Мәгариф тармагының төп чарасы Август киңәшмәсе ачылды
Яңа уку елы башланыр алдыннан һәр елны укытучылар киңәшмәсе уза. Мәгариф өлкәсенең төп чарасы быел 25-27 август көннәрендә булды. Аның темасы: “XXI гасыр мәгарифе: максатлар, кыйммәтләр, мәгънәләр»
“Удмуртиянең сәләтле укучылары республика данын федераль һәм дөнья күләмендә узган олимпиада, ярышларда катнашып, һәрдаим җиңү яулыйлар. Бу уңышлар — укытучылар хезмәтенә зур бәя. Бөтенроссия укучылар олимпиадасы нәтиҗәләре буенча безнең республика командасы 57 диплом алып кайтты”, — диде ул.
Өч көн дәвамында республиканың төрле мәйданчыкларында фәнни дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, ачыктан-ачык сөйләшүләр, семинарлар, проектлар презентацияләүләр уза. Мәйданчыкларның эше яңа уку елында белем бирү программаларының сыйфатлы булуына багышланган.
Киңәшмә кысаларында зур уңышларга ирешкән укытучыларны бүләкләү дә булды.
57 еллык стажы булган педагог, “Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Ижаудагы институтында директор урынбасары булып эшләүче Алла Васильевна Еременко Удмуртия Республикасының Мактаулы гражданины исеменә лаек булды.
Алла Васильевна эш юлын башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлый. Күп еллар Удмурт АССР Халык мәгарифе министры вазифаларын башкара.1995 елда беренче чакырылыш вакытында республика Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана, мәгариф, фән, мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча даими комиссияне җитәкли. Алла Васильевна 12 елдан артык Удмуртиянең Иҗтимагый палатасында актив эш алып барган. 57 ел дәверендә хезмәте өчен күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек була.
“Удмуртиядә эшләүче һәр педагогик коллективка рәхмәт җиткерәм: элек бергә эшләгән һәм хәзер кулга-кул тотынып эшләүче хезмәттәшләргә чиксез рәхмәтле. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим. Мин — укытучылык итәр өчен дөньяга килгән кеше», — диде үзенең җавап сүзендә Удмуртия Республикасының Мактаулы гражданины Алла Еременко.
Удмуртиянең белем бирү системасы Россиякүләм рейтингларда лаеклы урынны алып тора. Белем бирү сыйфаты буенча 2020 елда Удмуртия Россия күләмендә 7 нче урында иде. Ә Идел буе федераль округында — беренче урында.