Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Күпме куллансак, шулкадәр түләячәкбез
24.09.2022

Күпме куллансак, шулкадәр түләячәкбез

Сентябрь аеннан күпфатирлы йортларда җылылык өчен түләү яңача исәпләнә. Моңа кадәр республикада җылылык өчен түләүне 12 айга тигез бүлеп түли идек. Хәзер исә шәһәр халкы 8 ай буена җылылыкның кулланылган күләменнән чыгып түләячәк.

Йортның җылылыкны күпме кулланганы гомумйорт приборлары ярдәмендә төгәл күренәчәк. Аннан соң бу сан һәр фатирга квадрат метрларына пропорциональ рәвештә исәпләнәчәк.
2022 елның гыйнварыннан алып августына кадәр булган вакыт өчен яңадан исәпләү (перерасчет) ясалачак. Бәлки бу вакытта кулланылмаган җылылык өчен түләнгән акчалар халыкка кире дә кайтарылыр, дигән фикер бар.

Агымдагы сентябрь аенда август ае өчен иске сис­тема буенча соңгы түләү квитанцияләре килде. Сентябрь өчен булган квитанцияләр үзгәрешләр белән киләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 2022 елда җылылык өчен тариф – 2230, 63 сум/Гкал.

Гомумйорт приборлары белән җиһаз­лан­дырылмаган йортларда яшәүчеләр хезмәтләр өчен норматив куллану буенча түлиләр, бу сентябрьдән башлап, сигез айлык җылыту вакытын исәпкә алып билгеләнәчәк.
Факт буенча түли башлыйбыз икән, димәк, күпме кулланган, шулкадәр түлибез дә дигән сүз. Мөгаен, бу айда бәяләр түбән булыр, чөнки күп кенә йортларда әле җылылык бирелмәде, бирелгәннәрендә дә артык кызу түгел. Тик кыш көне түләү кәгазендә җылылык өчен түләүнең зур булачагына әзер булырга кирәк, җәмәгать.