Ярыш белән тормыш аермасы
Ноябрь ахырында Удмуртиядә беренче тапкыр кибатлетика буенча ачык беренчелек узды. Ул Россия “Кибатлетика” берлеге һәм республиканың төрле министрлыклары, Социаль иминият фондының төбәк бүлеге ярдәмендә оештырылды. Шушы урында ирексездән: “Тагын нинди яңа спорт төре инде бу?” — дигән сорау туа. Кибатлетика ярышларында физик мөмкинлекләре чикле булып, тернәкләнү узучылар көнкүреш эшләрен башкару буенча ярышалар, тәҗрибә уртаклашалар, яңалыклар белән танышалар. Кибатлетика сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең югалткан функцияләрен кире кайтарырга, үз-үзләренә һәм башкаларның аларга карашларын үзгәртергә ярдәм итә.
Заманча тернәкләнү җайланмалары инвалидларга тулы канлы тормышка кайту мөмкинлеге тудыра да кебек… Ләкин шул ук вакытта кул-аяк протезларын, электр коляскаларын иҗтимагый урыннарда куллана белергә, яраклашырга да кирәк бит. Мондый ярышлар шул яраклашуның бер ысулы булып тора дисәк тә, ялгыш булмас.
Ижау дәүләт медицина академиясе спорт залында әлеге ярышларда катнашырга 49 кеше килгән иде. Ярышлар берничә дисциплина буенча узды. Кулында протез булганнар лампочка алыштыру, төрле авырлыктагы әйберләрне күтәреп, урыныннан күчерү, кием элү, төймә тагу кебек биремнәр үтәде. Һәр катнашучы бер мизгелгә үзенең сәламәтлеге чикләнгән булуы турында онытып, биремнәрне башкалардан тизрәк һәм төгәлрәк үтәргә тырышты. Коляскаларда утыручылар арасында күптәнге танышым Салават Бакиев та бар иде. Алар махсус монтажланган трассаны уздылар. Баганалар арасыннан үтеп, тигез булмаган юлларда колясканы иярләп, читкә тайпылмыйча узу өчен физик яктан бик көчле булырга кирәк. Гомумән, бу трассада коляскадагы кешегә урамда очрарга мөмкин булган барлык каршылыклар да ясалган иде. Салават әлеге биремнәрне лаеклы башкарып, өченче урынны яулады. Сәламәт кеше өчен җиңел бирелә торган бәйгенең Салават кебекләрдән күп көч сораганын истә тотсак, бу ярышны зур батырлыкка тиңләп була. Чын күңелдән Салаватны әлеге җиңүе белән котлап, аның белән аралашып алдык. “Мин үземне сәламәтлеге чикләнгән кеше итеп тоймыйм. Һәрвакыт актив яшәү рәвеше алып барам, яраткан эшем бар. Мин – инженер-конструктор, мөмкинлегемнән килгәнчә, спорт белән шөгыльләнәм. Әлеге ярышларда да бик теләп катнаштым. Минемчә, бу бик файдалы ярыш. Чөнки алар сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең дә тулы канлы тормыш белән яшәргә хокуклы икәннәрен исбатлыйлар. Безнең үзебезгә булган ышанычны арттыра, тырышкан очракта бернинди чикләр юклыгын күрсәтә. Ләкин һәр яхшының яманы да булган кебек, монда да проблемалар бар. Махсус монтажланган трассаны узу алай ук авыр түгел. Ә шушы бинадан урамга чыккач, кайберәүләр бөтенләй югалып кала. Шул ук баскычлардан төшү-менү, бордюрларны узып, юл аркылы чыгу, берәр учреждениегә керү зур проблемага әверелә. Үзебезнең Татар базарын гына алыйк. Анда хәтта аяклы кешеләр өчен дә юллар начар. Сәламәтлеге чикләнгәннәр өчен уңайлы мохит дип күпме генә сөйләсәләр дә, мин аны сизмим”, — ди Салават. Без аның белән ярышлар турында гына түгел, гомумән, сәламәтлеге чикләнгәннәрнең көнкүреше турында да сөйләштек.
Ярыш ярыш инде ул! Аның истәлеге — грамота, медальләр, фотосурәтләр. Тик бинадан чыккач, үзенә генә хас авырлыклары белән көндәлек тормыш дәвам итә. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин аларның физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче зур. Алар да бу тормышта лаеклы шартларда яшәргә хокуклы.
Гүзәл Шакирова.