Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Салават Муллаәхмәтов: “Һәр янгын җанны тетрәндерә”
28.04.2022

Салават Муллаәхмәтов: “Һәр янгын җанны тетрәндерә”

Апрель ахырында янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Кем ул янгын сүндерүче? Әлеге һөнәрнең нечкәлекләрен беләбезме? «Янгын сүндерүчеләр озак килде, машиналарында су да юк иде”, – дип зарлануларны ишетергә туры килсә дә, махсус авыр җайсыз киемнәр белән янгын сүндерүнең ни икәнлеген күз алдына да китермибез. Ижау шәһәре Ленин районының 3 нче частендә өлкән янгын сүндерүче булып эшләүче милләттәшебез Салават Рәмис улы Муллаәхмәтов белән әңгәмәбез күп сорауларга ачыклык кертер, дип уйлыйм.

Салават Рәмис улы Әгерҗе районы Үтәгән авылында туып-үсә. Мәктәптә яхшы укый, әти-әнисенең ярдәмчесе була. Аңа 11 яшь булганда дөньяга килгән игезәк энекәшләрен тәрбияләү дә, әти-әниләре эштә булганда, Салават җилкәсенә төшә. “Дуслар футбол тибә, ә мин ике балалы коляска белән алар янында йөрим. Малайлар су буена төшә, су коена, ә мин коляска белән яр буенда утырам”, — дип көлеп искә ала ул елларны. (Энекәшләре бүгенге көндә Сарапул шәһәрендә укый). Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Салават Ижау шәһәренең дәүләт һәм муниципаль хезмәт көллиятендә янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерә.

– Салават, ни өчен бу һөнәрне сайладың?
– Бу һөнәргә очраклы гына килдем. Ходай ничек насыйп иткән, шулай булган инде. Әтием Рәмис гомер буе мәктәптә укытучы иде, хәзер исә авыл мәчетендә – хәзрәт. Әнием Гөлүсә – колхозда, аннан озак еллар мәктәптә сәркатип булып эшләде. Көллияттә икенче курсның беренче семестрын тәмамлап, имтихан тапшырганнан соң, Әгерҗенең хәрби комиссариатына армия хезмәтенә алуларын сорап киттем. “Зинһар, мине армиягә җибәрегез әле. Укуны тәмамлап, 23 яшьтә хезмәт итәргә барганчы, 19 яшемдә баруым хәерлерәк”, – дидем. “Күпләр армиягә җибәрмәсеннәр өчен мең сәбәп таба, син үзең килгәнсең”, – дип көлештеләр анда. Шулай итеп, дустым белән Яңа ел алдыннан хезмәт итәргә киттек. Ватан алдындагы бурычымны Уссурийскида танк гаскәрләрендә уңышлы гына үтеп кайт­кач, янәдән укуымны дәвам иттем. Югары уку йортына да кереп карау максаты белән, әзерләнеп тә тормыйча, 11 нче сыйныф укучылары белән БДИ тапшырдым. Армиядән хезмәт итеп кайткан егетнең БДИ тапшырып утыруы күпләргә сәер тоелды ул вакытта. Ә мин укытучыларым биргән белемнең баштан бөтенләй үк чыгып китмәгәнлеген аңладым. Чөнки нәтиҗәләрем 11 нче сыйныфтан соң тапшырган имтиханнарга караганда яхшырак булды. Рус теленнән биремдә Тургеневның ниндидер әсәре буенча сочинение язасы иде. Мин өстәмә бланк сорап алдым, рәхәтләнеп яздым шуны. Үзем дә шаккаттым. Имтиханны уңышлы тапшырсам да, югары уку йортына керәсем килмәде, көллиятне тәмамлап, эшкә урнашасы килү теләге көчлерәк иде. 2014 елда Ижауның 4 нче частендә ирек­ле янгын сүндерүче булып эшли башладым.

– Кем ул ирекле янгын сүндерүче?
– Ул – шул ук янгын сүндерүче. Ләкин аттестация узган янгын сүндерүчегә караганда хезмәт хакы түбәнрәк. Тагын шунысы да бар: әгәр тормышына куркыныч яный дип уйлый икән, теләсә кайсы вакытта утка керүдән баш тарта ала. Ә таныклыгы булган янгын сүндерүче беркайчан да бурычларын үтәүдән баш тарта алмый. Мин ирекле янгын сүндерүче булып 5 елга якын эшләдем. Аннан аттестация узып, 3 нче частьтә эшли башладым. 2018 елдан бирле шунда хезмәт итәм.

– Салават, янгын сүндерүченең эш көне ничек башлана?
– Без хәрби Устав буенча хезмәт итәбез, нәкъ армиядәге кебек. Сменага килеп, каравылны кабул иткәндә, һәр хезмәткәр энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә: форма тәртиптәме, чистамы, ертык түгелме, тиешенчә әзерләнеп куелганмы (тиз генә киеп чыгу өчен форма әзерләүнең махсус тәртибе бар), кирәк-ярак аппаратлар, техника эшкә яраклымы… Барысы да тикшерелә. Көн саен режим буенча укулар уза. Янгынга чакыру булса, 45 секунд эчендә әзерләнеп, чакырылган адреска китәргә кирәк. 1 тәүлек каравыл торганнан соң, 3 көн ял итәбез. Ял дигәнең ял булмый инде ул. Укулар булса, барыбер эшкә киләсең. Ул 3 көндә шәһәрдән чыгып китәргә ярамый. Ашыгыч чакыру булса, 30 минут эчендә частькә килеп җитәргә тиеш без.

– Тәүлек буе каравылда булгач, кайда, ничек ашыйсыз?
– Анысын һәр частьнең еллар буе формалашкан традициясе дияргә дә була. Без, мәсәлән, акча җыеп, продуктлар алып, үзебез әзерлибез. 1 сменада – 14 кеше. Һәр смена саен дежур билгеләнә, продуктлар алу һәм әзерләү йөкләнә. Мәсәлән, мин каравылга барыр алдыннан кичтән кибеттән 14 кеше өчен 40 йомырка, 2 литр сөт, казылык, тавык ите, чәй, печенье, конфетлар, ярмалар алам. Частьтә ашау пешерү өчен барлык шартлар да бар. Гомумән, частьтә яшәсәң дә була. Карантин вакытында икешәр атна шунда яшәп, эшләдек.

– Салават, үзеңнең беренче янгынга баруыңны хәтерлисеңме?
– Хәтерләмәгән кая инде! Һәр янгын күңелдә кала. Һәр чакыруны йөрәк аша уздырам. Февраль аенда Киров урамындагы 5 катлы бер йортта электр чыбыгыннан янгын чыккан иде. Ул йортта нишләптер электр щиты коридорда түгел һәр фатирда иде. Өченче каттагы фатирда янгын булгач, каравыл җитәкчесе 5 нче каттагы фатирны да тикшерергә кушты. Без ике кеше менеп киттек: Совет заманындагы калын, кызыл тышлы ишек. Шакыйбыз – ачучы юк. Төтен исе сизгәч, ишекне каерып ачтык. Фатир эче кап-кара төтен, берни күренми. Капшап кына барып, тәрәзәне ачтык. Зал уртасында идәндә матрас барлыгын чамаладым. Фонарь белән яктыртып, әкрен генә матрас буенча кул белән капшап барам. Курчак кебек зур гәүдәне күргәннән соң: “Ни өчен зал уртасында манекен сузып салдылар икән?» – дип кызыксына-кызыксына, башына кадәр барып җитсәм, куркып киттем: мәет ята. Соңыннан тикшерүләр уздыргач, 80 яшьлек бу әбинең ярты ел элек үлүе ачыкланды. Туганнары булмаган, күршеләр дә кая киткәнлеге белән кызыксынмаганнар. Менә шундый хәлләр дә була.

– Синең Пугачеводагы фаҗига вакытында да «кайнар нокта»да катнашып, зур дәүләт бүләге алганыңны беләбез. Бу турыда тулырак сөйләп китсәң иде.
– Мин 2018 һәм 2020 елларда булган шарт­лаулар вакытында янгынга каршы чараларны оештыруда катнаштым. 2020 елда 3 янгын сүндерүчене генә керттеләр. Без снарядлар шартлап торган кырда су сибәр өчен махсус җиңсәләр суздык. Соңыннан шул җиңсәләр аша янгын сүндерү машинасы су сиптерде. 2018 елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан “Участнику ликвидаций последствий ЧС” дигән медаль бирелде. 2020 елда Президент Владимир Путин имзалаган “Янгын вакытында күрсәткән батырлык өчен” дәүләт бүләге һәм 100 мең сум премия тапшырдылар. Янгын сүндерергә бүләк өчен кермибез, әлбәттә. Тик шулай да хезмәтебезгә бәя бирелү сөендерә.

– Салават, күп вакыт халык янгын сүндерү машинасының суы да юк иде, соң килделәр дип зарлана. Моны ничек аңлатыр идең?
– Әйе, бар андый машина. Ул машина гадәттә сулы машина белән якын килергә шартлар булмаганда килә. Мәсәлән, дачалар, шәхси йортларда сарай-мунчалар янганда, зур машина керә алмый. Ә шушы сусыз машина эчендә, су урынына бер-берсенә ялганган 160-170 җиңсә (рукав) була. Без әлеге җиңсәләрне сузабыз да, сулы машинадан су сиптерәбез. Ә соң килделәр дигәнне, янгын урынының нинди ераклыкта булуына бәйләр идем. Чөнки һәр частьнең үз территориясе бар. Безнең часть уртача 4-7 минутта килеп җитә.

– Янгын сүндерүче – җир йөзендә зур батырлык сорый торган һөнәр ул. Бу хезмәткә яшьләр киләме?
– Дөресен әйтергә кирәк: бу өлкәдә минем яшьтәге ир-егетләр бармак белән генә санарлык. Янгын сүндерүчеләрнең уртача яше – 34-35 яшь. Уку тәмамлаган яшьләр, әлбәттә, киләләр эшкә. Ләкин 1-2 елдан “Минем эш түгел”, – дип китәләр. Янгын сүндерүче һөнәр түгел, ул – табигый сәләт. Аннан хезмәт хакы да мактанырлык түгел. Ирекле янгын сүндерүче булып эшләгәндә, 12 мең сум ала идем. Шуның 11 меңен фатирга түләп, кесәмдә бер мең сум акчам калса да, сайлаган һөнәремнән баш тартмадым. Пицца, суши китереп бирү хезмәтләрендә өстәмә акча эшләдем. Хәзер мин башка җирдә эшли алмамдыр кебек, җаным-тәнем белән янгын сүндерү эшенә чумдым. Янгын сүндерергә барганда, йөрәк дөп-дөп тибеп, маңгайдан тирләр акса да, утка кергәндә, курку хисе булмый.
– Салават, әңгәмәң өчен рәхмәт. Сез, янгын сүндерүчеләр, кешеләрне бәла-казалардан коткарасыз, гомерләрегезне кызганмыйча утка керәсез. Батыр, тәвәккәл, кыю хезмәтегезгә хөрмәтебезне белдереп, җиңнәрегезнең коры булуын телим!

Гүзәл Шакирова.