Мотоцикл, «Калашников» автоматы, «Катюша»
Күпләрегезнең Ижау шәһәрендә узган Җиңү парадларында булганы бардыр. Ижау мотозаводы «Аксион-холдинг» техникасы Җиңү парадында үткәндә, гүя тарих кире кайткандай була. Завод сугыш елларында «Катюша» реактив снарядларына детальләр җитештерә. Парадта аның төгәл күчермәсе катнашып, ел саен бәйрәм залпы да бирә. Беренче мотоцикл, беренче «Калашников» автоматы, беренче «Максим» пулеметы, космоска очу өчен, су өстендә һәм астында йөзүче корабльләр өчен приборлар чыгару – болар барысы да Ижау мотозаводында җитештерелгән. Бүгенге көндә Ижау мотозаводы «Аксион-холдинг» – Удмуртияне, Россияне данлаучы предприятие. Әлеге заводка шундый бәя бирергә була.
Ижау мотоцикллар белән данлыклы
1920 нче елларда Советлар Союзында мотоцикллар җитештерү турында сүз күтәрелә. Әлеге заводны төзү өчен берничә шәһәр көч сынаша. Удмуртия башкаласы бу сынауда җиңеп чыга. Әлбәттә, бу урында инженер, конструктор, беренче мотоциклларны дөньяга чыгаручы Петр Можаровка рәхмәт әйтергә кирәктер. Ул булмаса, бәлки, Ижау шәһәрендә мотоцикллар чыгаручы завод соңрак та барлыкка килер иде. 1933 елда Ижау шәһәрендә аучы кораллары җитештерү фабрика базасында «Автодор» исемле Ижау мотоцикл заводы эшли башлый. 1933-1934 елларда беренче тапкыр «Иж-7» мотоцикллары җитештерелә. 1936 елда «Иж-7» мотоциклында хатын-кыз оешмалары җитәкчеләре, белгечләр Советлар Союзында беренче тапкыр Ижаудан Мәскәүгә мотоцикллар белән баралар. 1941 елга кадәр 20000 мотоцикл чыга. Аның 3 меңнән артыгы фронтка җибәрелә. 1962 елдан «Иж-Юпитер», «Иж-Планета» мотоцикллары эпохасы башлана. Елга 250 меңнән артык мотоцикл җитештерелә башлый. Аларны күбрәк авыл халкы сатып ала. 1990 нчы елларда мотоцикллар җитештерү кими. 2008 елда завод банкротлыкка төшә. Шулай итеп, мотоцикллар тарихы шуның белән тәмамлана.
Заводта 1941 елда «Максим» пулеметы чыгарыла башлый. Сугыш өчен 82 мең пулемет әзерләнә. 1945 елда заводта ике көпшәле «ИЖ-б-36» 16 калибрлы ау мылтыклары җитештерелә. 1946 елда заводта коралчылар әзерләү мәктәбе булдырыла. Әлеге мәктәптә югары квалификацияле белгечләр әзерлиләр. 1943 елда Михаил Калашниковның автоматы конкурста җиңә, 1947 елда әлеге коралны җитештерүгә имза куела. 1948 елда Михаил Калашников Ижауга килә. Мотозаводта беренче АК-47 автоматлары чыга башлый. 1949 елда әлеге эше өчен ул I дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була.
Завод космосны яулый
1949 елда завод тарихта зур борылыш ясый. СССРда приборлар чыгара башлау, космосны үзләштерү предприятиенең эшләү профилен үзгәртә. Хөкүмәт завод алдына яңа бурычлар куя. Завод приборлар, авыл хуҗалыгы техникасына детальләр, двигательләр, 1950 елда «Электрон» станцияләре чыгара башлый. 1960 нчы еллар уртасында «Темп-С» ракетасына системасына идарә системасы, «Тополь» ракета комплексына идарә аппаратурасы, атом су асты көймәләре ракеталары өчен детальләр җитештерелә. Оешма «Кызыл йолдыз» ордены, «Октябрь революциясе» ордены белән бүләкләнә. Завод космосны яулап алуда да катнаша. Юрий Гагаринның уңышлы очышын тәэмин иткәне өчен завод Ленин орденына оешма эшчеләре дәүләт бүләкләренә ия була. 1960-1990 нчы елларда сәламәтлекне саклау приборлары, 1988 елда «Иж-303» магнитофоннары чыгарыла башлый. Заводның икенче дәүләт программасы — 8к -11, 8к -14 атом ракеталары өчен идарә приборлары чыгару була.
1991 елдан бер кулланышлы шприцлар, ашыгыч ярдәм машиналары өчен портатив дефибрилляторлар, иттарткычлар, феннар, лифтлар җитештерелә.
Горурланырлык завод
Ижау шәһәрендә гомерләрен мотозаводка багышлаган милләттәшләребез шактый. Алар авыллардан, башка шәһәрләрдән килеп, әлеге заводка эшкә урнашканнар. Озак еллар хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкканнар. Хәзер күбесе белән аралашканда: «Без эшләгән завод таралды инде», – диләр. Кризис елларында бераз тоткарлыклар булса да, завод бүгенге көндә бик күп приборлар, көнкүреш өчен кирәкле җиһазлар чыгара. Атаклы «Аксион» маркалы иттарткычның гына ничә төре җитештерелә! Сер түгел, заводта көне буе беркая чыкмыйча, сигез сәгать эшләү җиңелләрдән түгел. Ләкин данлы юл үткән заводка яшьләр бүген теләп килә. Чөнки яшьләр өчен биредә бик күп файдалы ташламалар бар. Әнә шундый Удмуртиядә генә түгел, Россиядә горурланырлык заводыбыз бар безнең!
Рәфилә Рәсүлева.