Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Полиция Кыш бабае балаларны котлады
30.12.2022

Полиция Кыш бабае балаларны котлады

Россия Эчке эшләр министрлыгының Удмуртия Рес­публикасы транспорт полициясе бүлеге хезмәткәрләре Иҗ­тимагый совет вәкилләре белән берлектә ел саен «Полиция Кыш Бабае» дип аталган акция үткәрә. Алар балалар белән очрашып, күңелле уеннар оештыралар, Яңа ел белән котлап, бүләкләр тапшыралар. Быел алар Донецк һәм Луганск республикаларыннан килеп, Ижау шәһәренең вакытлыча урнашу пунктларының берсендә яшәүче балаларны сөендерделәр.

Балалар Кыш бабайны һәм аның ярдәмчесен бик җылы каршы алдылар. Кыш Бабай – Ижау линия бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Дмитрий Серегин һәм Кар кызы – өлкән полиция инспекторы Ольга Казанцева балалар белән җылы әңгәмә кордылар, аларның иҗади номерларын тыңладылар, табышмак­лар әйтештеләр. Бер генә бала да Кыш бабай игътибарыннан читтә калмады, һәрберсенә бүләкләр тапшырылды. Балаларны «БУлавка» хәйрия проекты җитәкчесе Светлана Росс та тәбрикләде. Ул балаларга иминлек, көч-тырышлык, бәхет-шатлыклар теләп, үзе белән алып килгән бүләкләрен тапшырды.
Полиция хезмәткәрләре шулай ук барлык катнашучыларга җәмәгать урыннарында һәм тимер юл транспортында йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Балалар һәм аларның әти-әниләре мондый күңелле, җылы бәйрәм өчен кат-кат рәхмәтләрен белдерделәр.
Донецк һәм Луганск республикаларыннан килгән гаиләләр үзләренең сентябрьдән бирле Ижауда яшәүләрен әйттеләр. «Кайда гына яшәргә туры килмәде инде безгә соңгы елларда. Туган шәһәребездә бераз тынычлык урнашты, дип сагынып кайтабыз да, өстебезгә ут яудыра башлагач, тагын чыгып китәргә туры килә. Анда туган йортыбыз калды бит. Инде күпме туганнарыбызны югалттык, – дип сөйләде бер ханым. – Бирегә ике кызым белән килдек. Кызым быел Ижаудагы бер мәктәптә укый. Башка җирләрдә яшәгәндә, кече кызым күнегә алмыйча җәфа чигә иде. Ә Ижауда сыйныфташлары бик ошый. Үзенә тиз арада дуслар тапты. Кунакларга чакыралар. «Әни, миңа бик ошый монда. Бу якларда кыш шундый матур, ап-ак. Ничек рәхәт! Бәлки монда гомерлеккә калырбыз?!» – дип сөенә. Аңлап бетерми шул әле ул, чит җирләргә күчеп, яңадан яши башлавы ничек авыр булганын». Балаларның да, олыларның да йөзләрендә елмаю. Ләкин әлеге елмаю артында тирән сагыш сизелә. Аларга карап, күңел: «Ходаем, бу кешеләргә сабырлык, көч бир, безгә андый кайгылар күрсәтмә. Илебездә тынычлык урнаш­сын. Ир-егетләребез яңа елда сау-сәламәт туган якларына әйләнеп кайтсын!» – дип тели.

Эльмира Нигъмәтҗан.