Кешеләрне сөендерә белүче Шаһинур Мостафин
Танылган язучы Рафаэль Сибат (Рафаэль Хуҗин) Шаһинур Мостафинга багышлап язган “Сөенә белүче” дип аталган поэма-портретында үзенең героеның образын тулысынча ачар өчен иң дөрес сүзләрне кулланган. Ул аны сөенә белүче дип атаган.
Шаһинур Мостафин кебек кешеләр сирәк, бик тә сирәк бу дөньяда. Беренче тапкыр күрешеп танышкач та, һәркем аның бер сыйфатына игътибар итә: ул үзен шундый гади тота, әңгәмәдәшенең ниндидер киеренкелеге, үзен уңайсыз тотуы шунда ук юкка чыга, аның белән үзеңне инде күптән таныш булган кебек тоя башлыйсың. Аның кешеләрне үзенә тарта торган көче бар кебек. Ул әңгәмәдәшенә һәрвакыт игътибарлы. Күзләреннән нурлар бөркелеп торган кебек. Шаһинур белән әңгәмәдә теләсә кем (холкы кырысмы-йомшакмы, күңелен чит кешегә ачып салырга яратамы-яратмыймы) бик тиз ачылып китә. Бирергә теләгән соравын яки берәр гозерен һич тә тартынмыйча әйтеп бирә. Ә Шаһинур һәрвакыт, һәркемгә булдыра алган ярдәмне күрсәтергә әзер. Әгәр үз кулыннан килмәсә, мәсьәләне чишү юлларын күрсәтеп бирергә әзер.
Мин, шәхсән, аны әллә безгә (Удмуртиядә яшәп иҗат итүче, әле аякларында нык басып тора алмаган шагыйрьләргә) генә шундый ярдәмчелме дип уйлаган идем. Ни әйтсәң дә, без Татарстаннан читтә яшибез бит. Аны яхшырак белүче дусларына бу турыда әйткәч, алар: “Ул сезгә генә түгел, бөтен җирдә дә кешеләргә шундый дустанә мөнәсәбәттә. Тәңре тарафыннан дөньяга кешеләргә изгелекләр эшләү өчен генә китерелгән Изгелек пәйгамбәре инде ул”, — дип җавап биргәннәр иде.
Бу сүзләрдә Шаһинурга карата кешеләрнең зур хөрмәте, изгелекләренә иң зур бәя чагыла. Кешеләргә ярдәм итү Шаһинур Мостафинның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә, публицистик мәкаләләрендә, очеркларында да төп тема булып тора. Аның танылган язучы-эзтабар булып китүенә дә, беренче чиратта, сәбәп булып аның укытучылары- остазлары Рафаэль Мостафин, Гази Кашшаф кебек олуг шәхесләр булса, икенчесе, һичшиксез, аның үз халкына хезмәт итәргә, сугышта хәбәрсез югалган шәхесләрне халыкка кире кайтарырга, яшь буынны алар мисалында тәрбияләргә тырышуы, халкына изгелек эшләргә тырышуы сәбәп булгандыр. Шаһинур бу юнәлештә армый-талмый эшли.
Аның җәлилчеләр турындагы эзләнүләре нәтиҗәсендә язылган документаль-публицистик әсәрләре башка авторлар язганнарны кабатламыйлар һәм алар янында югалып калмыйлар. Халкыбызга яңадан-яңа батырларның исемнәре ачыла, яңадан-яңа вакыйгалар турында дөреслек җиткерелә. Бу нисбәттән аның “Алар Җәлил-Кормаш йолдызлыгыннан!” дип исемләнгән документаль-публицистик китабын ассызыклап билгеләп үтәсе килә. Җәлилчеләр турында күпме кызыклы һәм гыйбрәтле фактлар, истәлекле фотосурәтләр тупланган анда. Ә аның авторына күпме архивларда эзләнергә, илнең төрле кыйтгаларында яшәүче вакыйгаларның шаһитларын эзләп табып, алар белән әңгәмәләр корырга, китаплар чыгару мәсьәләләрен хәл итәр өчен күпме бюрократик каршылыкларны җиңәргә һәм башка күпме эреле-ваклы проблемаларны чишәргә туры килгән. Боларны автор үзе генә беләдер. Ижаудан сугышка киткән очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновның җәсәден Ленинград өлкәсендә табып, аны туган ягына алып кайтып җирләүне оештыручы да, Ижау-Казан электричкасына аның исемен бирүгә ирешүче дә Шаһинур Мостафин иде.
Ул Ижауга килгәч тә, үзебез Казанга баргач та, Шаһинур белән бик күп әңгәмәләр корган булды. Аның сугыш һәм хезмәт батырларын эзләп ил буенча йөргәнен, күпме гомерен “тәгәрмәчләр өстендә” үткәргәнен, күп кенә матди авырлыклар күргәнен белеп торабыз бит! Ләкин әңгәмәләр вакытында аның нәрсәдәндер канәгать булмыйча зарланганын хәтерләмим. Ул һәрвакытта да оптимист, йөзендә һәрвакыт елмаю. Шуңа күрә аның белән әңгәмә корганнан соң, күңел күтәрелеп китә, эшкә яңа дәрт өстәлә. Сирәк, бик сирәк андый кешеләр.
Сугыш батырларын эзләү, аларның исемнәрен туган халкына кайтару Шаһинур Мостафин эшчәнлегенең бер юнәлеше генә. Аның бит хезмәт батырлары турында, атаклы якташлары турында язылган очерклары Татарстанда чыгучы күп кенә газета-журналларда, махсус җыентыкларда басыла. Аеруча аның туып-үскән төбәге Мамадыш районы һәм күп еллар эшләгән Кукмара районы хезмәт алдынгыларына, мәдәният өлкәсендәге талантларга багышланган язмалары зур игътибарга лаек.
2000 елда Татарстан китап нәшриятында татар һәм рус телләрендә “Батырлар китабы” дигән китап басылып чыга. Аны чыгару эшендә Шаһинур Мостафин башлап йөрүчеләрдән була. Ул — китапның кереш сүз авторы һәм мөхәррирләренең берсе. Иң шатлыклысы шул – бу китап “Елның иң яхшы китабы” дип таныла. 2016 елда Татарстан китап нәшрияты татар, рус һәм инглиз телләрендә “Татарстанның фронтовик язучылары” дигән антология бастырып чыгара. Зур тарихи әһәмияткә ия булган бу китапны чыгаруда да Шаһинур Мостафин зур хезмәт куя, бу эшне башлап йөрүчеләрдән була. Аның “Бака кашыгы” (2003), “Болынбикә апа” (2008), “Җирдә елмаюлар күбәйсен” (2017) дип исемләнгән балалар китаплары да укучылар тарафыннан җылы кабул ителделәр.
Танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинның әдәби иҗаты, фидакарь хезмәтләре күп кенә Мактау кәгазьләренә, медальләргә лаек булды. 2007 елда аңа Мәскәүдә Россия Федерациясенең М.В.Ломоносов исемендәге мәртәбәле премиясе һәм алтын медаль тапшырылды. Татарстан Язучыларыннан әлегә ул шундый бүләккә ия булган бердәнбер кеше.
Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.