“Үз җиремдә – үз телем”
9 июль көнне Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә «Мәскәү татарлары штабы» ярдәмендә дөнья күргән “Үз җиремдә – үз телем” дигән китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды. Анда язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, милли оешма җитәкчеләре җыелдылар. «Презентацияне «Мәскәү татарлары штабы»ның матбугат хезмәте җитәкчесе, якташыбыз Лилия Гаделшина ачып җибәрде. Ул «Мәскәү татарлары штабы»ның эшчәнлеге белән таныштырды. Эшләренең бер юнәлеше – китаплар нәшер итү. Чираттагы “Үз җиремдә – үз телем” китабы Россиядә яшәүче татарларга багышланган. Анда 110 танылган кешеләрнең татар халкына мөрәҗәгатьләре, татар телен саклау өчен нишләргә кирәк дигән сорауга җаваплары җыелган. “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова: “Иң элек Лилия Гаделшинага шушы кичәне оештыруы, китапка язмалар җыя башлагач, безгә дә тәкъдим итүе өчен зур рәхмәт. Шулай ук «Мәскәү татарлары штабы» җитәкчесе, якташыбыз Рөстәм Фаиз улы Ямалиевка Әгерҗедәге мәчетләргә “Яңарыш” газетасын яздыруы өчен рәхмәтебез чиксез. Хезмәттәшлегебез алга таба да дәвам итсен иде дигән теләктә калам. Миңа китапның Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗевнең тезисларыннан башланып китүе бик ошады. Ул тезислар татарларның үсеш стратегиясе дәвамы булып яңгырый. Алар берсен-берсе тулыландыралар. Бер караганда, китапта яңа нәрсә юк кебек. Ләкин анда яңгыраган фикерләр бүген бик актуаль һәм алар китапта гына калмасын иде. Аларны яшь буынга да тапшырырга кирәк. Әлеге китаптагы язмам “Матбугат сүзе дөньяны агарта” дип атала. Татар матбугатының киләчәге булырмы? Анда сүз шул хакта бара. Быел Петербургта татар телендә дөнья күргән “Нур” газетасына – 115 ел, ә “Яңарыш”ка 30 ел тулды. Шушы уңайдан уйланулар аша, телебезне саклый алсак, газетабызның да киләчәге булыр, дигән фикерне җиткердем. Ничек кенә булмасын, тел иң элек гаиләдә сакланырга тиеш. Без балаларга, оныкларга милли тәрбия бирергә, гореф-гадәтләрне өйрәтергә бурычлы», — диде.
Вәсилә Хәкимова, ветеран укытучы: “Без кайда яшәсәк тә, татар телен үз телем дип яшәргә һәм аны сакларга тиеш. Бу китапта урын алган мәкаләмдә мин халык санын алуга игътибар иттем. Тел белгече буларак, алдагы халык санын алу кампаниясен ничек күзаллавым турында үз фикерем белән уртаклаштым”, – диде.
Язучы Гыймран Сафин: “Мәктәпләрдә татар телен укытуның сәгатьләре мәҗбүри рәвештә кимүе мине инде күптән борчый. Әлеге китапта язмалар татарны мактауга, татарга дан җырлауга кайтып кала. Минемчә, татар телен глобаль рәвештә, дәүләт, дөнья күләмендә саклау өчен, Дәүләт думасы депутатларының, татарлар күпләп яши торган өлкәләрнең губернаторларының тавышы ишетелергә тиеш. Җитәкчеләр татарларның ихтыяҗларын ишетсеннәр иде”, – диде. Китапта Фәния Гаделшинаның да язмасы урын алган. Ул мәдәният өлкәсендәге уңышлары, киләчәккә планнары турында сөйләде.
Фикер алышулар чәй өстәле артында дәвам итте. Кичәнең азагында Лилия Гаделшина китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллинага очрашуны үткәрүдә ярдәм иткән өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Чара телебезне саклап калуның мөһимлеге турында тагын бер тапкыр искә төшерде. Чөнки аны бездән башка беркем дә сакламаячак.
Раилә Рәфыйкова.