Алар — халык иминлеге сагында
Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт полициясе Ижау бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы эчке хезмәт подполковнигы Эдуард Шибанов бүлекнең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.
Утырыш, бүгенге санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып, видеоконференц-элемтә режимында үткәрелде.
Ижау линия бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан узган ел гражданнар һәм транспорт комплексы предприятиеләре мөлкәтен урлауга, наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү һәм профилактик чаралар комплексы уңышлы үткәрелгән.
Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, узган ел оператив хезмәт күрсәтү участокларында сәламәтлеккә авыр зыян китерү очраклары теркәлмәгән. Шулай ук исерек хәлдә кылынган җинаятьләр, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимүне, шулай ук ерак һәм шәһәр яны поездларында хокукка каршы гамәлләр саны азрак булуны да билгеләп үтәргә мөмкин. Шул ук вакытта узган елда Ижау линия бүлегенә хокук бозулар турында хәбәр итеп мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча һәр икенче җинаять ачылган, бу җинаять кылучылар җаваплылыкка тартылган.
“2021 елда Ижау линия бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе — транспорт инфраструктурасы хезмәткәрләре тарафыннан икътисади җинаятьләргә һәм коррупцион күренешләргә каршы тору булды. Икътисади һәм коррупцион юнәлештәге 15 җинаять ачыкланды. Хәзерге вакытта җинаять эшләренең күбесе төгәлләнгән һәм судка җибәрелде”, — дип хәбәр итә Эдуард Шибанов.
Транспорттагы эчке эшләр органнары алдында торган төп бурычларның берсе — ерак араларга йөрүче поездларда һәм шәһәр яны поездларында, транспорт инфраструктурасының башка объектларында хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү. 2021 ел дәвамында бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 120 меңнән артык гражданга тикшерү үткәрелгән, аларның нәтиҗәләре буенча эзләнүдә булган 55 граждан тоткарланган.
Халыкның иминлеген саклауга полиция патруль-пост хезмәте бүлекчәләре дә зур өлеш керткән. Алар катнашында 42 җинаять ачылган. Административ хокук бозган өчен — 6 597 граждан, шул исәптән алкогольгә каршы законнарны бозган өчен – 2537, вак хулиганлык өчен – 140, тәмәке тартуны тыю турындагы законнарны бозган өчен – 1285 граждан җаваплылыкка тартылган. Транспорт полициясе хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозулар өчен 1 965 000 сумлык административ штраф салынган, хокук бозучылардан 1 476 000 сум түләттерелгән.
Ижау линия бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнар белән профилактик эш алып баруга, шул исәптән балалар травмасына профилактика ясауга зур игътибар бирәләр.
18 февраль — транспорт полициясе хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан Эдуард Шибанов барлык Ижау линия бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәр бәйрәмнәре белән котлады.
“Транспорт полициясе хезмәткәрләре инде йөз елдан артык транспортта хокук тәртибен тәэмин итүнең иң яхшы традицияләрен дәвам итәләр, мундирның дәрәҗәсен саклыйлар, үз эшләренә белем һәм көч биреп эшлиләр. Тәҗрибә күрсәткәнчә, транспорт полициясе хезмәткәрләре иң катлаулы хәлләрдә дә оператив һәм грамоталы карарлар кабул итәләр. Гражданнарның тормышын һәм хокукларын яклап, шул ук вакытта батырлык, үз-үзеңне тоту һәм түземлек күрсәтәләр. Фидакарьлеге өчен күпләр орден-медальләр белән бүләкләнде.
Авиа, тимер юл һәм су транспортының төгәл, куркынычсыз эшләве безнең җаваплылыкка, төгәллеккә бәйле. Транспортта хокук бозуларны профилактикалауга аерым игътибар бирелә, ул уку йортларында балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүдән башлана. Бу истәлекле көндә без барлык хокук тәртибе сакчылары буынын, өлкән иптәшләребезне һәм остазларыбызны искә алабыз һәм Ватанга риясыз хезмәт итүләре өчен аларга аерым рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да уңышлар, эшегездә һәм гаиләдә иминлек юлдаш булсын”, — дип тәбрикләүләрен җиткерде транспорттагы Ижау линия бүлеге Эчке хезмәт подполковнигы Эдуард Шибанов.
Элмира Нигъмәтҗан.