Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Заманча спорт мәйданчыгы
19.05.2022

Заманча спорт мәйданчыгы

Шәһәребез көннән-көн үсә, матурлана бара дигән сүзләрне шәһәрдәшләремнән еш ишетергә туры килә. Әйе, чыннан да, шулай. Май бәйрәмнәрендә Үзәк мәйданда еш булырга туры килде. Ап-ак таш түшәлгән мәйданда балалар белән йөрүе дә, ял итүе дә күңелле! Арыгач, утырып ял итәр өчен уңайлы утыргычлар, чүп савытлары да куелган. Тамак ялгап алыр өчен кафелар да бар. Хәер, Үзәк мәйданны гына түгел, башка районнарын да карап торалар.

12 май көнне үзебез яшәгән Тими­ря­зев урамында да мәктәп янында төзек­ләндерелгән баскетбол мәйданчыгының тантаналы ачылышы булды. Бу эшне моннан ике ел элек мәктәптә инглиз теле укытучысы Наталья Чайникова башлап җибәрергә була. Ул үзе бу хакта: «Мин бу көнне бик зарыгып көтеп алдым. Нинди шатлыклы күренеш. Ниһаять, баскетбол мәйданчыгы яңартылды. Үзебез яшәгән районны балалар өчен файдалы итеп яңартасы килү теләге белән 2 елдан артык йөрергә туры килде. Бу вакыт эчендә инде улым туды.
Мин үзем бу мәктәпне тәмамладым. Би­редә 10 елдан артык укытучы булып эш­лим. Хәзер инде кызым әлеге мәктәпнең 1 нче сыйныфында укый. Стадион тари­хы­на килгәндә, болайрак булды. Спорт мәй­данчыгын реконструкцияләү идеясе 2020 елда туды. Мәктәп эче яңартылып тора, ә менә стадионга игътибар җитми. Баскетбол мәйданчыгының асфальты ярылган, коймалары күгәреп, ватылып, җимерелеп беткән, боҗралары, гомумән, юк иде. Без моны мәктәпне тәмамлаучылар, укучылар, укытучылар белән бергә эшләдек. Башта мәктәптә ярминкә оештырып, сатудан кергән акчаны җыеп, стадионны яңартуга сарыф итәргә булдык. Алай гына төзеп чыгу мөмкин түгеллеген аңлап, милли проектка кушылырга дигән фикергә килдек.

Санкт-Петербургта узган мәктәп проект­лары арасындагы конкурста 30 мең сум күләмендә беренче грантны оттык. Әлеге проектны «840 кв.метров спорта» дип атадык. (әлеге сан мәйданчыкның мәйданына, мәктәпнең номерына туры килә). Эшне башлап җибәргән чакта, пандемия башланып китеп, тукталып калды. Кирәкле суммалар җыелмады. Бер елдан соң мәктәп директоры Фердинант Фоат улы Гобәйдуллин инициативасын депутат дусларыбыз Майер А.В., Богуцкий С.В., Широбоков С.А. күтә­реп алдылар һәм «Наша инициатива» кон­курсында катнашырга тәкъдим иттеләр.
2021 елда Тимирязев урамындагы 31 нче йортта яшәүчеләр ярдәме белән конкурска гариза биреп, тирәнтен эш башладык. Шулай ук безнең мәктәпнең «Благодарные выпускники школы 84» дип аталган клубы да бар. Алар проектның логотибын уйлап табып, социаль челтәрләргә куеп, мәйданчыкның проектын, сметасын эшләп, иганәчеләр эзләргә ярдәм иттеләр. Нәтиҗәдә, «Наша инициатива-2021» конкурсында җиңеп, 1 млн сум күләмендә грант оттык. Проектка 150 мең сум шәһәр бюджетыннан бирелде, әмма бу җитмәде. Калган сумманы җыярга мәктәпнең дуслары, шулай ук микрорайонда яшәүчеләр, чыга­рылыш сыйныф укучылары, ата-аналар, укучылар һәм педагоглар ярдәм итте.
Бу миңа ни өчен кирәк дисезме? Мин үзебезнең мәктәпнең шәһәрдә иң яхшысы булуын телим: ул заманча, яраткан укучылары өчен уңайлы булсын. Һәркем үз районын кайгыртырга, үзе тырышырга тиеш. Тимирязев урамы районы алкомаркетлар саны белән генә түгел, ә бик күп спорт мәйданчыклары, яңа матур урыннар белән дә дан тотсын. Биредә балалар да, өлкәннәр дә җыелсын, спорт белән шөгыльләнсен иде», – ди Наталья Чайникова.

2 ел эчендә мәйданчык заманча төс ала. Тренировкалар һәм физкультура дәресләрен үткәрергә мөмкинлек бирүче яңа йомшак резин катлам җәелгән. 6 заманча баскетбол боҗрасы эленгән. Шулай ук футбол уйнау өчен капкалар да алганнар. Чыгарылыш укучылары эскәмияләр, урналар бүләк иткәннәр. Яктырткычлар да урнаштырылган. Мәктәпнең партнеры – «Удмуртия» бас­кет­бол федерациясе. Аның җитәкчесе. Наил Зыят­динов бәйрәм кунак­ларын сәламләде һәм мәйданчыкның бер­кайчан да буш тор­мавын теләде. «Ижауда яңа, матур һәм төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә. Без бүген ачкан мәйданчык беркайчан да буш тормасын һәм һәрвакыт популяр булсын», – диде.
Тантаналы ачылышка якын-тирәдә яшәү­челәр, балалар һәм өл­кәннәр җыелган иде. Яңа баскетбол мәй­данчыгына барысы да сөенде. Лилия Низамова: «Безнең поселокта шундый мәйданчык барлыкка килүгә без бик шат. Хәзер балалар ачык һавада шөгыльләнә алалар. Мин әлеге мәйданчыкта шөгыль­ләнүчеләр күп булыр, буш тормас дип ышанам!» – диде. Улым Нияз да: «Заманча спорт мәйданчыгы безгә, аеруча спортны үз итүче яшүсмерләргә зур бүләк. Биредә рәхәтләнеп шөныльләнергә була», – ди шат­ланып. Бу зур эшне башкарып чыккан оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә рәхмәт! Инде булганның кадерен белеп, сакларга гына кирәк!

Гөлнара Вәлиева.