Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тормыш тәҗрибәсе тупланган чор
9.12.2022

Тормыш тәҗрибәсе тупланган чор

2016 елда Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең унынчы корылтаенда Татар иҗтимагый үзәге президенты итеп «Ак Барс» банкында күп еллар эшләгән, икътисад һәм юридик белеме булган Илсур Гафиулла улы Миңнемуллин сайланды. Ул хезмәт куйган алты елда милләтебез файдасына шактый эшләр эшләнде. Агымдагы елның ноябрь аенда Илсур Гафиулла улының 60 яшьлек юбилее булып узды. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Илсур әфәнде белән әнә шул үткән чорларны барлаган мизгелләрне, киләчәккә планнарны газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

«Бүрек тә тектем, итек тә бастым»
Банкта эшләгән кеше сезнең күз алдына ничек килә? Костюм, галстук, кулында портфель, бераз кырысрак. Гомерен банк хезмәтенә багышлаган Илсур әфәндедә тыйнаклык та, интеллигентлык та ярылып ята. Шул ук вакытта ул кешеләр белән шаярып-көлеп тә, күңеленә кереп тә аралаша, нинди генә ярдәм сорасаң да, һәрвакыт булышырга ашкына. Характерындагы мондый сыйфатлар хезмәт сөючән әти-әниләреннән күчкән икән. “Мин тумышым белән Кукмара поселогыннан. Хәзер инде ул шәһәр статусы алды. Һәркемгә дә шулай кадерледер инде ул туган җир, минем туган ягымның табигате искиткеч. Гаиләдә без ике бала үстек, мин төпчек идем. Әти-әниләрем дә Кукмара районы авылларыннан. Икесе дә гомер буе Кукмара тегү фабрикасында эшләделәр. Эштә алар һәрвакыт алдынгы булдылар, икесе дә хезмәт ветераны, тырыш хезмәтләре өчен бик күп рәхмәт хатлары, медальләре бар. Холкым буенча мин әнигә ошаган. Әти гомер буе бүрек текте, итек бас­ты, әле бик оста тимерче дә иде. Мин дә үз-үземне белгәннән бирле бүрек тә тектем, итек тә бастым. Кукмараның 2 нче мәктәбен тәмамлагач, Казан финанс институтына укырга кердем, чөнки минем апам шунда укый иде инде. Конкурс зур булса да, финанс-кредит факультетына керә алдым. Казан белән Кукмара арасы ерак түгел, поездлар йөреп тора, гел кайтып йөрдек. Әти-әниләр шәхси хуҗалык белән торгач, аларга һәрвакыт ярдәм кирәк иде. Институтны тәмамлагач, миңа Калининградка, Сочига, Хабаровскига, Ижауга барып эшләргә тәкъдим иттеләр. Мин Ижауны сайладым, чөнки әти-әниләргә булышу өчен, кайтып йөрергә җайлы иде. Ижау шәһәрендә мине «Удмурт конторасы» дип аталган оешмага акча әйләнеше бүлегенең өлкән икътисадчысы итеп билгеләделәр. Күп тә эшләмәдем, армия сафларына алындым. Хәрби хезмәтне Красноярск шәһәрендә уздым. Үземә бик кызыклы булды, күп нәрсәләр күрдем, өйрәндем. Армия сафларыннан кайткач, Казанда, Кукмарада калу мөмкинлеге бар иде. Ләкин мин кабат Ижауга юл тоттым. Завьялово районына банк идарәчесе ярдәмчесе итеп билгеләделәр. 1988 елда «Агропромбанк» оештырылды. Мине шул вакытта контроль-ревизия идарәсенә идарәче итеп куйдылар. Кул астында бер олы яшьтәге апа һәм институтны яңа гына тәмамлаган дүрт яшь кеше иде. Без ике ел буена Удмуртия банкының 25 бүлегенә ел саен ревизия ясадык. Ревизия икешәр атнага сузыла. Ул вакытта юллар, кунар өчен кунакханәләр юк. Кышкы бураннарда район юлларында адашып йөргән чаклар да күп булды. Ләкин яшь чак, эшләргә дә көч бар. Менә шул вакытлар иң күңелле вакытлар иде. 1990 елда дөнья үзгәрде, банкларда да реорганизация башланды. Коммерцияле банклар барлыкка килде. Без шул вакытта коммерцияле «Удмурт авыл хуҗалыгы» банкы оештырып, мин анда коммерция бүлеге җитәкчесе булып эшләдем. Алга таба «Россия Агропромбанк» системасына кердек, анда да идарә җитәкчесе булып эшләдем. «Ак Барс» банкында күп еллар хезмәт куйдым. Ул елларда хәйриячелек белән шөгыльләнергә мөмкинлек була башлады. Без милли чараларга, мәчетләргә кулдан килгәнчә булыша башладык. «Спартак» халык иҗаты йортын төзекләндерергә матди яктан ярдәм иттек. Рәшит Ваһапов фестиваленең төп иганәчесе булдым.

Минем гаилә

Тормыш иптәшем Лариса да Кукмарадан. Без аның белән армия сафларыннан кайткач таныштык. Ул Кукмарада башлангыч класслар укыта иде. Лариса Арча педагогика көллиятен тәмамлады, Казанда югары белем алды. 1989 елда кавышып, Ижауда төпләндек. Аларның гаиләләре дә бирегә күчте. Минем күп кенә туганнарым минем арттан Ижауга килеп урнашты. Лариса бүгенге көндә дә Ижауның 86 нчы мәктәбендә башлангыч классларга белем бирә. Өч кыз үстердек, берсе – Ижауда, икесе – Казанда. Икесе финанс институты тәмамлады. Ә кечесе быел кызыл диплом белән энергетика институтын тәмамлады. Гомумән, әлеге тармакта эшләүчеләр безнең нәселдә шактый. Ике туган энекәшем дә банкта эшли. Туганнарыбыз белән дус яшибез. Әтинең бертуган энесе белән йортларыбыз янәшә иде. Шул хәтле дус яшәдек ки, хәтта сарыкны да ике хуҗалыкка берне суя идек. Бүгенге көндә, Аллага шөкер төп нигезебез исән, яшәүче бар».

Банклар ышанычлымы?

Әлбәттә, банк хезмәткәре булгач, аннан үземне кызыксындырган сорауны бирмичә калдыра алмадым. «Бүгенге банкларда ышаныч бармы?»
Бүген базарда төп, көчле банклар гына калды. Федераль банклар тулысынча ышанычлы банклар. Тулаем алганда, бөтен банк­лар клиентларга стандарт шартлар тәкъдим итә. Кайберсендә кредит проценты, кайсында банктагы керемнәрнең проценты зур. Шунысы сөенечле: бүгенге көндә әгәр дә синең акчаларың бар икән, банк банкротлыкка төшкән очракта да, дәүләт клиентларга тулы ышаныч бирә. Банкта 1 миллион 400 сумга кадәр акчаң сакланса, банк банкротлыкка төшкән очракта, дәүләт аны тулысынча кайтара, димәк, акча югалмый.

Рухи яктан бай, бердәм булырга кирәк

Мин 2016 елдан иҗтимагый үзәкне җи­тәкли башладым. Татар иҗтимагый үзә­генең 25 еллык юбилее уңаеннан «Онытылмас еллар» дигән китап чыгардык. Без бу китапта Удмуртия татарларының тарихын һәм бүгенге тормышын, республика районнарындагы татар оешмаларының һәм сәнгать коллективларының эшләрен яктыртырга тырыштык. Узган ел Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллык юбилеен билгеләп уздык. Мәсгуд абый Гаратуев, Фнүн Мирзаянов һәм аларның көрәштәшләре башлаган эшләрне бүгенге көндә без дәвам итәбез. Мәгариф, мәдәният, дин, матбугат өлкәләрендә башкарган эшләребез бик күп. Иҗтимагый эшне бер генә кеше башкара алмый. Милли тормыш йөген без Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, «Яңарыш» газетасы белән берлектә тартабыз. Бүгенге көндә бергәләшеп эшләгән эшләребез дә бихисап. Барлык башлангычыбыз да Удмуртия Милли сәясәт министрлыгында яклау таба, Татарстан Республикасы тарафыннан да ярдәм күрсәтелә. Халкыбызның бизәге булган төрле ансамбльләребез эшли, татар телендә радио-телевидение тапшырулары чыга, иҗтимагый үзәк нигез салган «Янарыш» газетасы нәшер ителә, мәчетләребез иман нуры тарата, Ижау шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге китапханә, «Ак калфак» оешмалары актив эшли, «Иман» татар яшьләре берлеге яшь буынны берләштерә, күптөрле бәйгеләр, бәйрәмнәр, фестивальләр уза. Татар теле курслары, милли көрәш, «Язгы тамчы» бәйгесе, «Зәңгәр шәл» театрлар фес­тивале, «Мин мәктәпкә барам», «Хәтерләрне яңартып» – болар барсы да Татар иҗтимагый үзәгенең проектлары. Без башка милләтләр белән дә дус эшлибез. Менә тиздән Кез районына барлык милли оешмалар белән бергәләп хәйриячелек акциясе оештырачакбыз. Сүз дә юк, бүгенге көндә балаларыбызның татар телен белмәве, мәктәпләрдә дә татар сыйныфларының булмавы күңелне борчый. Хәзерге вакытта Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы гимназиядә, 97 нче мәктәптә генә татар теле дәресе укытыла. Шуңа күрә дә без төрле милли чаралар, бәйгеләр аша туган телебезгә мәхәббәт уятырга тырышабыз. Ә моның өчен барыбызга да рухи яктан бай, бердәм булырга кирәк».
Илсур Гафиулла улы – Удмуртиянең атказанган икътисадчысы. Агымдагы елда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатына, Удмуртия Республикасының Мактау Грамотасына лаек булды.

Рәфилә Рәсүлева.