Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Без сезнең белән!
15.04.2022

Без сезнең белән!

7 апрельдә Ижау шәһәренең “Ачык бакча»сында шәһәр халкы тарафыннан Донбассны, Президент Владимир Путинны һәм Россиянең Хәрби көчләрен яклап, акция үтте.

8 ел элек, 2014 елның 7 апрелендә, Донецк халык Республикасының суверенитет турында декларациясе кабул ителде. Республиканың ирекле дәүләт икәнлеге турында акт төзелде. 2022 елның февралендә тагын бер тарихи вакыйга булды: Россия Донецк һәм Луганск халык Республикаларының ирекле дәүләт булуын таныды. Бүгенге көндә Россия солдатлары һәм офицерлары Украинада махсус операциядә катнашалар.
Ижау шәһәре халкы акциягә кушылып, туган илнең сәясәтенә битараф түгеллекләрен аңлаттылар, Президентның карарларын кабул итүләрен, бүгенге көндә Украинада хезмәт иткән ир-егетләребезгә көч бирүләрен күр­сәттеләр. “Россия беркайчан да авырлык­лар алдында куркып калмады, ә иң мөһиме – үзенекеләрне ташламады”, – диде Удмуртиянең әтиләр советы һәм иҗтимагый палатасы вәкиле Антон Тактаров.
Сәхнәдә “Ярмарка”, “Ижевск” муниципаль хореографик ансамбле, Эчке эшләр министр­лыгы мәдәни үзәге артистлары чыгыш ясады. Митингта “Бәхет”, “Шатлык”, «Гүзәл” ан­самбльләре дә катнашты. Төрле милләтләр “Любэ” төркеменең “Родина-мать” җырын җырладылар. Бу минутларда һәркемнең илебез өчен горурлануы, аның өчен җан атулары күренде.

Рәфилә Рәсүлева.