Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңалыклар
18.01.2022

Яңалыклар

Әнисен кар астыннан тапкан

Россия Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Балезино районара бүлеге тикшерү мәгълүматлары буенча, 2022 елның 17 гыйнвар кичендә Балезино авылында яшәүче ир-ат 61 яшьлек әнисе янына килә. Әнисен өендә тапмагач, ир көрәк алып, йорт алдын күмеп киткән карны көрәмәкче була. Кар астыннан әнисенең инде тормыш билгеләре булмаган гәүдәсен табып ала.
Тикшерү барышында һәлакәт урыны тикшерелгән, медицина экспертизасы үткәрелгән, һәлак булучының күршеләре һәм туганнары сораштырылган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Ришвәтче үз җәзасын алачак

Удмуртия Республикасында транспорт полициясе хезмәткәрләре тарафыннан законсыз рәвештә ике миллион сумнан артык акча алуда шикләнелүче 43 яшьлек транспорт оешмасы җитәкчесе тоткарланган.
Оператив-эзләү чаралары барышында аның тимер юл вагоннарын бирү процедурасын тизләтүне күздә тотып, коммерция оешмалары вәкилләреннән даими рәвештә ришвәт алуы ачыклана. Законсыз алынган акчаларның гомуми күләме 2 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Бу җинаяте өчен аңа 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Юлларда ашыкмагыз!

2022 елның 14 гыйнварында 12.00 сәгать тирәсендә «Ижау — Ува» юлында «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе — 23 яшьлек кыз – машина белән идарә итә алмыйча, каршы як юлга чыга һәм 68 яшьлек ир-ат идарә иткән «Тойота» автомобиле белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Тойота» автомобиле, «Лада Гранта» автомобиле йөртүчеләре һәм аның пассажирлары – 48 яшьлек хатын-кыз һәм 14 яшьлек яшүсмер җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган.
Удмуртия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне табигать шартларын исәпкә алып, тизлекне даими контрольдә тотарга өнди. Игътибарлы булыгыз, һәлакәт булдырмагыз!