Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, ир-егетләр!
12.10.2022

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, ир-егетләр!

Соңгы атналарда һәр төбәктән мо­би­ли­зациягә эләккән ир-егетләрне әзерлек пунктларына җибәрәләр. 11 октябрьдә Удмуртиядән чираттагы төркемне тантаналы рәвештә озаттылар.

Юлга кузгалучы ир-атлар алдында хәер-фатиха сүзләре белән УР Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ильяс Ханнанов, хәрби комиссар Юрий Беляев чыгыш ясадылар. Алар сугышчыларга куелган бурычларны уңышлы үтәүләрен һәм туганнары, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.
«Үз вакытында мин армиядә, аннары дәүләт куркынычсызлыгы органнарында хезмәт иттем. Бүгенге көндә – лаек­лы ялда. Малай үстердем, йорт төзедем, агач утырттым. Улым да хезмәт итәргә китте, ул – сержант. Хәзер Херсон якларында хәрби бурычын үти. Үземә повестка килгәч, мин, әлбәттә, башка карар кабул итә алмадым. Мин, һичшиксез, улыма ярдәмгә барырга тиеш», – ди Сарапулдан чакырылучы бер ир-ат. Ә тагын берсе: «Мин үзем өчен түгел, гаиләм, якыннарым өчен кайгырам. Хәрби хезмәтне һава-десант гаскәрләрендә уздым. Барысы да яхшы булачагына ышанам», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклаш­ты. Бу көнне «Афәрин» ансамбле бию­чесе Гөлнара Шнейдер-Сәлимова да тормыш иптәшен озатты. «Сергей – үз теләге белән китүчеләр арасында. 28 ел бергә гомер кичерү дәверендә, аның бу китүе беренче генә түгел… 30 ел элек армия сафларына озатып, 2 ел көттем мин аны. 25 элек, Чечняга сугышчыларны озатып, 60 тапкыр барды. Мин аның кайчан кайтасын да белмичә көттем ул вакытларда. Чөнки аралашып тору өчен бернинди элемтә булмады. Һәм менә бүген дә үз теләге, үзенең аңлы карары белән илебезне сакларга китә. Ул минем өчен чын ир-ат, аның янында үземне таш кыя артындагыдай хис итәм. Ватан да аңа таяна ала, дип уйлыйм. Мин барлык китүчеләргә: «Үзегезне сак­лагыз! Илебезнең бәхетле киләчәге сезнең кулларда булуын онытмагыз, бирешмәгез!» – дияр идем. Ә якыннарын озатучы барлык әниләрнең һәм хатыннарның бары тик бер теләк: ир-егетләребез өйгә исән-сау булып, җиңү яулап, әйләнеп кайтсыннар иде!» – ди Гөлнара Венер кызы.
Хәрби комиссариат янында волонтерлар барлык хәрбиләргә дә, «Игелекле хатлар» Бөтенроссия акциясе кысаларында, мәктәп укучылары язган хатларны тараттылар.
Республика тарафыннан да мобилизация кысаларында китүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары күрсәтелә. Шундыйларның берсе – республика казнасыннан 50 мең сум күләмендә түләү бирелү. Ул 21 сентябрьдән соң, хәрби комиссариатка килеп, Россия Федерациясенең Хәрби Көчләрендә хезмәт итүче статусын алучыларга каралган. Әлеге ярдәм хәрбиләргә беренче хезмәт хакы белән, автомат рәвештә, банк карталарына күчәчәк. Беркая да гариза язарга кирәкми.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре со­рау­­лар белән республиканың Социаль сәясәт һәм Хезмәт министрлыгының кайнар линиясе телефонына 222-899 номеры буенча шалтыратып, мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук гаиләләргә #МыВместе акциясе волонтерлары да булыша. РФ Оборона министрлыгының кайнар линиясе дә эшли. Анда мобилизация ту­рын­да­гы сорауларга җаваплар, шулай ук мо­би­ли­за­цияләнүчеләрнең кайда булуы турындагы мәгълүматны алырга мөмкин. Кайнар линия телефоннары +7 (800) 100-77-07; +7 (495) 498-43-54; +7 (495) 498-34-46 номерлары буенча тәүлек буе эшли.

Шушы көннәрдә УР Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ильяс Ханнанов Сарытау өлкәсенең Вольск шәһәрендә булып, Удмуртиядән беренче төркем мо­билизацияләнүчеләр белән очрашып кайтты. Аларга республиканың берничә оешмасы туплап җибәргән рюкзаклар, кнопкалы телефоннар, җы­лы киемнәр һәм дарулар тапшырды. «Хәр­биләрне укыту һәм әзерләү өчен биредә барлык шартлар да бар. Егетләрнең кәефе күтәренке, барысы да сәламәт, көнкүреш шартлары һәм кайнар ризык, киемнәр белән тәэмин ителгән», – диде Ильяс Ханнанов.
Бер тапкыр солдат итеген киеп кара­ган, туган ил алдындагы изге бурычын үтәп, армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләребез хәрби хәрәкәт вакытында да сынатмаслар, дип ышанып калабыз.