Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Марат Хәмидуллин: «Балаларның шат елмаюлары мәңге күңелдә сакланачак»
19.05.2022

Марат Хәмидуллин: «Балаларның шат елмаюлары мәңге күңелдә сакланачак»

«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм «Хәрби туган­лыкның волонтерлык ротасы» волонтерлары Донбасс тер­риториясендә, Мариуполь янындагы вакытлыча урнаштыру пунктларында качакларга булышуны дәвам итәләр. Апрель аенда Удмуртиядән биш волонтер әлеге нокталарда булып кайттылар. Алар арасында милләттәшебез, милли һәм иҗтимагый эшләр активисты Марат Хәмидуллин да бар иде. Аның белән очрашып, җаваплы да, шул ук вакытта куркыныч та булган сәяхәте турында сөйләштек..

– Марат, әлеге адымга сине нәрсә этәрде?

– Беренче тапкыр волон­тер­­ларның качакларга ярдәм итүләре турындагы мәгълү­матны социаль челтәрләрдә күрдем. Мәскәүдәге бер танышым «Вконтакте» чел­тә­рендә Донбасска ике машина кирәк-ярак җибәрүе турында пост урнаштырган иде. Шул вакытта мин үземнең дә булыша алуымны аңладым. Аңа алга таба ярдәм итәргә теләгем барлыгын яздым. Ул: «Кирәк булса, әйтермен», – диде. Аның чакыруын көткәндә, Интернет аша «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм «Хәрби туган­лык­ның волонтерлык ротасы» ди­гән оешмаларның Донбасс һәм Мариу­поль территориясендә урнаш­кан пунктларда ярдәм итү өчен волонтерлар җыюы турында хәбәр укыдым. Ике дә уйлап тормыйча, кирәкле анкеталарны тутырып, волонтерлар рәтенә кердем.
Башта поезд белән Мәскәүгә кадәр бардык. Аннан соң автобус белән чикне үттек. Барлыгы 40ка якын кеше идек. Безне төркемнәргә бүлеп, ноктага җибәрделәр. Мин Донецк өлкәсендәге Безыменное дигән поселокка билгеләндем. «Арагызда табиблар, компьютерны яхшы белүчеләр бармы, гомумән, кем нәрсә белә?» – дип сорадылар. Без палаткалы лагерьда тордык. Бер палаткада йокладык, икенчесе – склад, өченчесе юыну өчен көйләнгән иде. Палаткаларны мичкә ягып җылыттык. Шуңа күрә утын яра белү дә мөһим иде. Мин компьютерны яхшы белгәч, качакларны теркәп барырга билгеләндем.

– Эшең нәрсәдән гыйбарәт булды?
– Качакларга без сораулар биреп, алар турындагы мәгълүматны махсус базада теркәп бардык. Икен­че көнне аларны күршедәге по­селокка алып барып, анда мах­сус теркәлү узалар. Шуннан соң теләгән кешене Россиягә җи­бә­рәләр, теләгәннәр үз туган якларында калалар. Минем аркылы көн саен 150 кеше узды. Барысы белән дә аралаша идем. Аларның һәрберсенең дә язмышларын үзем аша үткәрдем. Бу рухи һәм психологик яктан бик авыр булды. Ләкин авыр булса да, түздем.

– Анда яшәүчеләр сезне ничек каршы алдылар?

– Алар бик яхшы каршы алдылар. Без монда беренче волонтерлар түгел идек бит инде. Теркәү пункты мәктәптә урнашкач, аеруча укытучылар күңелемә нык кереп калды. Алар төшенкелеккә бирелмәскә тырышалар. Безнең белән Удмуртиядән тарих фәне укытучысы бар иде. Аны үзләрендә калырга, балаларны укытырга үгетләп карадылар. 1 май бәйрәмнәрен мин әле шунда каршы алдым. Мәктәпкә килгәч, укытучылар: «Бүген ял бит. Бар ял ит, үзебез эшләрбез», – дип, мине кире бордылар.
Лена исемле бер апа кечкенә гостиница тотканлыгы турында сөйләде. Азов диңгезе янында урнашкан әлеге поселокта элек туристлар ял итәргә яраткан. Хәзер ул йортындагы бүлмәләрне качак­ларга вакытлыча тору урыны итеп бирә. Безгә көн саен юынып чыгарга рөхсәт итте. Тәмле пәрәмәчләр белән сыйлады. Кайтып киткәндә, юлыбызга да бик күп камыр ризык­лары җибәрде ул. Гомумән, алар анда барысы да бик гади, эчкерсез, ачык күңеллеләр. 8 ел дәвамында ут астында яшәсәләр дә, аларның күңелләре катмаган. Анда булган 10 көндә мин көннән-көн үземнең катырак холыклы була баруымны тойдым. Ә алар юк, бик зур йөрәкле кешеләр. Изгелек, миһербанлылык кебек сыйфатлар нык сакланган.

– Үзең белән барган команда турында да сөйлә әле.

– Арабызда гади студентлар да, укытучылар да, элеккеге полиция хезмәткәрләре, депутат, Мәскәүдән килгән тренер да бар иде. Төрле булсак та, без барыбыз да бер дәрәҗәдә сөйләштек. Өлкәнрәк ир-атлар безнең нәрсә ашавыбыз белән кызыксынып тордылар. Мәсәлән, миңа кадәр булган волонтерлар командасы карабодай белән тушенка ашап туйдык дисәләр, мин алай димәс идем. Монда беренче тапкыр фольгага төреп, җиргә күмеп пешерелгән үрдәк ашап карадым. Искиткеч тәмле булды! Арабызда төрле яшьтәге төрле милләт кешеләре булса да, барыбызны да уртак максат – башкаларга ярдәм итү теләге бәйли иде.

– Нинди эшләр башкарылды?

– Яхшы һәм файдалы эшләребез күп булды. Мәсәлән, элек теркәлү үтеп, автобусларга утыртып җибәрү өчен 2 сәгать вакыт кирәк булса, без бу вакытны 30 минутка кадәр кыскарттык. Моның өчен системаны үзгәртергә туры килде. Элек теркәлү бер чират буенча барган. Без исә инвалидларны, 14 яшьтән кечерәк балалары булган гаиләләрне аерым чиратка бастыра башладык. Бу аеруча картлар, авырулар, яшь балалы гаиләләр өчен уңайлы һәм тиз иде. Көн саен 150, бик сирәк кенә 200 кешелек автобуслар килде. Берсендә шушы 200 кешелек автобус килеп, мин бер көн эчендә теркәлү узган бөтен качакларны утыртып җибәрә алдым. Шатлыктан күзләремә яшьләр килде. Мондый хисләрне күптәннән тойган юк иде. Шулай ук без балалар өчен ял һәм уйнау бүлмәләре оеш­тырдык. Алар рәсем ясап, буяп, уйнап утырганда, үзләре дә тыныч, әниләре дә ял итә. Һәр балага сок, шоколад тараттык. Сабыйларның шатланып елмаюларын күреп, үзе­без дә сөенечтән еладык. Монда, гомумән, башка хис-тойгылар. Теркәлү узганда, күп кенә хатын-кызлар елый иде. Алар эчләрен бушатсыннар өчен махсус психологик ярдәм бүлмәсе дә оештырдык. Алга таба барысы да яхшы булуын аңлатырга, тынычландырырга тырыштык. Беренче ярдәм күрсәтү өчен медицина пункты да оештырдык. Бурятиядән килгән егетләр медицина хезмәткәрләре иде. Алар минем янга килеп: «Өлкәннәрнең барысын да безнең янга җибәр, кан басымнарын үлчәргә кирәк», — диделәр. Җыр, бию, шигырьләр, төрле конкурслар белән чын бәйрәм үткәрдек. Кешеләрнең кәефләре күтәрелүен күрү үзе бәхет иде! Мәскәүдән килгән тренер балалар өчен футбол буенча дәресләр оеш­тырды. Ир-атлар белән футбол ярышлары да уздырдык. Ул ярышлар дөнья чемпионатыннан да катырак узды. Һәр команданың үз җанатарлары булды, кул чабып, кычкырып куәтләп тордылар. Барысына да бәйрәм, күңелле хис-тойгылар бүләк итәсе килде. Максатыбызга ирештек дип уйлыйм.

– Иң истә калган вакыйга бармы?

– Никита исемле кечкенә малай белән таныштым. Ул үзенең эте белән йөри иде. Дүрт аяклы дустының колагы җәрәхәтләнгән һәм аягы сынган. Аңа карамас­тан, Никита этне ташларга уйламый да. «Мин йорт хайваннарын бик яратам. Тик әти-әнием асрарга кушмый иделәр. Менә бу этне, аның кушаматы — Флора, калдырырга рөхсәт бирделәр. Зур үскәч, йортсыз хайваннар өчен приют төзергә хыялланам. Этләрне, песиләрне дәвалап, аларны бары тик яхшы кешеләр кулына гына бирәчәкмен», — диде ул. Никита 2014 елда туган. Сугышны, шарт­лау-атышны күреп үскән бала. Аңа карамастан, әти-әнисе аның күңеленә миһербанлылык орлыклары чәчә алган. Никитаның куркусыз, батыр чын ир-ат булып үсәчәгенә шигем юк.

– Әлеге адымың өчен үкен­ми­сеңме?

– Күпләр шушы сорауны бирә. Юк, үкенмим. Әйе, анда бару башта куркыныч иде. Төнлә еракта булган атыш, шартлау тавышларына да уянырга туры килде. Тик мөмкинлегем була торып, барып ярдәм итмәсәм, монысы минем өчен тагы да куркынычрак булыр иде. Мин күңелем кушканча эшләдем. Без үзебезнең команда белән бик зур эш башкардык. Хәзер аны башкалар дә­вам итә. Анда һәркем дә матур, тыныч тормыш җитәчәгенә ышанып, шуны өмет итеп яши. Ә илебез буенча аларга ярдәм итәрдәй волонтерларның күп булуына ничек сөенмисең?! Без бердәм, тату, дус. Моның шулай булуына чын күңелдән горурланам.

Эльвира Хуҗина.