Каен тузыннан – букча, боламыктан – дәфтәр, корымнан – кара…
Юкамен районына барганым булса да, Мәрьям Арасланова укыткан Починки мәктәбендә булган юк иде. Быел аның Татарстанда узачак «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсына әзерләнгәнен белгәч, әлеге мәктәпкә юл тоттык. Мәрьям биредә 11 ел белем алган, хәзер үзе шунда 19 ел укыта. Үзе әйтүенчә, “Укучыларым һәм ата-аналарымның һәркайсы «Бу – минем мәктәп», – дип горурланып әйтерлек булсын, дип эшләргә тырыша.
Починкида кунакта
Починки мәктәбендә татар теле 1996 елдан укытыла башлый. 1960 нчы елларда барлык фәннәр дә татарча укытылган. Безгә хәтта Татарстаннан укытучылар да килеп укыткан. Биредә бүгенге көндә 33 укучы белем ала. Мәктәп Уставы буенча һәр укучы, нинди милләттән булуына карамастан, ике телне дә өйрәнергә тиеш. 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар татар телен өйрәнәләр. Программалар алышынгач, күп кенә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре саны бер сәгатькә генә калды. Ә бездә 3 сәгать сакланып калды. 2 сәгать – татар теле, 1 сәгать – татар әдәбияты. Моның өчен без директорыбызга рәхмәтле. Хәзерге вакытта татар теле дәресе — безнең визит карточкасы. Районыбызның Починки, Палагай һәм Засеково мәктәпләре белән бергәләп эшлибез. Республикабыз һәм Татарстан мәктәпләрендә дә булырга тырышабыз. Шулай ук укучылар Республикакүләм, Халыкара олимпиадаларда да катнашалар. “Балаларның беренче урыннар яулаган чаклары да булды”, – диде ул.
Мәрьям дәреслек буенча гына түгел, балаларны кызыксындыру, тарту өчен төрле алымнар кулланып белем бирә. “Татар теле һәм әдәбият дәресендә балаларның иҗади сәләтен үстерү” дигән проект өстендә эшлим. Укучылар яратып шөгыльләнәләр. Дәресләрдә милли уеннар да уйныйбыз, шигырьләр сөйлибез, җырлар, башкарабыз. Татар теле дәресенә төбәк компонентын кертәм. Җирлегебездәге төрле милләт кешеләре дус-тату яши, тарихыбыз да бер-беребезнеке белән бәйләнгән. 1994 елда без Казанга “Уйнагыз, гармуннар” конкурсына бардык. Шунда безнең үз диалектыбызда оялып кына сөйләшүебезне күреп, оештыручылар: “Курыкмыйча үз диалектыгызда сөйләшегез. Сезнең максатыгыз – үз сөйләм телегезне саклап калу”, – диделәр. Шуңа күрә балаларга дәресләрдә әдәби телдә аңлатам, ә дәрестән тыш чараларда үз диалектыбызда аралашабыз”, – диде Мәрьям.
Мәктәптә ул үткәргән татар теле дәресендә булырга туры килде. 45 минутлык дәреснең үткәне сизелмәде дә. Кызыклы итеп уздыра, баланы кызыксындыра белә, теманы аңлату өчен ни генә эшләми? Техник чараларны да оста куллана, башваткычлар чиштерә, яңа теманы аңлатып, уен формасында сораулар биреп, тикшереп тә карый. Укучылар аны йотлыгып тыңлыйлар, рәхәтләнеп катнашалар. “Беренче сыйныфка укырга кергәндә балаларның кайберсе рус телен белми. Биология һәм географиядән дә кайбер темаларны аңлаткан чакта татарча да аңлатырга туры килә, ул чагында яхшырак аңлыйлар. Имтиханнарны да географиядән сайлыйлар. Ел саен “4-5”легә тапшыралар. Практик дәресләрне яраталар. Минем күпчелек дәресләрем ачык һавада уза. Әйтик, ел фасыллары темасына инша язасы икән, урамга чыгып, күзәтеп керәбез. Чөнки балалар хәзер күпчелек телефонда утырганга, табигатьнең үзгәрешләрен күрмичә дә калалар. “Тайга” темасын узабыз икән, Юкамен тайга зонасына керә, дип, аны да үз күзләребез белән күреп кайтабыз”, – ди ул. Ачык дәреснең темасы “Кошлар – безнең дусларыбыз” иде. Балаларның кошлар тавышларын тыңлап, кайсы кош тавышы икәнлеген дә ачыклавын кызыксынып карап утырдым.
Интерактив музей
Мәктәптә татар милли музее урын алган. Бу күз белән генә карап йөри торган музей түгел, ә интерактив музей. Андагы экспонатлар тузан җыеп ятмый, аларның һәркайсын тотып карап, җиһазлар белән эшләп карап була. Мәрьям аларны дәресләрдә куллана. Ачык дәрестә казларның, тавыкларның бала чыгарганда нинди ояда утырганын күрсәтте ул. Казлар каен тузыннан үрелгән ояда йомыркага утырып, бәбкә чыгарганнар. Музейда хәзерге заман техникасын алыштыручы да бар. Әйтик, микродулкынлы мич урынына элек кечкенә чуен төбенә су салып, анда чыра тезеп, аның өстенә ризык салынган савыт куеп җылытканнар. Музейда иң яңа экспонат — таяк чаңгылары. Моны алар үзләре ясаганнар. Тал чыбыклардан үреп ясаганнар чаңгыларны. “Бабайлар бу якларга килгәндә, кара урман була. Карда батмас өчен мондый чаңгыларга басып йөргәннәр. Сугыш елларында да партизаннар мондый чаңгы кулланганнар, чөнки чаңгы белән баргач, эз кала. Мондый таяк, чаңгылар эз калдырмый”, — ди Мәрьям. Моның тарихын да өйрәнгәннәр. Кешеләрнең сөйләве буенча ясап, шулай экспонатлар туплыйлар. Бисермән, татар костюмнары да бар биредә. Аларны да чагыштырып өйрәнәләр. Чабаталарның да удмуртныкы да, татарныкы да бар. Аермасы нидә дисезме? Татарныкының уң-сулы юк. Удмуртныкында уңы, сулы бар. Палас суга торган җиһазлар, чемоданнар, каен тузыннан басуга эшкә барганда бала салып йөртү өчен кулланмалар, бишекләр һ.б.
Синең белән горурланабыз!
Починки мәктәбендә өлкән сыйныфларда ана телен укытучы Сәхия Рәхмәтулла кызы Есенеева хезмәттәше хакында үзенең фикерен җиткерде: “Мәрьям Яхъя кызы яшьтән үк мәктәптә. Ул бик уңган, бик җитез һәм кеше белән аралашучан. Аның дәрте дә бар, дәрманы да җитә. Ул җәмгыять эшләренә дә катнаша, укытуда яңа ысулларны да куллана. Шулай ук әле безне дә берәр нинди яңалыкка, берәр эштә катнашуга өнди. Аның дәресләрен балалар бик яраталар. Аны укучылар хөрмәт иткәч, дәресләренә әзерләнеп киләләр, нәтиҗәләре дә яхшы. Сайлап алу имтиханнарында аның фәннәрен сайлыйлар”.
Юкаменга беренче тапкыр баргач, Мәрьямнең һәр яктан да уңган, булган, бал кортыдай эшчән, җитез булуына сокланып кайткан идем. Бу килүемдә мин аның чын укытучы икәнлегенә инандым. Үзе сайлаган һөнәргә, хезмәтенә тугры калган зур хәрефтән яза торган Укытучы дияр идем. Ул олыларны – олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкәннәргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын педагог һәм җитәкче. Аның «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсында уңышлары мактауга, игътибарга лаек. Ул дәресләренә бар күңел байлыгын сала. Һәрчак оптимист, тормышны яратуына, табигатьнең һәр мизгеленә, аннан көч алып яши белүенә сокланып, Мәрьям кебек укытучылар күбрәк булсын иде, дигән теләктә кайттым сәяхәттән.
Милли традицияләрне саклаучы
23-25 март көннәрендә Казан шәһәрендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы узды. Әлеге бәйгедә Удмуртиядән Юкамен районы Починки мәктәбенең башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрьям Арасланова катнашты. Ул “Милли традицияләрне саклап калу” номинациясендә җиңү яулады.
Конкурста 11 төбәктән – Удмуртия, Омск, Оренбург, Төмән, Башкортстан, Самара, Түбән Новгород, Пенза, Киров, Мордовия, Чувашиядән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты. Мәрьям Яхъя кызы белән телефон аша элемтәгә чыгып, аны җиңүе белән котлап, уй-фикерләрен белештем. “Әле һаман да конкурс белән хисләнеп йөрим, искиткеч тәэсирләр белән кайттым. Анда тапкан яңа танышларым белән аралашулар җитми, сагындыра. 3 көн эчендә шундый якынаеп, дуслашып өлгердек. Конкурс программасы бик тыгыз иде. Без дәрес, сыйныф сәгате, мастер-класс, презентация күрсәттек. Тәүлекнең ничек узганын да сизмәдек: иртәдән кичкә кадәр файдалы чаралар узды. Кичләрен исә төрле төбәктән килгән хезмәттәшләребез белән очрашып, җыелышып, тәҗрибә уртаклаша идек. Шулай ук Г. Камал һәм К. Тинчурин театрларында татар спектакльләрен карап, күңелле һәм файдалы ял итеп, уңай хис-кичерешләр алдык. “Алтын йомгак” журналларын җыеп алып барган идем. Бик кызыксынып карадылар. Шулай ук “Яңарыш” газетасының Починки мәктәбенең язмалары чыккан санын, “Алтын йомгак” сәхифәсен дә күрсәттем. Коллегаларга да, жюрига да бик ошады. Башка өлкәләрдә мондый эш эшләнми. Мәктәпнең гаилә, мәдәният йорты, мәчет, “Яңарыш” газетасы, милли оешмалар, “Татар йорты” музее белән тыгыз эшләвебез хакында таныштырып киттем. Дәресләрдә ”Алтын йомгак”та чыккан текстларны кулланабыз. Бу безнең өчен зур әсбап булып тора. Төрле темалар үткәндә кулланырга мөмкин, чөнки бу текстларда Удмуртия шәһәр, авыл, елга атамалары кергән. Ә Татарстанда чыгарылган әсбапларда – бары тик Татарстанга кагылышлы атамалар гына. Укытучылар белән аралашкан чакта, аларны тыңлагач, “Без әле яхшы яшибез, эшлибез икән”, – дип уйлап куйдым. Чөнки кайбер төбәкләрдә китап проблемасы һаман да бар. Кайберәүләр әллә кайчангы иске китаплар белән эшлиләр икән. Безгә яңа китаплар килеп тора. Моның өчен без Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясенә бик зур рәхмәтлебез. Кайбер өлкәләрдә милли тел укыткан өчен өстәмә түләү юк икән, ә безгә, Аллаһка шөкер, бу түләүләр бар.
Конкурсның бер эше – ана теле дәресе күрсәтү. Мин исә татар теленнән “Җөмләнең тиңдәш кисәкләре” темасы буенча әзерләнеп барган идем. Гимназиядә 12 балага дәрес үткәрдем. Мин башлангыч сыйныф укытучысы буларак, күпчелек дәресләрне уен формасында уздырам. Үзем уйлап тапкан уеннарым белән таныштырдым. Аларны да өйрәттем. Имтиханнар биргән чакта бик файдасын күрәм. Кагыйдәләрне ятлау гына түгел, аларны куллана белү бик мөһим, бигрәк тә имтиханнар, контроль диктантлар язган чакта. “Һәр җәүһәрдә халкым тарихы” дигән темага интерактив сыйныф сәгатендә балаларны тарихка алып кайтып килдем. Хәзерге заман укучысын элекке замандагы укучылар букчасы, аларның мәктәпкә кигән киемнәре белән таныштырдым. Алар нинди булганнар?
Метод-остаханәдә исә үзем белән таныштырып, әзерләгән презентациямне күрсәттем. Тулаем әйткәндә, ни генә эшләргә туры килмәде: татарча да, удмуртча да җырлап күрсәттем. Конкурста катнашуым беренчесе генә булмаса да, мондый бәйгеләрдә катнашу, бер яктан авыр, катлаулы, икенче яктан тәҗрибә уртаклашу өчен бик яхшы. Күпне өйрәнәсең, үз эшеңә яңача караш белән, мәктәбеңә кайтып, ниндидер яңалыклар кертеп эшли башлыйсың.
Әлеге конкурсны оештыручыларга бик зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Гөлия Фәргать кызы Мусина юлга чыккач та, минем хәлемне белем, кайчан-ничек килеп җитүемне белешеп торды. Шулай аналарча кайгыртып торуы өчен зур рәхмәт.
Гөлнара Вәлиева.