Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Рәшит Саттаров: «Эшемнән дә, гаиләдән дә бәхетем булды»
27.10.2022

Рәшит Саттаров: «Эшемнән дә, гаиләдән дә бәхетем булды»

Милләттәшебез Рәшит Рәмзи улы Саттаров «Ижводоканал»ның капиталь төзелеш цехында мастер булып хезмәт куя.

Аның «Ижводоканал»да эшләвенә 28 елдан артык. Әлеге эш урынында бик тырышып эшли, кулыннан килмәгән эше юк. Бирегә ул 90 нчы елларда килә. Бу хакта ул үзе хатирәләре белән бүлешеп: «Тумышым белән Ижаудан булсам да, Төрекмәнстанның Чарджоу шәһәрендә үстем. Анда 12 нче мәктәптә укыдым. Җәйге ялларда Ижауга кайта идем. Тамырларым белән мин биредән. Әти – Иж-Бубыйдан, әни – Ижаудан. Әниемнең тамырлары Минзәлә районына барып тоташа. Балачакта каникулга Иж-Бубыйга кайтып йөри идем. 9 нчы классны тәмамлаган елны Ижауга әбиләргә кайттым да, шуннан китеп тормадым, чөнки дусларым мине үзләре белән Ижау монтаж техникумына укырга чакырдылар. Кечкенә чактан ук техника кызыксындыра иде. Мәктәп елларында радиотүгәрәккә йөрдем. Шулай дусларым белән Ижау монтаж техникумының техник-төзүче бүлегенә укырга кердем. Аннан соң «Промстройтрест»та сварщик булып 2 ел эшләдем. Икенче белемне Ижау механика институтының радиотехника факультетында инженер-конструктор һөнәрен үзләштереп, Ижау радиозаводында 8 ел хезмәт куйдым. Анда миңа барысы да ошый иде. Яшь егетләр, хезмәт хакы яхшы, кызыклы заказлар… Ләкин СССР таркалганнан соң күп нәрсә үзгәрде: заказлар бетте, акча түләмәгәч, эшчеләр дә эштән китә башладылар… «Монда акчасын вакытында түлиләр», – дип, дусларым үзләре янына «Ижводоканал»га чакырдылар. Шулай итеп, мин бирегә килдем», – дип искә төшерде Рәшит абый.
Ул вакытта «Ижводоканал»да тәҗрибәле җитәкче Григорий Крапивин була. Ул Рәшит абыйда перспективалы белгечне, аның һөнәри осталыгын һәм лидерлык сыйфатларын күреп ала. Вакытлыча 3 айга килгән егет биредә ныклап урнаша. Алай гына да түгел, хезмәттәшләрен дә янына чакыра. «Гомер уза. Әле генә кереп эшли башлаган төсле. Шул арада 28 ел үтеп киткән», – ди.
Мин барган чакта да Рәшит абыйлар насос станциясе фундаментын ныгытып бетереп, шул эшне тапшыру белән мәшгуль иделәр.
Рәшит абыйдан бер эш көнен тасвирлавын сорадым. «Хәзерге вакытта мин һөнәрем буенча төзү эшләре буенча мастер, ремонт-төзелеш эшләрен башкарабыз. Фильтрларны, башка җиһазларны ремонтлыйбыз, еш кына стандарт булмаган заказлар белән шөгыльләнергә туры килә. Әйтик, бер объектта насос алыштыруга ярты ел вакыт кирәк. Шәһәр буенча насослар 65-70 нче елларда куелган. Шуңа аларны җәйге чорда алыштырабыз. Менә хәзер дә насослар урнаштыру өчен фундаментны ныгыттык. Насос тузган, эшләгән чакта нык вибрация бирә иде, бинага кергәч, бөтен диварлар селкенгән төсле иде. Аны вакытында төзекләндерергә кирәк. Аннан икенче эшкә күчәбез – Ижау буасы янында чистарту корылмалары бинасында фильтрлаштыру залы бар. Анда фильтр ремонтлыйбыз. Минем кул астында хәзерге вакытта 8 кеше эшли. Кайберләре минем белән бергә килгән иделәр. 20-29 ел эшләүчеләре дә бар. Малярлар, ремонтчылар, эретеп ябыштыручылар — аларның эшләрен контрольдә тотам. Мастер буларак, мин аларга ничек эшлисен күрсәтәм, аңлатам, киңәшләр бирәм. Материаллар белән дә тәэмин итәм. Тиз арада кирәк булган кирәк-яракларны кибеткә барып алырга да туры килә кайчак. Бар эшне дә җиренә җиткереп сыйфатлы итеп башкарырга кирәк», – ди Рәшит Рәмзи улы.
28 ел эшләү дәверендә бик катлаулы мәсьәләләрне хәл итү очраклары күп була. Мәсәлән, өч ел элек Сарапул тракты буенча канализациянең чистарту корылмаларында бункер алмаштырырга дигән йөкләмә килә. Бу кыш көне, Яңа ел алдыннан була. Ул чагында Рәшит Рәмзи улының уйлап эш итүе аркасында, барысы да вакытында башкарыла.
Рәшит Рәмзи улы тормышында төрле хәлләр була. Ләкин институтта алынган белемнәре һәм производствода эшләү тәҗрибәсе предприятие җитәкчелеге куйган барлык бурычларны хәл итәргә ярдәм итә. Аның хакында «Ижводоканал» директоры Дмитрий Муханов: «Безнең коллективта Рәшит Саттаров кебекләр күбрәк булсын иде. Ул үзенә тапшырылган эшенә җаваплы каравы белән аерылып тора. Әгәр ул берәр объектка тотына икән, ул барысын да вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарачак. Аның холкы шундый», – ди.
Рәшит Рәмзи улы эшендә яхшы белгеч булуы өстенә гаиләсендә дә булган хуҗа. Хатыны белән бергәләп ике бала тәрбияләгәннәр. Кызы әтисе юлыннан киткән — төзелеш белгеч­леге алган, ә улы киресенчә әнисе үрнәгендә медицинаны сайлаган. Тик шулай булса да, кызлары медицина өлкәсендә администратор булып эшли, улы да техника белән бик дус, ремонт эшләрендә дә кулы алтын. Саттаровлар дөнья буйлап сәяхәт итәргә, табигатьтә ял итәргә, байдаркаларда йөрергә, ял көннәрендә оныклар белән шөгыльләнергә яраталар. «Минем эштән дә, гаиләдән дә бәхетем булды. Гомумән, төзүчеләр барысы да бәхетле дип уйлыйм. Төзү – яшәү дигән сүз бит ул», – ди әңгәмәдәшем.
Рәшит абый: «Миңа татарча сөйләшүе авыррак», – дисә дә, минем белән татарча тырышып сөйләште. Шуңа да мин: «Өйдә нинди телдә аралашасыз?» – дип сорамый кала алмадым: «Хатыным татарча яхшы белә, тик аның белән русча сөйләшәбез. Өйдә гел русча. Әти-әни, әби, хатынымның әнисе исән чакта алар белән гел татарча сөйләшә идем. Әти-әниләр исән чакта «Яңарыш» газетасын да яздыралар, укып баралар иде. Ана телебездә гел сөйләшкәндә, онытылмый бит ул. Кызыбыз да туган телебезне белә, улыбыз исә татарча сөйләшми. Телләрне өйрәнү балачактан бирелсә, ул чакта онытылмый диясем килә», – ди Рәшит абый.

Гөлнара Вәлиева.