Ильяс Баһаманов: «Милләтемне яратам»
Можгада «Иман» татар яшьләре берлеге үз эшен җанландырып җибәрде. Биредә татар яшьләре дә күп, милли чаралар да еш уза. Тик менә оешманың эше инде берничә ел тукталып торган иде. Һәм ниһаять сөенечле хәбәр: «Иман» татар яшьләре берлегенә яңа рәис Ильяс Баһаманов сайланган, беренче җыелыш та узган.
Ильяс тумышы белән Кукмарадан. Хәзер Можга медицина көллиятенең 3 нче курсында белем ала. Аның белән элемтәгә кереп, киләчәккә максатлары турында сөйләштем.
– Ильяс, «Иман» татар яшьләре берлеге турында каян белдең?
– «Иман» турында татар яшьләре слетында катнашкач белдем. Анда мин Удмуртиядә татар яшьләре тормышы белән таныштым, республикада узган күп төрле чаралар турында ишеткәч, үземнең дә аларда катнашасым килде. Мине Можгада яшьләр берлегенә рәис итеп куярга «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе Диана Мөбарәкова тәкъдим итте. Әлбәттә, башта каушап та калдым. Тик тиз тынычландым, чөнки бу эш мине бик кызыксындыра. Минем Можгада татар телен, мәдәниятебезне үстерәсем, саклыйсым килә. Моның өчен монда бөтен мөмкинлекләр дә бар дип уйлыйм. Ә без, яшьләр, кулдан килгәннең барысын да эшләрбез.
– Можгада «Иман» татар яшьләренең беренче җыелышы узган икән, дип ишеттек…
– Әйе, беренче җыелышка дистәдән артык кеше килде. Һәркемнең эшләргә, милли тормышта актив катнашырга теләге бар. Без төрле чаралар, планнар һәм максатлар турында сөйләштек. Мәсәлән, Можгада милли-мәдәни автономиянең юбилеен уздыруда ярдәм итү, «Татар кызы, татар егете» конкурсында катнашу һәм башкалар. Активлыкны арттырыр өчен мин җыелышларны тагы да ешрак уздырырга уйлыйм. Һәр кеше белән танышам, алар «Иман» татар яшьләре берлегенең эшенә тизрәк кереп китсеннәр өчен тырышачакмын.
– Үзең дә татар телендә бик яхшы сөйләшәсең.
– Мин татар гаиләсендә тәрбияләнеп үстем. Өйдә беркайчан да рус телендә аралашмадык. Мәктәптә укыганда төрле милли чараларда яратып катнаша идем. Мин үз милләтемне бик яратам. Аны үстерү, телебезне саклау өчен бөтен тырышлыгымны да куячакмын.
– Уку белән иҗтимагый эшне алып бару авыр түгелме?
– Мин уку белән генә түгел, спорт белән дә шөгыльләнәм әле: 10 елдан артык самбо, билбау, көрәш секцияләренә йөрим, ярышларда катнашам. Бөтенроссия һәм Татарстан беренчелегенең күптапкырлы призеры һәм җиңүчесе. Теләк булса, барысына да җитешеп була дип саныйм.
– Уңышлар сиңа!
Фикер
Диана Мөбарәкова: «Ильяс белән слет вакытында таныштым. Можгада татар яшьләрен берләштерергә теләге барлыгын әйткәч, анда «Иман» татар яшьләре берлеге филиалын җитәкләүче юк икәнен әйттем. Ул бик теләп риза булды. Зур команда туплады. Алга таба да аларның күркәм, нәтиҗәле эшләре күп булачагына ышанам».