Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Безне тагын ни көтә?
6.10.2022

Безне тагын ни көтә?

Ижауда күпчелек шәһәр автобус маршрутлары кондуктордан башка йөриләр. Кондуктор эшен хәзер автобус йөртүче үти. Бу автобуска керү өчен чиратлар тудыра һәм тукталышларда транспорт көтү вакытын озынайта. Әлеге хәлләр пассажирларда канәгатьсезлек тудырды. «Кондукторларны кайчан кайтарачаклар?» – дигән зар-моңнарны еш ишетәбез.
Кондукторсыз автобуслар тиешле табличка белән билгеләнгән. Мондый автобуска алгы ишектән генә керергә мөмкин.

Чыннан да, бервакыт эш буенча Татар бистәсе ягына барырга туры килде. Интернетка кереп, махсус кушымтадан автобусның кай тирәдә икәнлеген карадым. Рейста барлыгы ике автобус күренә: берсе Фурманов тукталышыннан гына чыккан, икенчесе – «Ижсталь» тукталышы тирәсендә. Бу автобусларның тиз генә киләчәге күренмәгәч, такси ялларга туры килде. Чөнки көтеп торсам, сөйләшенгән вакытка барып җитәргә өлгермим. Шул вакыйгадан соң, Татар бистәсенә трамвай белән йөри башладым.
Автобуслар мәсьәләсендә Гөлфәния ханым Гатиятуллина редакциягә килеп, зар-моңнарын җиткерде. «Татар бистәсенә йөрүче бердәнбер 11ле автобусы элек бик әйбәт йөри иде. Хәзер киметтеләр. Өстәвенә автобусларның кондукторларын алдылар. Безне бөтенләй кондукторсыз калдырдылар. Дөресен генә әйткәндә, мәсхәрәләделәр дияргә дә була. Шулар белән бәйле, үзем күргән хәлләрне сөйләп китәсем килә.
Тукталышка килеп бас­тым. Бер ханым игезәк балаларын утыртып, коляска белән килеп туктады. Коляскасы зур. Керә алмый бит автобуска. Беренчедән, кондуктор булмагач, беренче ишекне генә ачып, билет сатыла. Икенчедән, автобус йөртүче урта ишекне ачмады, ханым урамда басып калды. Икенче очрак, өлкән яшьтәге ике таякка таянган гәүдәле генә ханым хастаханәдән кайта иде. Автобуска керә алмый. Таяклар белән тар ишеккә керүе уңайсыз. Этеп-төртеп керттек. Төрле очраклар була бит. Безгә кондукторлар һәм бөтен ишекләрнең ачылуы кирәк. Яңадан элекке вакытка кайтарсыннар иде. Аз акча түгел, 27 сум түләп йөрибез.
Тарихка күз салсак, 1972 елда «ПАЗ»ик автобуслар булды. Ул вакытта заводка йөргәндә пәлтә төймәләребез төрле иде. Нигә дисезме? Иртән тегәбез, кичкә өзелеп бетә иде, чөнки автобуста кеше күп. Инде анысына да күнектек, шулай булса да йөрдек. 76-77 нче елларда 11легә яңа автобуслар бирделәр. 80 нче елларда колхозларга укучыларны җибәрәләр иде. Аларны йөртергә 11ленең автобусын алып бетерделәр. Рейста 1-2 автобус кала иде. Барганда барабыз баруын, кайтканда кайта алмыйбыз. Күпчелек җәяү кайткалаган чаклар да булды. Инде колхозлар да бетә башлагач, пандемия башланды. Ул чорда автобусларны тагын кыскарттылар. Хәзер инде автобуслар арасындагы интервал көндезен 15әр минут, иртән 5-7 минут диелгән. Ничә автобус йөри торгандыр, анысын белмим. 2020 елга кадәр автобуслар әйбәт йөри иде. Ленин районы хакимиятенә дә бу сорау белән чыктым. «Көне буе видео­га төшереп торам да, шуның белән киләм», – дигәч, «Кабул итмибез», – диделәр. Димәк, автобуслар аз йөри. Безне алда тагын ни көтә? – дигән сорау борчый безне. Бу минем генә зар-моңым түгел. Бөтен күрше-тирәне шул борчый».
Боларны язганда, Санкт-Петербургка булган быелгы сәяхәтем искә килеп төште. Анда шәһәр автобусларында күп йөрергә туры килде. Аларда да кондукторсыз түләү системасы икән. Тик үз-үзеңә хезмәт күрсәтү өчен махсус «компостер» урнаштырылган. Бу җайланма ярдәмендә пассажирлар банк картасы һәм юл йөрү картасы белән түли ала. Туристлар өчен дә бик уңайлы.

Бу уңайдан милләттәшләребезнең дә фикер­ләрен белештем.

Фәридә Галиева: «Биииик уңайсыз. Беренчедән, тукталышларда озак торалар, икенчедән, алгы ишектән керергә-чыгарга кыен. Ә хә­зер курткалар, калын киемнәр, укучы балалар рюкзаклар белән, ә коляскалы аналар автобуска керә алмыйча да тукталышларда басып калалар. Аның бит әле автобус йөртүчесе дә юри ачмаган төсле. Алга таба ни булыр?»

Луиза Гыйльфанова: «Мин 36лы автобус белән йөрим. Иртәнге 8дән соң автобус ярым буш, халык күп булмый. Ахыр­гы тукталыштан утырып китәм, әл­лә шуңа бер дә авыр­лыгын күрмим. Мин лаеклы ялда булгач, ашыкмыйм. Кыш көннәрендә генә ничек булыр».

Әнвәр Галиуллин: «Минем юл йөрү бушлай булгач, миңа уңайлы. Бер авырлыгын да тоймыйм. Кайсы ишектән керсәм дә була. Эшкә ашыгасым юк. Шуңа кеше күп булса, алдагы автобусны көтеп торам. Әлбәттә, коляскалар белән булган кешеләргә авырдыр, чөнки ишекләр тар».

Илсөяр Мамедова: «Бик уңайсыз мондый автобуслар. Әйтик, яңгырлы көннәрдә, кар яуганда, салкында нишләрсең әле… Автобуска кергәндә, чират җыела. Салкыннарда нишләрбез? Анда акча түләргә картаны алдан алып, тотып торырга кулың туңачак, шунда гына букчаңнан актарып ятсаң, чират озак вакытны алачак. Кайчак этешә-төртешә башлыйлар. Аннан төгәл генә расписаниесе дә юк бит хәзер. Бервакыт 40 минут көтәргә туры килде. Такси белешеп караган идем, бары тик ике тукталыш арасы 300 сум чамасы. Уш китмәле бит! Аннан кондукторсыз автобус килде. Тик шул арада автобус көтүчеләр күп җыелган иде. Автобус йөртүченең билет сатканын көтеп торасың. Кеше аз булган тукталышларда автобус йөртүче кайчак 3 ишекне дә ача. Ул чакта безнең халык та тәртипсез, бушлай дип, тизрәк утырырга йөгерә. Берсендә автобус йөртүче карап торган булган, теге «куян» юл хакын түләмичә, ишекне ачмады. Микрофоннан эндәшеп, чакыртып, түләттерде. Автобус йөртүчегә юлны караргамы, әллә инде пассажирларны күзәтеп барыргамы? Аннан аварияләр арта, дибез. Сирәк-мирәк кондукторлы автобус килсә, автобуска кергәндә үк аны күреп: «Ура! Наконец, кондуктор есть!» – дип сәламли халык күп вакытта. 7ле автобус әле күпвакыт расписание буенча йөрсә, 11ле бөтенләй начарайды».
Ә сез ничек уйлыйсыз, газета укучыларыбыз? Фикерләрегезне безгә юллагыз, көтеп калабыз.

Гөлнара Вәлиева.