Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Коррупциягә – «Юк!»
9.12.2021

Коррупциягә – «Юк!»

Ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Төп максат – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү. Әлеге дата кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ижау транспорт полициясе бүлеге идарәсендә “Коррупциягә – «Юк!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Ижау транспорт полициясе бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, транспорт полициясе бүлеге бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы, полиция майоры Александр Поздеев транспорт полициясе хезмәткәрләре алып бара торган эшләр турында мәгълүмат бирде.
Удмурт дәүләт университеты профессоры, социология фәннәре докторы Марина Макарова үз чыгышында коррупция проблемасы буенча социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт полициясе Ижау территориаль бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Алексей Коробейников: “Производствода эш урыныннан файдаланып, акча үзләштерү буенча 3 җинаять эше ачылды. Транспорт узелы предприятиесе җитәкчесенең эш урыныннан файдаланып, үзенә ышанып тапшырылган мөлкәттән файдалану очрагы да җинаять эше буларак документлаштырылды”, — диде.