Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Милли кием – модада
9.12.2022

Милли кием – модада

Удмуртиядә 4 нче тапкыр «Тангыра» фестивале узды. Ул үз халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен актуаль жанрларда алга этәрүче авторларны һәм башкаручыларны җыйды. Фестиваль заманча этнодизайнерларның коллекцияләрен күрсәтүдән башланды. Халыклар дуслыгы йортында Удмуртия һәм Марий Эл Республикасы модельерлары үз коллекцияләрен күрсәттеләр. Искиткеч матур тамаша булды ул. Марий Эл дизайнеры Евгения Кош­кинаның гаиләсендә һәрчак чигәләр, тегәләр икән. Ул үзенең беренче җылы кофтасын 5 нче сыйныфта бәйләгән. Ә берничә ел элек мари бизәкләрен чигә башлаган. Шулай итеп, милли чигү үрнәкләре кушылып бәйләнгән кардиганнар, свитерлар, шарф­лардан торган «Эр Кече» коллекциясе барлыкка килгән.
150 гә якын костюмнан торган үзен­чәлекле коллекциясен «Асылъяр» үрнәк музыка, җыр һәм бию ансамбле дә күрсәтте. Тама­шачы аларны бик җылы кабул итте. Ансамбль җитәкчесе Лариса Гайнетдинова: «Фестивальдә катнашып, без милләтебезнең бизәге булган киемнәребезне башка халык­ларга да күрсәттек. Ансамбль өчен махсус тегелгән киемнәрне балалар үзләре җырлап-биеп тәкъдим иттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу чарада беренче тапкыр гөслә һәм гитара белән чыгыш ясадык. Ансамбль өчен киемнәрне без дизайнер Наталья Ермолина, Елена Ляпустина белән берлектә уйлыйбыз, тегәбез, чигәбез, бизибез. Безнең костюмнарның тукымалары, бизәлеше бераз заманча булса да, тегелеше – борынгы. Әлеге фестивальдән соң, мин ансамбль эшчәнлегенә этнодизайн юнәлешен дә кертергә кирәк дигән фикергә килдем. Моның өчен безнең барлык мөмкинлекләр дә бар. Бүгенге көндә милли бизәкле киемнәр сәхнәдә генә түгел, көнкүрештә дә киелә. Миллилеккә игътибар итүчеләр саны арта. Димәк, милли кием – модада», – дип үз фикерен җиткерде.
Фестивальнең икенче көнендә Россиянең төрле регионнарыннан килгән музыкаль төркемнәр чыгыш ясады. Ә 4 һәм 6 декабрь көннәрендә тамашачылар Россиядә яшәүче төрле халыкларның телләрендә төшерелгән кыска метражлы фильмнарны карадылар. Күбесе Европа кинофестивальләрендә һәм конкурсларында катнашкан эшләр булуы белән кызыклы. Алар арасында Татарстаннан килгән режиссер Илшат Рәхимбайның «Күз алдыңа китер» («Представь») исемле фильмы да бар иде. Эчтәлегендә ике авыл, ике дин һәм ике дин әһеле турында сөйләнгән киноны тамашачы шулай ук яратып кабул итте.
Төрле чараларга бай булган, Россиядә яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырган әлеге фестиваль катнашучыларның күңелендә әле бик озак сакланыр.
Халыклар дуслыгы йорты һәм «Шунды» удмурт яшьләре оешмасының проекты Президент фондының мәдәни инициативалары ярдәмендә оештырылды.