Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Галина Кулакова: «…гомер буе сыер сауган булыр идем»
5.05.2022

Галина Кулакова: «…гомер буе сыер сауган булыр идем»

29 апрель көнне Ижауга Олимпия чемпионнары җыелды. Нинди уңайдан дисезме?

СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, 4 тапкыр Олимпия чемпионы, 9 тапкыр дөнья чемпионы, 39 тапкыр СССР чемпионы, 17 тапкыр СССР кубогы чемпионы, бик күп халык­ара ярышларның җиңүчесе, Удмуртиянең, Ижау шәһәренең мактаулы граж­данины Галина Кулаковага 80 яшь тулды. Шушы уңайдан шәһәребезнең «Динамо» стадионында «Олимпия көне» дип исемләнгән спорт чарасы узды.

Иң мөһиме: ахырга кадәр бару

Бөек чаңгычының тантанага чыгуы да искиткеч булды – бәйрәмгә Галина Кулакова «Победа» автомобилендә килде. Әле һаман машина йөртсә дә (йөртү стажы 43 ел), бәйрәм көнне ул рульдә үзе түгел иде. Легендар чаңгычыны хөрмәт итүчеләр, спорт сөючеләр, Олимпия җиңүчеләре һәм Удмуртиянең иң яхшы яшь чаңгычылары, спорт мастерына кандидатлар, күп тапкырлар чемпион булган спортчылар һәм респуб­лика җыелма командасы әгъзалары аны алкышларга күмделәр.
Данлыклы чаңгычыны 80 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграмма җибәргән. «Сез –чын легенда, илебез чаңгы мәктәбенең горурлыгы. Сезнең биографиягездә күп кенә якты казанышлар, Олимпия триумфлары, дәрәҗәле халыкара ярышларда җиңүләрегез бихисап. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр генә телим”, – диелгән телеграммада. Президент билгеләп үткәнчә, Галина Кулакованың уңышлары хәзерге буын спортчылары өчен үрнәк булып тора. Яшьләрне физик культура белән актив шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга илһамландыра.
Дүрт тапкыр Олимпия чемпионын юбилее белән Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов котлады. «Республикабыз, илебез, хәтта дөнья символына әйләнеп баручы кешеләр дә бар. Галина Алексеевна, һичшиксез, бөтен дөнья спорты һәм Удмуртия халкы өчен зур горурлык булып тора. Бу көнне яшь буын өчен дә бәйрәмгә әверелдерү бик мөһим иде. Ул спортчылар өчен генә түгел, Респуб­лика Башлыгы буларак, минем өчен дә үрнәк булып тора. Аның девизы: «Иң мөһиме: ахырга кадәр бару, үзеңне кызгансаң – оттырасың». Бу – Удмуртия командасында эшләүчеләрнең һәрберсенә инструкция. Галина Алексеевна машина йөртергә бик ярата», – дип, юбилярга автомобиль бүләк итте. «Әлеге машина – республика халкыннан бүләк», – диде Александр Бречалов.
Котлау сүзләренә җавап итеп, Галина Алексеевна үзен хөрмәтләп килүчеләргә рәхмәт белдерде, уңышлар теләде. «Барлык спортчыларга, Удмуртия кунакларына нык­лы сәламәтлек, уңышлар һәм безнең Олимпия чемпионнары булуын телим», – диде. Ул көнне стадионда алма төшәр урын да юк иде. Стадион коймасы аша карап, күзәтеп торучылар да хәйран булды.
Россия телевидениесендә тапшырулар алып баручы Дмитрий Губерниев бәй­рәмнең барлык кунакларын һәм катнашучыларын сәламләде, Галина Кулакованы котлады. “Олимпия көне” ачылу тантанасы спортчыларның символик парады белән башланды. Анда танылган чаңгычының барлык спорт казанышлары санап үтелде. Галина Алексеевна: «Италмас авылындагы мәктәп өчен яңа стадион – юбилеема төп бүләк.Яңа стадион төзелүенә бик шатмын. Минем тәкъдимне хуплавы өчен зур рәхмәтләрем Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловка”, – диде. Бәйрәмдә Галина Алексеевна сурәте төшерелгән флаг та күтәрелде. Олимпиадада шикелле, Олимпия касәсендә ут та кабызылды. Аны кабызу хокукына Можга агросәнәгать көллияте студенты Надежда Глазырина ия булды. Утны кабызу факелы Воткинск районы осталары ясаган тоташкан ике чаңгы рәвешендә эшләнгән. Бәйрәмнең талисманы алтын медаль иде.
«Олимпия көне» кысаларында «Кулакова глазами детей» иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Алар рәсем ясау, эссе язу, компьютер уенын эшләү номинациясендә җиңүчеләрне билгеләделәр. Аларга бүләк итеп Галина Кулакованың автографы белән аның беренче олимпия медале күчермәләре тапшырылды.

Чаңгы патшабикәсе

Галина Кулакованың чаңгы спортына килү тарихына күз салмый мөмкинме соң?! Ул 21 яшендә шөгыльләнә башлый, 1964 елда Вот­кинск машина заводы оештырган ярышта апасы өчен ярыша һәм икенче урынны яулый. Анда аны тренер Петр Наймушин күреп ала һәм аны спорт белән шөгыльләнергә чакыра. Аның рекордын әле беркем дә кабатлый алмый. 1972 елда Саппородагы Олимпиадада чаңгы ярышларында 7 комплект медаль уйнатылып, шуларның өчесен Удмуртиядән спортчы Галина Кулакова яулый. Уңышының сере дип, ул бары тик хезмәтне генә атый.

Авыл кызы буларак, балачакта үзе утын яра, әнисенә булыша (әтисе фронтта 1941 елда һәлак була), ә соңыннан совхозда бозау караучы һәм сыер савучы булып эшли. Аның сүзләренчә, әгәр аны үз вакытында тренер күреп алмаган булса, ул гомер буе сыер савучы булып эшләгән булыр иде. Бер елдан соң Галина Кулакова Смоленскида үзенең беренче зур ярышларында катнаша, анда ул ике узышта җиңә, 70тән артык спорт мастерын узып китә. Ә тагын берничә айдан ул СССР җыелмасы составына керә, җиңелмәс «чаңгы патшабикәсе»нә әверелә һәм шунда 16 ел эшли.

Бәйрәм кунаклары

29 апрель эш көне булуга карамастан, Ижаудагы «Динамо» стадионында Галина Кулакова хөрмәтенә бәйрәмгә өч мең ярымнан артык кунак җыелган иде. Легендар чаңгычыны котларга Удмуртиянең таныл­ган спортчылары Владислав Лекомцев, Максим Вылегжанин, Иван Черезов, Лилия Васильева, Александр Ившин, шулай ук илнең төрле төбәкләреннән олимпия чемпионнары Александр Легков, Александр Завьялов, Глеб Ретивых, бокс буенча Олимпия чемпионы Альберт Батыргазиев килде. Олимпия чемпионнарының берничәсе белән аралашырга мөмкинлек булды. Россия чаңгычысы, марафон буенча Олимпия чемпионы (50 км) һәм 2014 елгы кышкы Олимпия уеннары эстафетасында көмеш при­зёр, Россиянең ат­казанган спорт мас­теры Александр Легков: “Миңа кадәр булган чаңгычыларның һәм­мәсе – минем өчен бөек чаңгычылар. Алар – минем кумирларым. Кечкенәдән алар кебек булырга, аларга карап үсәргә тырыштым. Галина Кулакова – зур уңышларга ирешкән спортчы. Кичә генә әле Минск шәһәрендә Олимпия комитеты белән очраштык, тәҗрибә уртаклаштык, планнар төзедек. Балалар өчен мастер-класслар оештырырга кирәклеген уйлаштык. Балаларның хыяллары булган чакта, аларга ярдәм итәргә, кечкенәдән алар белән эшләргә кирәк. Спорт чараларында балалар, укучылар, яшьләр булуы сөенечле хәл. Тренер буларак, мин аларга күбрәк шөгыльләнергә киңәш итәр идем. Тырышмыйча, көч куймыйча бернәрсә дә килеп чыкмый. Эшләргә, тырышырга кирәк. Балаларның үзләренең теләге булу бик мөһим. Яратып шөгыльләнгәндә генә уңышка ирешеп була”. Глеб Ретивых: “Чаңгы белән шөгыльләнә баш­лагач, Галина Алек­­­­сеевна миңа үр­нәк бул­ды. Үзем Чайковский шә­һә­реннән булгач, кечкенәдән аның белән еш очрашырга туры килде. Аның музеенда да булганым бар. Галина Алексеевнаны бик хөр­мәт итәм. Аның кебек тырышып, хезмәт иткәндә генә җиңүгә ирешергә мөмкин”, – ди. Бокс буенча олимпия чемпионы Альберт Батыргазиев: “Ижауга беренче тапкыр килүем. Галина Алексеевна кебек тырыш спортчыны зурламый мөмкинме соң?! Ул бүгенге кебек хөрмәтләүләргә бик лаеклы. Респуб­лика халкының аны шулай зурлап сәламләве, тәбрикләүләре бик күркәм күренеш”, – диде.
Үземнең дә улым чаңгы спорты белән шөгыльләнгәч, күп кенә ярышларда Галина Алексеевна белән очрашырга туры килә. Чаңгы патшабикәсе Галина Кулакова – Удмуртиядә спорт белән шөгыльләнүче балалар өчен зур горурлык, кумир. Ул бер генә чаңгы ярышын да калдырмый, узышларда балаларны карап-күзәтеп, аларга бәя биреп, илһамландырып тора. Мондый остаз булганда, яшьләр дә тырышып шөгыльләнәләр, аның киңәшләрен күңелләренә сеңдереп баралар.

Гөлнара Вәлиева.