Нурания Төхбәтуллина: «Кызганыч, Лондонга бара алмадым»
2008 елда Кадыбаш авылында яшәүче Нурания ханым (Көбәш) Төхбәтуллинаның “Мутантлар” китабы нәшер ителгәч, Тугызбуй ягында яшәүчеләр шау-гөр килде. Беренчедән, безнең якта нәшер ителүче беренче китап иде бу. Икенчедән, “Әсәрләрдә таныш прототиплар бар икән”, — дип, колактан колакка сүз китте. Һәркем китапны кулга төшереп, укырга ашыкты, әсәрләрдән үзен, танышларын эзләде. Ул елдан соң инде байтак сулар акты. Китапны мин дә укып чыктым. Ул вакытта, бәлки яшьлегем белән артык игътибар бирмәгәнмендер, ә менә әлеге язманы язар алдыннан китапны кабат укып чыктым. Әйе, профессиональ язучыларның борынына чиертерлек әсәр. Мәкаләдә дә китаплардан өзекләр, цитаталар кулланмыйча булдыра алмадым. Чөнки алар барысы да чынбарлыктан алынган.
Нәселдән килгән сәләт
Нурания ханым кызлардай җитез генә йөгереп, елмаеп вак бәлеш әзерләп йөри. Ә мин өстәлдәге китапларны, журналларны актарам. “Нурания ханымга бу кадәрле талант каян килгән?” — дип уйланам. Баксаң, әнисе ягыннан нәсел җепләре татар теле гыйлеме һәм мәдәнияте тарихында күренекле урын алып торган Хәлфиннәр нәселенә барып тоташа икән.
Гаиләгә килгәндә, әти-әниләре аларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерә. Гаиләдә китап уку да гадәткә кергән була. Кышкы озын кичләрдә җыелышып, татар әдәбиятының классикларын – Әмирхан Еники, Галимҗан Ибраһимов, Габдрахман Әпсәләмов, Һади Такташ, Габдулла Тукай һәм башка язучылар әсәрләрен укыйлар. Дүрт бала да мәктәптә әйбәт укый. Барысы да баянда уйный. Йөзәләр, чаңгыда, велосипедта йөриләр, малайлар гер, штанга күтәрәләр, волейбол уйныйлар, көрәш белән мавыгалар. Барысы да югары белем ала. Камил – Донецк политехник институтын, Нурания – Арча педучилищесын һәм Казан Дәүләт пединститутын, Ленар – Мәскәү сәүдә институтын, Илһам Удмурт дәүләт университетын тәмамлыйлар. Камил Кубашев күп еллар Можга авторемонт заводының директор урынбасары булып эшли. Партия оешмасын җитәкли, җәмәгать эшләрен алып бара. Можга шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе булып эшли. Аның эшчәнлеге белән укучыларыбыз газета аша таныш. Ленарда исә кечкенәдән үк җитәкчелек итү, әйдәп баручы сыйфатлар ярылып ята, ул сәүдә юнәлешен сайлый. Сәүдә эшендә ялкау булып булмый. Базар мөнәсәбәтләрендә балык кебек йөзәргә кирәк. Ул Удмурт хладокомбинатында кладовщик, кибет, база директоры вазифаларында, Удмуртпотребсоюз идарәсендә эшли. Илһам исә –
Ижаудагы Көнчыгыш базары директоры. Ул – икътисад фәннәре кандидаты, ун фәнни эш авторы.
Нурания ханымның язмалары, хикәяләре газетабызда, шулай ук “Әгерҗе хәбәрләре”, “Безнең гәҗит” газеталарында, “Туган җир” “Сөембикә”, “Казан утлары” журналларында да дөнья күрә. “Сөйли, җырлый, сагына торган материя” дигән хикәясе 2016 елда Мәхмүт Кашгарый исемендәге дүртенче халыкара төрки бәйгедә Татарстан буенча икенче урын алган булса, 2020 елда Лондонда дөньякүләм үткәрелә торган “Ачык Евразия” бәйгесендә финалга чыга, 2021 елда исә шушы ук бәйгедә Нурания ханым “Ахирәтләр” хикәясе белән финалист була. Нәтиҗә билгеле булганнан соң, Лондоннан шалтыратып, Нурания ханымнан интервью да алалар, аны иҗади фестивальгә дә чакыралар. Ковид дигән замана зәхмәте аркасында ул анда бара алмый.
Газиздән дә газиз әни
“Их, әнә шулай гомер буе әниеңә сыенып кына атлыйсы да атлыйсы иде бит. Юк шул, тизрәк әниләрдән аерылырга, зур булып күренергә, мөстәкыйль яшәргә омтыласың. Ә инде сөю, мәхәббәт килгәч, моңарчы дөньяда барлыгын да белми яшәгән кеше өчен янасың да көясең, күз яше түгәсең, әниләр исә бөтенләй күләгәдә кала. Аларны тормыш авырлыклары килгәч кенә исеңә төшерәсең, сиңа килгән читенлекләрнең беразын аларга салсаң да, берни булмас кебек, әниләр безнең алда ни беләндер бурычлы, шуңа да безне сакларга, кайгыртырга, якларга тиешләр кебек тоела әле. Тик борылып карарга өлгермисең, әниләр инде китеп барган була…” Әниләр турында автор әсәрендә әнә шулай җанга үтәрлек итеп яза.
“Әнием бу тормышта бик күп газаплар күргән. Ә аның өстенә күпме йөрәк ярасы! Тумышы белән ул Биектау авылыннан, мин дә әлеге авылда үстем. Әни авыр сугыш елларында, мин туганчы,Тәбәрледә сельпо мөдире булып эшләгән. Күз алдына китерегез, яшь кыз өстендә күпме йөк! Кырык чакрымнан авылга товар алып кайтырга кирәк, ә атлар юк, алар бар да күтәрәмгә калган, төрле заготовкаларга да план күп бирелә, ә аны әзерләргә кеше дә юк. Әти 1948 елда репрессиягә эләгә, аны 8 елга урман кисәргә җибәрәләр. Әни авырлы килеш әткәйне күрер өчен Әгерҗегә бара, ләкин аны инде Казан төрмәсенә алып киткән булалар. Әти гаиләсендә тормыш авырлашкач, әни кире Биектауга әти-әнисе янына кайта. Ике уллары сугышта һәлак булган карт белән карчыкның тормышлары авырайган, хәерчелек, ашарга юк. “Халык дошманы хатыны” булгач, беркемнән дә ярдәм сорый алмыйсың. Әни, бәбәйләгәч, ачка үлмәс өчен, эш эзли башлый, ләкин аны бер җиргә дә эшкә алмыйлар. Көннәрдән беркөнне исә аны, партиядән чыгару өчен, район комитетына чакырталар. Ишек төбендә аңа бер танышы очрый: “Иреңнән аерыл, аерылмасаң, Себер урманнары бик киң ул, сиңа да урын табылыр”, — ди. Әнкәй ике арада кала,нишләсен, балалар хакына дип, җыелышта: “Иремнән аерылам”, — дип әйтә һәм аңа шулай эшләргә туры килә. Шуннан соң әниемне коммунистлар сафыннан да чыгармыйлар, эше дә табыла. Әнә шулай итеп, гаиләбезне ачлыктан саклап кала. Әти ниндидер юллар белән үлем лагереннан котылып, исән кайта алды. Мин инде ул вакытта 1 нче класска укырга кергән идем”.
Укытучы булып туган
Нурания ханымның үзе укыткан еллары турында сөйләгәнен йотылып тыңлыйм. Аңа “Туганда ук укытучы булып туган” дигән сүзләр туры килә. Кызык… Кайчан ял итте икән ул? Дәресләр, дәрестән тыш чаралар, ул заманның бетмәс-төкәнмәс җәмәгать эшләре: пропагандист, агитатор, лектор, бәйрәм саен доклад уку, концерт- спектакльдә катнашу… Кичке якта кочак-кочак дәфтәр тикшерү, дәрескә әзерләнеп, планнар төзү … Ә гаиләне, хуҗалыкны, мал-туарны кая куясың? Инде иртән укучылар каршында кабат елмаеп басып торырга кирәк…
“Өч иптәш кызым бар иде. Алар: “Без Арча педучилищесына укырга керәбез”, – диделәр. Мин дә аларга иярдем. Әткәй мәрхүм: “Медицина өлкәсен сайла, аны сайласаң, бөтен кешегә кирәкле булырсың”, – дип әйтеп карады. Кая инде, яшь чак, аның сүзе колакка керәме? Училище безгә ныклы белем бирде. Институт тәмамлап, башта Кукмара районында, аннан Тәбәрлегә кайтып, ике ел рус теле укыттым. Анда эшләгән вакытларымны сагынып искә алам. Шуннан соң Кадыбаш авылы мәктәбенә сыйныфтан тыш эшләрне оештыручы итеп җибәрделәр. Бер елдан мине завуч итеп билгеләделәр. Ул елларда яңа мәктәп төзү башланды, директор төзелеш эшләре артыннан йөри, күп вакыт әле район үзәгендә, әле Казанда була. Мәктәптә 500гә якын укучы, 80 балалык интернат, өч озынайтылган төркем эшли. Менә шулар бар да минем җаваплылыкка кала. Өстәвенә, югары сыйныфларны мәктәп төзелешенә эшкә чыгарырга туры килә.Чыгармый гына кара! Мәктәп төзелеше өчен директордан да бигрәк янып-көеп йөргән колхоз рәисе безгә бастырыр. Югары сыйныфның егетләрен «Беларус» тракторының арбасына төяп, 18 чакрымдагы Исәнбайга кирпеч алырга, алар кайтып җиткәч, кыз балаларны кирпечләрне өяргә чыгарып җибәрергә туры килә. Малайлар исән-сау кайтып җитеп күземә күренгәнче, йөрәгем “йон тетә” иде. Ходай саклагандыр инде, ул-бу булмады.
Мин 25 ел завуч, 3 ел мәктәп директоры булып хезмәт куйдым. Педагогик стажым 42 елга тулды. Мин эшемә артык җаваплы карый идем. Укытучыларның дәресләренә йөрүне контроль эшләр, тестлар үткәрү белән тәмамлап, анализ ясап, укытучыга эшне яхшырту буенча тәкъдимнәр яза идем. Менә хәзер уйлыйм, кем инде эшен тикшереп торуны, хаталарына төртеп күрсәтүне, өстәвенә тегене укы, моны өйрән дигәнне яратсын?
Хәер, үкенмим, җилдәй тиз үтә торган гомеремне түрәләргә ялагайланмыйча, намус белән эшләп үткәрдем, балалар каршында (аларның ныклы белем алулары өчен тырыштым бит) йөзем ак.
Хатын-кыз теләгәнне
Ходай Тәгалә дә теләр
Француз әйтеме
“Мин Кадыбашка килгән еллар белән хәзерге елларны чагыштырам. Җир белән күк арасы! Юлсызлык үзәккә үтте. Барам, кайтам дисәң, үзе бер бәла: машинасы, юлы юк. Сәүдә өлкәсендә эшләгән энеләрем миңа һәрвакыт терәк булдылар, хәлемне белеп, булышып, кайтып йөрделәр.
Кадыбаш авыл егете Нургаянга кияүгә чыгып, бер кыз, бер малай үстердек. Кызганыч, улым миңа гомерлек йөрәк ярасы ясап, бу дөньядан иртә китте. Фәриднең дә язарга сәләте бар иде. Аның язмаларын туплап, “Сөю сәгадәт” дигән китап нәшер иттек. Кызымның кече кызы Алсу да язарга сәләтле. Бүгенге көндә икенче китап чыгарырлык әсәрләрем дә бар. Эштә булгач, вакыт җитмәү сәбәпле, “Мутантлар”ны ун ел язарга туры килгән иде. Әлбәттә, китапта прототиплар күп, кайберләре үз исемнәре белән дә бирелгән. Хәзер ярый әле “Мутантлар” ны язганмын дип уйлыйм. Чөнки мин бөтен кайгы-шатлыкларымны, кичерешләремне, уй-хисләремне әлеге әсәргә салдым. Теләкләрем кабул булды. Мин теләгәнне Ходай да теләгәндер дип уйлыйм. Аллага шөкер, бүгенге көндә дә иҗат итәм, тормышыбыз түгәрәк, киләчәге хәерле булсын!”
Нурания ханым авылдашы, галим Раиф Мәрданов турында 2019 елны “Туган җир” журналында басылган «Халыкка хезмәттә” мәкаләсендә болай язган: “Мәрданов Раиф милләтебезнең төшен тәшкил иткән зыялы төркемгә керә. Бу төркем үсемлекнең эпителие кебек, халыкның бик юка катламы. Үсемлек тышчасындагы юка гына эпителиаль тукыма, белгәнебезчә, үсемлек организмын кибүдән, температура үзгәрешләреннән , зарарланулардан, организмга чир таратучы матдәләрдән саклый. Менә шул эпителий кебек зыялылар да халыкны, милләтне саклаучы, алга этәрүче буларак искиткеч әһәмияткә ия. Шуңа да аларны саклау, үстерү, һәрбер зыялыны күз уңында тоту, уңышларын күрү кирәк”( Хак сүзләр, әрсезләр болай да үзләренә юл яра, талантларны күрә белергә кирәк). Бу сүзләрне, минемчә, Нурания ханымның үзенә дә карый, педагогик, әдәби иҗат эшчәнлеге белән милләтебезгә хезмәт күрсәтүе бу шәхеснең шул зыялы төркемнән икәнен раслый.
Әлеге мәкаләм Кубашевлар нәселе турында дүртенче мәкаләм. Бу нәселнең һәр кешесе турында язган саен, үземә күп яңалыклар ачам, тарихтан шактый фактлар беләм. Аларның гомер юллары зур сынаулар, тырыш хезмәт белән матур үтелгән. Белемгә омтылган, абруйлы бу нәселнең киләчәге дә якты булып, милләтебезгә хезмәт итәрдәй шәхесләр бирсен иде.
Рәфилә Рәсүлева.