Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Паюра мәчетендә укулар башланды
3.11.2021

Паюра мәчетендә укулар башланды

Октябрь ахырында Мәүлид ае һәм уку елы башлануы хөрмәтенә Паюра авылы мәчетендә мәҗлес үткәрелде. Мул табын артында яңа суелган каз һәм үрдәк итеннән пешерелгән ботка ашадык, тәмле ризыклар белән чәй эчтек. Мәҗлескә җыелган мөселман кардәшләребез Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) тормышы турында вәгазь тыңладылар. Мондый күркәм чаралар — кешеләрне мәчеткә һәм дин дәресләренә йөрергә чакыру ысулларының берсе булып тора.
Мәҗлесне әзерләгән кешеләрнең тырышлыкларын Аллаһы Тәгалә кабул итеп, әҗер-савапларын насыйп итсә иде! Алдагы көннәрдә дә мәчетләрнең ишекләре ябылмыйча, намазларда, гыйлем мәҗлесләрендә катнашып, динебез Исламны өйрәнергә, хәерле гамәлләр кылырга язган булса иде! Амин! Дини дәресләр һәр җомга кичендә ахшам намазыннан соң үткәрелә. Рәхим итегез!