Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Александр Бречалов: «Безне сындыру мөмкин түгел!»
3.11.2022

Александр Бречалов: «Безне сындыру мөмкин түгел!»

Кадерле дуслар! 4 ноябрь — Удмуртия өчен иң әһәмиятле дата. Без бөтен ил белән бергә Халыклар бердәмлеге көнен генә түгел, 100дән артык милләт вәкилләре килешеп яшәгән яраткан республикабызның дәүләтчелеге көнен дә билгеләп үтәбез.
Бу бәйрәмнәргә һәрвакыт зур игътибар бирелсә дә, быел алар аеруча зур әһәмияткә ия. Россия моңа кадәр булмаган тышкы сәяси һәм икътисади басым белән күзгә-күз очрашты. Сәбәбе дә аңлашыла: илебез үз гражданнарын язмыш упкынына таш­лаудан баш тартты, ә халык Көнбатышның провокацияләренә бирелмичә бербөтен булып берләште.
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк республика халкы безнең сугышчыларга мөмкин булганча ярдәм итте. Сүз, эш белән дә, кирәк-яраклар туплап җибәреп тә… Бу безнең эшебезнең дөреслеген, кешеләрнең киң күңеллелеген күрсәтә. Безне сындыру мөмкин түгел, чөнки динебез һәм телебез төрле булуга да карамастан, без – бердәм.
Удмуртиядә яшәүче һәркем үз эшенә тугры булуы һәм республика үсешенә битараф калмавы өчен зур хөрмәткә лаек. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек телим!

Александр Бречалов, Удмуртия Башлыгы.