Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әни сүзе бер генә
25.11.2022

Әни сүзе бер генә

Әнием Роза Насретдин кызы Гатауллина 5 балалы гаиләдә туа. Әтисе Насретдин Зәйнетдинов янгын сүндерүче, әнисе Бәдәр колхоз кырларында эшләгән. 1943 елның җәендә, әби күзен җәрәхәтли һәм барлык йорт эшләре дә 13 яшьлек әниемнең җилкәсенә төшә. Аңа мәктәпне калдырырга туры килә, чөнки сыер саварга, зур гаиләгә ризык әзерләргә кирәк була. Әнисе озак вакыт Казан шәһәрендә хастаханәдә дәвалана, әмма ул бер күзле булып кала. 2 бертуганы авырып үлә. Әниемнең өй ишекләре һәрвакыт ачык булган, хәтта адашкан кешеләр дә аларда кунып чыкканнар. Әни сугыш вакытында балалар йортыннан 2 ятим баланы карарга да алган.
1952 елда ул Тын океан флотында Япония белән сугышта катнашкан әтием Рәмзи Гатауллинга (командир булып хезмәт итә) кияүгә чыга. 1952 елда алар Ижау шәһәренә кайтып төпләнәләр. Әни гомере буе тимер юл хастаханәсендә санитар булып эшләде. Эштә аны бик хөрмәтләделәр. Ул тыл ветераны, Россия Федерациясе Хезмәт ветераны, медальләр белән бүләкләнде. 4 баласына да дөрес тәрбия бирде, укытты.
Минем югары белем алуымда әниемнең роле зур булды. Мин 18 яшемдә кияүгә чыктым. Пермь дәүләт университетына укырга кердем. Менә чираттагы сессия җитте. Читтән торып укыганда, сессия 40 көн дәвам итә. Ә минем иремне ялгызын гына калдырып, имтиханга китәсем килми. Ирем дә: «Сиңа нигә югары белем кирәк. Хатын-кызның төп вазифасы – гаиләдә тәртип саклау, балалар үстерү. Монда гына хисапчылар курсларын тәмамларсың», – диде. Әнием янына бардым да, имтиханнар тапшырырга бармаячагымны, иремне ялгызын калдырып китәргә теләмәвемне әйттем. Укуымны ташларга җыенуымны белгәч, ул мине өемә алып кайтты да, чемоданны җыйды һәм миңа: «Ничек син адвокат булу хыялыңны ташлый аласың. Күпләр керергә хыялланган уку йорты бит ул! Кергәндә, нинди конкурслар уздың, син боларның барысын да җиңел генә ташларга булдыңмы?» – диде.
Иртә белән ул мине, кулымнан җитәкләп, вок­залга алып төшеп китте. «Кызым, мин синең белән бик горурланам, өйгә имтихан тапшырмыйча кайт­ма. Әгәр ирең яратса, ул сиңа яраткан һөнәреңне алырга мөмкинлек бирергә тиеш», – дип, поездга утыртты. Поезд кузгалып киткәнче, өйгә кайтып китмәде. Әниемнең дөрес карары белән мин юрист дипломын алдым. Мин әниемнең көчле холкы алдында баш иям. Ул мине максатыма ирешергә өйрәтте.

Лилия Фазлыева, Ижау шәһәре.