Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Алар гаделлек өчен көрәшә
20.01.2022

Алар гаделлек өчен көрәшә

Россия Федерациясе Президентының 1995 елгы Указы нигезендә 12 гыйнвар рәсми рәвештә Прокуратура хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Ә быел Россия Прокуратурасына 300 ел тулды. ”Усаллыкны, эштәге тәртипсезлекне, гадел булмаган хөкемне, ришвәтчелек һәм законсызлыкны бетерергә!” Прокурорлар алдында торган бурычларны рус патшасы Петр I әнә шулай кыска һәм катгый билгели.

«Ришвәтчелек һәм җинаять­челек белән аяусыз көрәш, кеше хокукларын яклау — болар көндәлек эшнең бик аз өлеше генә», — ди прокурор ярдәмчесе Зөлфәт Нуркаев. Һәрвакыттагыча, гражданнарның хокукларын саклауда һәм яклауда прокурор күзәтчелеге иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Прокуратурага кеше иң авыр, чарасыз калган минутында килә. Ижау шәһәре Ленин районы прокуратурасында да прокурор һәм аның урынбасарлары халыкны даими рәвештә кабул итәләр, аларның моң-зарын, үтенечен тыңлап, тиешле карарлар кабул итәләр.

Зөлфәт Мансур улы Нуркаев, про­ку­рорның өлкән ярдәмчесе:
«Тумышым белән Ижаудан. 1998 елда 38 нче мәктәпне тәмамладым. Укыганда ук юрист булырга хыяллана идем. 3 курс­та укыганда, практикага Балезинога эшкә җибәрделәр. Укуымны тәмамлагач, шунда 8 ел эшләдем. Аннан Завьялово прокуратурасына күчерделәр. 2012 елдан – Ленин районы прокуратурасында гражданлык эшләре буенча прокурор ярдәмчесе. Судларда катнашам, хезмәт бәхәсләре, ипотека, кредитларны түли алмаганнар белән дә эшлим. Балаларны уллыкка алу белән төрле хәлләр була. Балаларның хокуклары бозылуга аерым тукталасы килә. Без аларның хокукый яклауга мохтаҗ булуларын онытмаска тиеш. Балалары ташлап китүчеләр дә шактый, алар белән аралашмаучылар да бар.
“Кешеләр прокуратурага гадәттә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?” – дигән сорауга: “Аларның күбесе хезмәт белән бәйле. Прокуратураның иң мөһим функцияләренең берсе – җинаять эшләре буенча суд барышында дәүләт тарафыннан билгеләнгән гаепләүче як буларак чыгыш ясау. Суд барышында прокурорларның катнашуы гадел хөкем чыгаруда ярдәм итә. Безнең эштә иң мөһиме ул — хокук сак­лау, кешенең хокук­лары һәм иреген сак­лаучы федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү, җинаятьчелек һәм хокук бозулар белән көрәшү булды һәм шулай булачак та. Максат – кеше хокук­ларын яклау, проблемадан чыгу юлларын эзләү һәм ярдәм итү. Прокуратурада эшләү дәверендә тормышның төрле өлкәләренә караган мөрәҗәгать һәм шикаятьләр белән очрашырга туры килде. Аларның һәрберсен күңелең аша уздырганда гына куйган максатыңа ирешергә мөмкин. Бөтен проблемалар буенча безгә мөрәҗәгать итәләр. Дөреслекне ачарга, гаделлекне табарга тырышам”.

Газетабыз белән инде берничә ел кулга-кул тотынышып эшләүче мил­ләттәшебез, укучыларның сорауларына җавап бирүче Рузилә Ренат кызы Нас­ретдинова белән дә аралаштык. Ул үзе турында түбәндәгеләрне сөйләде. “Әтием Ижаудан, ә аның бөтен туганнары Әгерҗе районында тора. Әнием Әгерҗе районы Көчек авылыннан. Анда минем әби-бабай тора. 2008 елда 10 нчы мәктәпне тәмамлап, УдДУга юристлыкка укырга кердем. 2013 елда прокуратурага эшкә алдылар. Укыганда ук мин Ленин прокуратурасында иҗтимагый ярдәмче идем. Ул вакытта биредә Кәүсәргали Камальдинов прокурор иде. Ул мине бик күпкә өйрәтте. Халык белән аралашырга да аннан өйрәндем. Кемдер куркып кына ишек шакыса, кемдер ишекне тибеп керә. Остазыма бик зур рәхмәтлемен. 2013 елда мине декрет ялындагы кеше өчен Якшур-Бодьяга прокурор ярдәмчесе итеп эшкә җибәрделәр. Анда да мин тәҗрибә тупладым. Минем урындагы кеше эшенә чыккач, миннән: “Эшкә кая барасың?” – дип, ике урын тәкъдим итте­ләр. Мин Ижауны сайладым.
Гражданнарның хезмәт хокукларын яклауга аерым игътибар бирәбез. Чөн­ки безгә нәкъ менә хезмәт хакларын тү­лә­мәү, хезмәт хокукларын бозу буенча күп мөрәҗәгать итәләр. Хәзерге вакытта хезмәт хокукларын яклаучы булып эшлим. Кайда хезмәт хаклары түләмиләр, шунда тикшерүләр белән чыгам. Вакытында хезмәт хакын түләмәүчеләргә җинаять эше ачарга да туры килә. Күбе­сенчә шәхси эшмәкәрләр хезмәт хакын түләмиләр. Пандемия вакытында шәхси оешмалар ябылды. Шуның аркасында хезмәт хаклары түли алмадылар. Бер оешманың 2015 елда хезмәт хакы буенча 30 млн сум бурычы бар иде. Ул банкротлыкка төште. 5 елдан артык документлар җыеп, мөлкәтләрен сатып, быел, ниһаять, 22 миллион сумын түли алдылар. Директорлар үзләре турында оныт­мыйлар, ә менә хезмәткәрләре турында оныталар. Шул вакытта аларга җаваплылык турында исләренә төшерәбез. 2-3 ай түләмәсәләр, җинаять эше ачыла.
Кешеләрне тыңлау, алар белән әңгәмә кору — прокурор эшендә иң мөһиме. Халыктан килгән төрле тәкъдим, гариза һәм шикаятьләрнең берсе дә игътибарсыз калмый. Безгә мөрәҗәгать итүче җавапның асылына төшенсен һәм ул аннан канәгать булсын өчен аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә тырышабыз. Халык белән ни дәрәҗәдә тыгыз элемтә урнаштырылуын, үзара хезмәттәшлегебезне кабул ителгән гаризалар санына карап та бәяләргә мөмкин. Моннан тыш, аеруча яклауга мохтаҗ булган категория гражданнар: ветераннар, инвалидлар, балигъ булмаганнар, күп балалы гаиләләр һәм аз тәэмин ителгәннәр белән эшләүгә дә зур игътибар бирәбез. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең ышанычын акларга тырышабыз. Миңа табигать, атмосфера һавасын бозу, чүплек буенча сораулар белән киләләр. Каядыр нидер янса, тикшерергә чыгабыз. Татар базарындагы чүплекләрне дә тикшерергә туры килә. Район хакимияте белән тыгыз элемтәдә торабыз. Шәхси секторда чүп машинасы атнага берничә тапкыр килә. Тик халык чүп-чарны вакытыннан алда чыгарып куя. Шулай чүплек хасил була.
Прокуратурада хезмәт куючы­ларның төп вазифасы – закон сагында тору, күзәт­челек вазифасын намус белән башкару. Нинди генә проблема, нинди генә сорау-мөрәҗәгать белән килмиләр безгә?! Кемдер инде ничә айлар хезмәт хакы ала алмый, кемдер мошенниклар, финанс пирамидалары тарафыннан алданган… Без һәркемне яхшылап тыңлап, төгәл һәм үтемле җаваплар бирергә тырышабыз. Шулай ук пенсионерларны, балаларны, физик мөмкинлеге чикле кешеләрне яклау, табигатьне саклау, җина­ятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш тә һәр­даим игътибар үзәгендә.
Эшкә кергән чакта, хезмәт килешүен яхшылап укыгыз. “Соры хезмәт хакы” тәкъдим итсәләр, ризалашмагыз. Килешүдә күрсә­телмәгән хезмәт хакын алуы бик авыр. Кемдер алименттан, салым түләүдән качу өчен “соры хезмәт хакы”на ризалаша. Хуҗалар килешенгән хезмәт хакын 1-2 ай түлиләр дә, аннан түләмиләр. Шул чакта ярдәм сорап, безгә киләләр. Директор, хисапчы белән дус дип, уйламый эшләргә кирәкми, алдагысын уйлап эш итәргә кирәк.
Прокуратурада 8 нче елын эшлим. Әти­ем дә 35 елдан артык Удмуртия прокуратурасында прокурор йөртүче булып эшли. Быел ул “Удмуртиянең атказанган транспорт хезмәткәре” медале белән бүләкләнде. Миңа да күптән түгел майор дәрәҗәсе бирделәр. Эшемне бик яратып башкарам. Мин 10 нчы сыйныфта укыганда, мәктәпкә прокурорлар килде. Мин аларның формасын бик ошаттым. Ни өчен әлеге юнәлешне сайладым икән дип, бер генә көн дә үкенгәнем булмады. Без өйдә татарча сөйләшәбез. Татар телен өйрәткәннәре өчен әби-бабама рәхмәтлемен. 1 нче сыйныфка кергәндә, нибары 5 сүз белә идем. Балалар бакчасына 2 генә ай йөрдем. Әби белән татарча тапшырулар карый-карый мин аны русчага, ул мине татарчага өйрәтте. Телне белүем эшемдә дә булыша. Ярдәм сорап килгән үз милләтебездән булган кешеләр белән туган телдә аралашабыз. Бер-беребезне тиз аңлыйбыз.
Узган бәйрәм уңаеннан барлык хезмәт­тәшләремне бәйрәм белән котлыйм, җа­ваплы, хәвефле һәм шул ук вакытта абруйлы да булган эшебездә исән-имин хезмәт итәргә язсын, һәммәбезгә уңышлар һәм түземлелек, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия телим.

Гөлнара Вәлиева.