Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Лилия Шалаева: “Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!”
2.11.2021

Лилия Шалаева: “Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!”

Соңгы ике ел эчендә безнең сөйләмебездә маска, маскалы режим, социаль дистанция, үзизоляция, ковид-19, читтән торып эшләү атамалары килеп керде. Алар барсы да халык арасында коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле. Вирус Кытайда 2019 елның декабрь азагында килеп чыкты. Кытай эпидемиологлары фикеренчә, чир чыганагы — Ухань шәһәрендәге диңгез продуктлары базары булуы ихтимал. Яңа вирусны ярканат яки еланнар коронавирусы китереп чыгарган, дигән фаразлар бар.
Коронавирус сәбәпле, пандемия игълан ителгәннән бирле, Аллага шөкер, медицина хезмәткәрләренең дәрәҗәсе үсеп китте. Алар безнең көннең геройларына әйләнделәр. Инфекция белән көрәш фронтында иң алгы линиядә бит алар. Нинди катлаулы шартларда эшләүләрен күреп-белеп торабыз. Күпчелек табиблар “Кызыл зона”да эшләүне үзләренең намус эше дип саный, үзләрен куркыныч астына куялар. Коронавирус пандемиясе шартларында бу һөнәр ияләренең ни дәрәҗәдә кирәкле, мөһим икәнлеген тагын бар кат аңладык. “Кызыл зона”да эшләүче табиблар белән пандемия башланган вакытларда элемтәгә дә чыгып булмады. Эшләре тыгыз, туганнары белән сөйләшергә дә вакытлары юк иде.
Газета укучыларыбызга Ижау шәһәренең 6 нчы санлы хастаханәсенең “Кызыл зона”сында коронавирус йоктырган авырулар белән турыдан-туры елга якын эшләүче Лилия Сәет кызы Шалаева белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

— Лилия ханым, коронавирус нинди авыру ул?

— «Коронавируслар гаиләсенә 40лап РНКлы вирус кергән. Алар барысы да ОРВИ төркеменә керә. Коронавирусның яңа төре кешеләргә дә, хайваннарга да зыян салырга мөмкин. Инфекция чыганагы еланнарның кайбер төрләре, ярканатлар, дөяләр дип санала. Вирус таҗ (корона) рәвешендә, шуңа «коронавирус» дип атала. Коронавирус грипп белән охшаш, тик коронавируста чир тизрәк үсеш ала”, — дип аңлата белгечләр. Коронавирус, грипп һәм үтә көчле респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) кебек үк һава-тамчы юлы белән йога. Юылмаган кул белән күзләрне уганда да, вирус кеше организмына үтеп керергә сәләтле. Грипп, ОРВИ кебек үк йөткергәндә, сөйләшкәндә, төчкергәндә йога. Коронавируска томау төшү, коры ютәл, бизгәк, температура кисәк күтәрелү, сулыш алу кыенлашу, күкрәк өлеше авырту, гомуми хәлсезлек хас.

— Табиблар әлеге авыру башланганда көрәшкә әзер идеме?
— Ковид башланган вакытта табиблар әлеге авыру белән көрәшергә әзер түгел иде. Ләкин тиз арада Россия Федерациясенең әлеге авыруны дәвалау буенча тәкъдимнәре, белешмәләре эшләнде һәм алар табиблар тарафыннан уңышлы кулланыла башланды. Бу буш сүзләр түгел. Кайбер очракларда бик авыр хәлдә булган авырулар хастаханәгә эләгә. Аларның үпкә ялкынсынуы зур була, сулыш ала алмыйлар. Ләкин без аларның гомере өчен көрәшәбез һәм алар исән кала. Бүгенге көндә безнең иң авыр хәлдә булган авыруларны да дәваларлык тәҗрибәбез бар. Үпкә ялкынсынуы 90% булганда да без – табиблар, шәфкать туташлары, лаборатория, функциональ диагностика хезмәткәр-ләре – авыруларның гомере өчен көрәшәбез.

— Бүгенге көндә халыкның вакцинациягә карашы нинди?
— Хәзерге вакытта халык вакцинага каршы түгел. Зурларның 40% на бүгенге көндә вакцина ясалган. Пандемияне туктатыр өчен зурларның 75%на вакцина куярга кирәк. Бу инде бөтен дөнья буенча расланган. Күпләр: “Прививка куйдырмагыз, барыбер авырыйсыз”, — дигән фикердә. Прививка куйдырган кешеләр авырган очракта да аны җиңел кичерәләр. Безнең статистика буенча хастаханәгә эләккәннәрнең 1% гына вакцинация ясаткан. Бүгенге көндә Удмуртиядә ковид белән авыручылар саны 60 меңнән артып китте. Көн саен саннар үсә, көнгә якынча 380 кеше авырый, шулай ук вафат булучылар күбәя. Вакцинация ясату мөһим! Бронежилет кигән кешегә пуля эләксә дә, бронежилет аны саклап кала бит! Вакцинаны шул бронежилет белән чагыштырыр идем мин.

— Күпләр авыруны аяк өстендә уздыра, хастаханәгә бармый, мондый очракта кеше өзлегергә мөмкинме?
— Коронавирус инфекциясе йоктырганда, үзең генә дәваланырга ярамый. Инфекция пневмониягә әйләнергә һәм башка хроник авыруларны кузгалтырга мөмкин. Табиб кына авыруның нинди хәлдә икәнлегенә бәя бирә ала. Әйе, күпләр: “Табибларга эләгә алмыйбыз, поликлиникаларда чират, табибны өйгә чакырткан очракта да озак көтәргә кирәк”, — дип зарлана. Мондый очракта сезгә түбәндәге киңәшләрне бирәм: саклану чараларын күрегез, ял итү, 7-8 сәгать йокы, күп итеп су эчү (лимонлы чәй, гөлҗимештән һәм башка җиләкләрдән морслар, компотлар), С,D, Е витаминнарын куллану, температура күтәрелгән икән, аны төшерү өчен дарулар эчү. Алга таба үзгәреш булмаса, температура нык күтәрелсә, сулыш алу кыенлашса, табиб чакыртырга. Үз белдеклегең белән дәваланырга ярамый. Иң беренче табиб белән киңәшләшү зарур, сезгә хастаханәдә дәвалануны тәкъдим итәләр икән, кире какмагыз. Хастаханәгә кергәч тә, 3-4 көн эчендә авыручыларның хәле начарланган очраклар бик күп. Хастаханәләрдә авыруны дәвалау өчен барлык препаратлар да бар, алар бар да бушлай.

— Бүгенге көндә авыруның дүртенче дулкыны диләр, хәзер авыручыларның симптомнары башка дулкыннардагыдан нәрсә белән аерыла? Соңгы вакытта әлеге авырудан вафат булучылар арта. Бу нәрсә белән бәйле?
— Башка дулкыннар белән чагыштырганда, ковид “яшәрде”, агрессив рәвештә бара. Җиңел форма белән авырган кешенең авыруы тиз арада кискенләшә, авыр хәлгә әйләнә. Хроник авырулары (шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары авыруы, гипертоник авырулар, инсульт, онкологик авырулар) булганнар ковидны авыр кичерә.

— “Кызыл зона”да хезмәт куйган табибларга нинди ташламалар бар?
– Безнең өчен иң зур бүләк – авыруларның терелүе. Авыруга чир белән көрәшү өчен айлар кирәк.Табиблар аның өчен бөтен көчләрен бирәләр. Авыру кичергән табибларга профсоюз тарафыннан реабилитация үтү өчен шифаханәләргә ташламалы путевкалар бирелә.

— Авырулар белән һәрвакыт бәйләнештә булгач, табибларга йогу очраклары күп. Үзегез авырдыгызмы?
–Иммунитет формалашуының ике төрле очрагы бар. Авыргач, авыруга каршы тору өчен антителалар барлыкка килә һәм вакцинациядән соң барлыкка килгән антителалар. Безнең үзәктә вакцина ясаткан табибларның саны 100%ка якынлаша. Шулай ук без санитар-эпидемиологик саклану чараларын да күрәбез. Маскалар, перчаткалар, комбинезоннар, саклагыч экраннар, дөрес тормыш рәвеше алып бару – табибларны авыру йоктырудан саклый. Ковид үзәгендә эшли башлаганчы ук мин һәм якыннарым әлеге авыру белән авырдык. Дәвалану вакытында мин алда сөйләнгән алымнарны кулландым.

— Табиб буларак, авырудан саклану өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
— Кулны кат-кат сабынлап юарга өйрәнүне гадәткә кертегез.Телефоннарны, ишек тоткычларын, көнкүрештә куллана торган әйберләрне антисептик белән эшкәртергә кирәк. Авыру булган йортта аның аерым бүлмәдә дәвалануы мөһим. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез, үзизоляция режимын саклагыз, халык күп җыелган массакүләм чараларда йөрмәскә тырышыгыз. Бинадагы бүлмәләрне еш җилләтү мөһим. Күп итеп су эчегез. Ял, йокы вакыты 7-8 сәгать булсын. Табиб буларак, без аңлыйбыз: якын арада гына без әлеге авырудан котыла алмыйбыз. Ләкин без үз — үзебезгә булыша алабыз. Саклану чараларын күрсәк һәм вакцина ясатсак, авыруны җиңәрбез. Ә авыргач, вакытында табибка мөрәҗәгать иткәндә тизрәк тереләчәксез. Барыгызга да сәламәтлек телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны
саклагыз!

— Лилия ханым, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Авыр хезмәтегездә җиңеллек, сәламәтлек телибез!