Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - «Җиңел юлны эзләмәдем»
19.01.2022

«Җиңел юлны эзләмәдем»

Табигать балаларын үзенә охшатып ярата: кайберәүләр йомшак, нечкә күңелле, ә кайберәүләр җилләр кебек көчле, тузгытып, ыжгыртып тора. Ә менә үзе дөньяга килгән кышның ап-ак җемелдәп торган карлары кебек пакь күңелле Девятерня мәктәбе укытучысы Галия Моратова һәркемнең күңелендә өмет, шатлык уята. Ул 19 гыйнварда, Габдулла абый белән Хәдичә апа малай көткәндә, гаиләдә өченче кыз булып дөньяга килә.

Балачак

Советлар заманындагы һәрбер бала кебек Галия дә кыш көне сукно пәлтә итәкләре бозланганчы карда йөри, чана шуа, җәй көннәрендә үзләренең тыкрык кызлары белән сызыклы, туплы уйный, арыганчы скакалкада сикерә, су коена. Ләкин мондый иркен тормыш бик озак бармый. Әти-әнисе көне буе колхозда, урманда, ә өйдә тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш. Өйдә әби өч кызны – Гөлсинәне, Зөлфирәне, Галияне бик оста итеп эшкә өйрәтә: кемдер су ташый, кемдер өй җыештыра, кемдер утын кертә. Бергәләп ашау да әзерлиләр. Ул арада ярылган утынны өяргә дә вакыт табалар. Шулай итеп ул аларны әкренләп тормышка әзерли. Әбисенең: “Әниеңнәр арып кайта, өйдә булса да ял итсеннәр”, ә әнисенең: “Әбиең болай гына эшләгәнне яратмас, төгәлрәк эшлик”, – дигән сүзләре кызларда вазифаңны зур җаваплылык белән башкарырга, олыларның хезмәтенә ихтирам тәрбияләргә ярдәм итә. Мәктәптә укыганда да, Галия иң яхшылар рәтендә була. Ул иптәшләрен әйдәп, ияртеп алып бара.

Студент еллары

70-80 елларда өч кенә һөнәргә өстенлек бирелә иде: укытучы, табиб, хисапчы. Ә калган һөнәрләргә әллә ни игътибар бирми идек. Галия дә сигезенче сыйныфны гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлап, таныл­ган Минзәлә педагогик училищесына укырга керә. Татар мәктәбен тәмамлап килгән кыз ансат юл белән китми, рус төркемен сайлый. Математика, рус теле, сызым, рәсем, каллиграфия буенча белем биргән педагогларны ул бүгенге көндә дә җылы итеп искә ала. Минзәләдә бергә укыган Елена Исанаева, Георгий Кибатов, Гөлфирә Миннәхмәтова белән очрашканда, мин аларның ул чорларны сагынып искә алуларына сокланып тора идем. Студент елларда 40 чакрымлы сазлыклы юлларны һава торышының ачы җилләрендә, яңгырларында, бураннарында машина, трактор арбасында, чаналарында йөрү, төнлә урман аша чыгулар, “кукурузник”та очулар – болар барысы да бер рәхәтлек кенә китергән. Безнең чор кешеләрен бу юллар һәрьяклап ныгыткандыр, тормышта төрле хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәткәндер.

Укытучы

Галиянең студент еллары артта кала. Ул елларда төркемдәшләренең күбесе зур тизлек белән үскән Түбән Кама, Чаллы шәһәре мәктәпләренә юл тоталар. Галия Габдулла кызының да мондый мөм­кинлекләре булса да, туган Девятерня авылына юллама ала. Аны Девятерня мәк­тәбенең филиалы – азкомлектлы Гали авыл мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Галия Габдулла кызы җиң сызганып эшкә тотына. Дәресләрен методиканың барлык таләпләренә туры китереп, башлангыч классларның үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, кулдан күргәзмә әсбаплар ясап, укытуның актив формаларын кулланып, дәресләрен нәтиҗәле итеп оештыра. Аның укучыларының язу дәфтәрләрен районда үрнәк итеп күрсәтеп сөйләгәннәре әле дә минем хәтеремдә. Яшь укытучының берничә дәресендә булганнан соң, райкомның III секретаре Рәвия Лутошкина (ул үзе дә башлангыч сыйныфлар укытучысы): «У этого педагога большое будущее”, – ди. Бу сүзләрдән соң озак та үтми, аны Девятерня урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куялар.

Җитәкче

Галия Габдулла кызы мәгарифкә яңа­лыкларны учлап кына түгел, колачлап керткән чорда эшли башлый. Милли мәгариф проектлары, мәктәпләрнең аттестациясе, аккредитациясе, күп төрле конкурслар, БДИ, ОГЭ… Шушы эшләрне башта өйрәнергә, дөрес һәм нәтиҗәле итеп башкарырга кирәк була. Менә монда инде Галия Габдулла кызының гаиләдә алган тәрбиясе, белеме, югары дәрәҗәдә оештыра алу сәләте ярдәм итә. Кыска гына вакыт эчендә Девятерня мәктәбе районның иң алдынгы мәктәпләренең берсенә әйләнә, хәтта мәктәп республикада да танылу ала.
Ул яшь педагогларның да һөнәри оста­лык­ларын үстерүдә зур ярдәм күрсәтә. Ирек Рәхмәтуллин «Ел укытучысы” исеменә лаек була һәм шул ук уку елында республиканың “Иң яхшы укытучысы” конкурсында дүртенче урынны ала. Мәктәпнең хәзерге директоры Айнур Габбасов өченче урынны ала. Аның БДИ өчен төзелгән тестлары беренче урынга лаек була. Укучыларны фәнни эшләргә тарту буенча даими, максатчан эш алып барыла. Ел саен укучылар өчен төрле темаларга фәнни конференцияләр үткәрелә, җиңүчеләр республикакүләм конкурсларда да катнашып, дипломнар, грамоталар белән бүләкләнә. Галия Габдулла кызының хәзер дә укучылары рус теле буенча рес­публика, Рәсәй күләмендәге конкурсларда нәтиҗәле катнашалар, дәүләт имтиханнарын да югары балларга тапшыралар. Шушы фидакарь хезмәтләре өчен Галия Габдулла кызы Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек була.
Инде бүген җитәкче булып эшләмәсә дә, ул мәктәптә яшьләр белән бергә атлап, аларга туры юл күрсәтүче булып тора. Профсоюз оешмасының лидеры буларак, өлкәннәр белән чылбырны өзми. Аларны да мәктәп тормышына тартуда аның роле зур.

Гаилә

Язмамның башында әти-әнисе малай көткәндә, Галия туды дип язган идем, чөнки күбрәк әти-әни олыгайган көндә ир баласына өметләнә. Галия дә училищены тәмамлагач, әти-әнисе янына эшкә кайта. Ир-егетләрчә печән чабуны, утын яруны, өйдә Габдулла абыйга кагу-сугу эшләренә булышуны, әти-әнине карауны ул үзенең төп бурычы итеп саный.
Девятерня авылының акыллы, ышанычлы егете Камил Моратов белән тормыш коралар. Оя корып, нәсел, туганнарга нигезнең капкасын япмыйлар. Галия белән Камил дә Роза апа, Нургаян абыйлар белән бер-берсенә кирәк булып, терәк булып яшәделәр. Башта өлкәннәр алар өчен терәк булса, соңыннан яшьләр аларны тәрбияләп, мәңгелеккә озаттылар. Галиянең әти-әнисен карау да күбрәк бу гаиләгә төшә. Соңгы елларда Хәдичә апа шушы нигездә кызы янында яшәде. Бүгенге көндә Галиянең апасы, Камилнең ике сеңелесе, энесе туган йортка кайталар. Бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп яшиләр.

Галия әби

Галия белән Камил гаиләсендә һәр икесенең дә уңай сыйфатларын җыеп, хәтта берничә дәрәҗәгә күтәреп, кызлары Рамилә дөньяга килә. Мәктәпне, университетны яхшы билгеләренә генә тәмамлап, бүгенге көндә Казанда «Сабантуй» журналының әдәби редакторы булып эшли. Тормыш иптәше Эдуард белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Мәктәптә укучы ул һәм кызлары яхшы укулары өстенә, спорт, музыка, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнәләр, хәзер үк матур нәтиҗәләр күрсәтәләр. Ә кечкенә малай үзенең самими кыланмышлары белән әти-әнисен, әби-бабасын куандыра. Камил белән Галия аларның ялларга, бәйрәмнәргә, җәйге каникулга кайтуларын түземсезлек белән көтеп алалар, ялларын кызыклы, файдалы итеп оештырырга тырышалар. Бергәләп балыкка, җиләккә, урманга йөриләр. Уку, рәсем ясау белән дә шөгыльләнәләр. Ә әби бу яктан олы ярдәмче, барысын да булдыра.
Әйе, Галия Моратованың гомер юлын бар кешегә дә үрнәк итеп куярлык, сокланырлык. “Галия” исеме дә бөек, олы, югары дәрәҗәле, кыйммәтле дигән мәгънәне аңлата. Безнең Галия Габдулла кызы да нәкъ шундый дәрәҗәле укытучыларның берсе.

Әлфия Муллаәхмәтова.

Әниебез кебек якын

Девятерня мәктәбендә хезмәт юлыбызны башлаган дәвердә Галия Габдулла кызы укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары иде. Ул безгә, яшь педагогларга, чын мәгьнәсендә остаз, оста оеш­тыручы, һәрьяклап ярдәм кулы сузучы, үз киңәшләрен бирүче икенче әниебез булды. Мәктәп ишеген яңа гына ачып кереп, беренче хезмәт адымнарын башлаган һәр яшь укытучы белән аерым-аерым шөгыльләнгәне, дәресләрне методик яктан дөрес, укучылар өчен файдалы, тирән эчтәлекле, кызык­лы итеп оештыру алымнарына өйрәткәне бүгенгедәй хәтердә. Без аңа моның өчен бик тә рәхмәтле.
Галия Габдулла кызындагы көчле эрудициягә, төгәллеккә, пөхтәлеккә, һәр эшне үз вакытында зур җаваплылык белән җиренә җиткереп эшли алу осталыгына таң калырлык. Аның һәр үткәргән дәресе, дәрестән тыш чаралары тирән эчтәлекле, мәгънәле.
Без зур хөрмәткә лаек булган хезмәттәшебез Галия Габдулла кызы Моратованы гомер бәйрәме-юбилее белән ихлас-тан котлыйбыз. Алдагы тормышында, эшендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, тигез парлы тормыш, балалар, оныклар рәхәте, хезмәттәшләренең, укучыларның хөрмәтен, рәх­мәтен тоеп, озак еллар, дус тату коллективы­бызда бер­гәләп эшләвен, хезмәт куюын теләп калабыз.

Айнур һәм Гүзәлия Габбасовлар.