәчетенә газетаны «Яңарыш» редакциясе машина йөртүчесе Наил абый Мөхәммәдиев илтә. Мәчет чисталыгы өчен җавап бирүче Клара ханым Хуҗаәхмәтова аны каршы алып, озатып кала. Без барган көнне дә шулай булды. Озак та үтмәде, мәчеткә милләттәшләребез дә җыела башлады, хәл-әхвәл сорашып, яңалыклар белән уртаклаштылар, газетага күзәтү ясадылар. Шул арада минем күзем сызгырып килеп туктаган полиция машинасына төште. Баксаң, участок полиционеры: «Биредә нинди халык җыены?» – дип кызыксына икән. Клубта методист булып хезмәт куючы Гөлнара Кәлимуллина аны: «Без – татарлар җомга саен мәчеткә җыелабыз бит», – дип тынычландырды. Бүгенге замандагы хәлләрдән соң, чыннан да, бар нәрсәдә уяу булып торырга кирәктер. Димәк, үз эшенә бик җаваплы карый торган участок полиционеры ул!

Авылда яшәүчеләрнең күбесе Әгерҗе районыннан килеп урнашкан. Әнә Клара ханым да Әгерҗе районыннан икән. «Төрле җирләрдә яшәп, барыбер бирегә кайтып урнаш­тык, үз җиребезне бик яратабыз», – диде ул. Мансур абый Хаҗиевның да әти-әниләре дә Әгерҗе районы Тугызбуй ягыннан. «Бирегә эш эзләп килгәннәр безнең әти-әниләр. Мин дә Ижауда яшәгәннән соң, авылга кайтып төпләндем. Авылда тыныч кына яшибез, зарланырлык түгел», – диде. Раиф абый Мөхәммәдиев Сокман авылыннан. Әгерҗедә – авыл хуҗалыгында, ә биредә инде хәрби бүлектә хезмәт куйган. Бүгенге көндә Раиф абый белән Мансур абый мәчет эшләрен бергә алып баралар, зиратта өмәләр оештыралар. «Бездә мәрхүмнәрне дә җирләү тәртип белән оештырылган, хәтта башка милләтләр дә безгә шакката. Ни өчен дигәндә, бездә катнаш гаиләләр күп, шуңа күрә барысын да тәртип белән оештырырга кирәк, татар зираты да аерым. Ифтар, Корбан ашлары үткәрәбез. Атна саен 10 нан артык кеше мәчеткә җыелабыз. Мәчеткә Ижауда яшәүче эшмәкәр якташыбыз Фердинанд Баһаветдинов булыша. Аңа зур рәхмәтебезне бел­дерәбез (без барган көнне Фердинанд әфәнденең әнисенең елы иде, мәчеттән соң өлкәннәр шунда юл тотты)», – диделәр алар.

Фәния ханым Ахунҗанова да мәчеткә бик теләп йөри. «Әниләр, әбиләр дин тотты бит безнең. Хәзер инде менә үзебез өйрәнәбез. Эшләгән мәлдә җитешмәдек, хәзер вакытыбыз җитә. Мин дә гомер буе биредә яшәп, тимер юлда хезмәт куйдым. Балалар бүгенге көндә Ижауда тора. Аллага шөкер, бик рәхәт һәм уңайлы урында яшибез, инде Ходай башка бәла-каза күрсәтмәсен. Авыл советы рәисебез дә бик әйбәт кеше. Елена Бессоногова үзе рус милләтеннән булса да, һәрвакыт мәчеткә килеп, хәлебезне белеп тора, ифтар, Корбан ашларында катнаша. Менә шулай, дус, тыныч кына яшибез», – диде ул.

Оста пылау пешерүче укытучы Рәмзия ханым

Рәмзия апа Әбләкимова тумышы белән Ижаудан. Күп еллар Үзбәкстанда яшәгән. Анда укытучылык һөнәре алып, балаларга да, өлкәннәргә дә рус теле укыткан. «Тормыш иптәшем белән шунда белем алганда таныштык. Ул Кырым татары иде, физкультура дәресе укытты. Без анда бик рәхәт яшәдек, бик хөрмәт иттеләр үзебезне. Ике бала үстердек, СССР таралгач, балаларыбыз бирегә кайтып, укырга керде. Шуңа күрә алар артыннан без дә кайттык. Авылда энем тора иде, монда кайтып урнаштык. Үзбәкстанны бик сагынып яшәдек. Пугачево мәк­тәбендә укыттык. Әле мин лаеклы ялга чыккач та, ун ел эшләдем. Кызым да укытучы һөнәрен сайлады. Ул чакларда балалар саны 600 гә җитә иде. Үзбәкстанда да, монда да депутат булып тордым. Репетиторлык белән дә шөгыльләндем, күрше балаларына да укырга булыша идем. Бүгенге көндә бергәләшеп мәчеткә йөрибез. Үзбәкстанда яшәгәч, пылауны оста пешерәм. Шуңа күрә милләттәшләремне менә шулай җыелышканда пылау белән сыйлыйм. Шулай матур гына яшәп ятабыз», – диде Рәмзия ханым.

Шахтер кызы

Рабыйга апа Слесареваның әтисе шахтер булган. Алар аңа 3 яшьләр булганда Пугачево авылына күчеп кайтканнар, биредә йорт салганнар. Ә тумышлары белән әти-әниләре Исәнбай авылыннан. Рабыйга апа механика заводының бер цехында эшләгән, снарядлар ясаган. Бер кыз, бер малай үстергән, кызганыч, улы вафат булган. Шарт­лау булган көнне ул да куркып искә ала. «Кая барырга белмәдек ул көнне, машина белән Әгерҗе ягына чыгып киттек. Төне буе машинада утырып чыктык. Иртән: «Мин монда калмыйм, өйгә кайтам», – дидем. Кайткан идек, кертмиләр. Йорт тәрәзәләре коелган иде инде, ярый төзекләндереп чыктык. Элек мал асрадык, кош-корт тоттык. Әлбәттә, малга күз-колак булып торырга кирәк иде. Чөнки ике якта да юл, тимер юлга чыгып, поезд астына кереп вафат булган маллар да булды. Бүген рәхәт яшибез, авылыбыз матур, пенсия алабыз, ансамбльгә йөрибез, кул эшләре белән шөгыльләнәбез», – диде ул.

Бездән Пугачев үткән!

Рәкыя апа Фәррахова, Мисхәт абый Шәйхетдинов үзләренең авылларыннан Емельян Пугачев үткәнен горурланып сөйлиләр. «Урамыбыз киң безнең, элек биредән трасса үтә иде. Безнең әти-әниләр элек монда урман кискәннәр. Заманында авылыбыз гөрләп торды, хәрби база булганда, авыл көннән-көн үсте. Кызганыч, эш калмагач, яшьләр чит шәһәрләргә китеп эшли башладылар», – диләр алар.

Туган телебезне белмәү – оят…
Гөлнара Кәлимуллина Пуга­чево авылы клубында методист булып эшли. Биредә яшәүче мил­ләттәшләребезне җыеп, «Яшьлек» ансамбле оештырганнар. Клубта рус, удмурт, татар мәдәниятенә багышланган музей эшли. Музейны Гөлнара ханым оештырган. Анда балаларга, читтән килгән туристларга экскурсияләр оештыра. Ул үзе дә өч кыз үстерә, олы кызы инде укуны тәмамлап, мәктәптә укыта. «Минем әбием Камилә Шәйхетдинова авылдагы мәчетне оештыручыларның берсе иде. Аның көче белән әле бүген дә мәчетебез эшләп килә. Мәчетне ел саен карап торырга тырышабыз, чөнки ул – әбиебезнең истәлеге. Тел белмәвебез күңелне борчый. Өч ел элек, мәчеткә Ижау­дан килеп, татар теле дәресләре укыта башлаганнар иде. Ләкин кеше аз булу сәбәпле, бу эш туктатылды. Әгәр дә берәр татар теле белгече килеп, безгә дәресләр бирсә, мин үзем дә, балалар да бик теләп йөрер иде. Үзем телне аңласам да, сөйләшә алмыйм. Бәлки мәчеттә түгел, башка җирдә дә оештырып булыр иде. Телебезне белмәү – оят миңа», – диде ул.
Көзге матур көннең берсендә Пугачево авылына әнә шундый сәяхәт ясап кайттык без. Кайтканда Юськи станциясенә терәлеп торган Рәмзия апа Сибгәтуллинаның йорты янындагы тукталыштан электричкага утырып кайтып киттек. Бу табигатьне, юл уңайлыгын ташлап, әллә нинди куркынычлар булса да, биредә яшәгән, хезмәт куйган кеше туган җирен ташлап китмәячәк. Инде Ходай, башка фаҗигаләр күрсәтмәсен…

Рәфилә Рәсүлева.