Өзелгән җыр эзеннән
«Алтын йомгак»ның чираттагы 12 нче саны дөнья күрде. Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, «Яңарыш» газетасы тырышлыгы белән әле генә табадан гына төшкән журналны тапшыруны Ижау шәһәренең 10 нчы мәктәбеннән башладык. Сәбәбе бик гади: Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан оештырылган «Өзелгән җыр эзеннән» дигән рәсем конкурсы 10 нчы мәктәп коллективы белән берлектә эшләнде. Конкурска 200 гә якын эш килде, шуларның 68е “Алтын йомгак” журналында урын алды.
Укучылар белән очрашу мәктәпнең Муса Җәлил исемен йөртүче музей-бүлмәсендә булды. Башта экскурсовод кызлар музейдагы экспонатлар белән таныштырдылар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова рәсемнәре журналга кергән укучыларга китапчыкларны тапшырды. “Быел бөтен дөньяда Муса Җәлилнең 115 еллыгы билгеләп үтелде. Юбилейга Удмуртиядән дә зур көч белән кушылып китүебез бик зур эш. Шуңа, укучылар, укытучылар, сезгә бик зур рәхмәт әйтәсе килә”, — диде ул.
Укучылар да үз чиратларында шатлыклары белән уртаклаштылар. Ралина Шәехова Муса Җәлилнең “Карак песи” әкиятен әнисе белән бергә укыган. Бу шигырь бик ошагач, рәсем ясавы турында сөйләде. Сәрия Сибгатуллина Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” җыентыгындагы шигырьләренә соклануын белдерде. “Төрмәдә утырып та, шундый шаян шигырьләр иҗат итә алган бит ул. Мәктәптә узган конкурста мин “Кардагы эзләр” һәм “Чаңгы шуганда” шигырьләрен яттан сөйләдем. Рәсем конкурсы игълан ителгәч, әлеге шигырьләргә рәсем ясадым”, — диде ул.
10 нчы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадерия Асылмәрданова белән аралашканда, эш планнары белән дә кызыксындым. Ул музей кабинетында киләсе елда әти-әниләр белән дә дәресләр, экскурсияләр уздырырга уйлауларын әйтте. Укучылар белән җәлилчеләрне тагы да яхшырак өйрәнеп, конференция оештыруны да эш планнарына керткәннәр. Кызганычка каршы, биредә сигез ел инде татар сыйныфлары ачылмый. Быел тугызынчы татар сыйныфы чыгарылса, 10 нчы мәктәптә татар сыйныфлары бетәчәк. Аңа карамастан, яшь укытучы Гүзәл Үлмәсова үткән уку елында Татарстанда татар теле курсларында белем алып, аны “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган. Бүгенге көндә ул мәктәптә укучыларга татар телен факультатив буларак өйрәтә. “Факультативта шөгыльләнергә 30 укучы теләк белдерде. Шуңа без аларны ике төркемгә бүләргә мәҗбүр булдык. Дөресен әйтик, бу кадәрле укучылар булыр дип уйламаган идек. Әлбәттә, балаларда мондый зур теләк булуына бик шатланабыз. “Йолдыз” ансамбленә йөрүчеләр дә татар җырларын, биюләрен өйрәнәләр. Анда тугыз бала йөри”, — диде Кадерия Рифкат кызы.
Ул быел мәктәптә укучылар арасында сан алуны оештырган. Нәтиҗәдә 10 нчы мәктәптә 15 милләт балалары белем алулары ачыкланган. Мәктәптә белем алган 664 укучының 231е – татар балалары, 83 – удмурт, 46сы таджик, үзбәк, әзербайҗан балалары. Калганнары рус милләтеннән икән.
231 саны аз түгел. Моңа кадәр дә 10 нчы мәктәптә милли юнәлештә колачлы эш алып барылды. Киләчәктә дә биредә милли учак сүнмәсен иде.
Рилия Закирова.