Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Һәркөн бәйрәм булсын
3.03.2022

Һәркөн бәйрәм булсын

Тарихтан белүебезчә, бөтен дөнья күләмендә хатын-кызлар үзләренең тулы хокукларына моннан 1-2 гасыр элек кенә ирештеләр. Ә Ислам якынча унбиш гасыр элек үк хатын-кызның дәрәҗәсен, хокукларын бик югары урынга куя. Аллаһы Тәгалә Коръәндә хатын-кызның хокуклары, дәрәҗәсе турында бик күп аятьләр китерә.

Бүләге дә, җәзасы да бертигез

Хатын-кыз да, ир-ат та – барыбыз да атабыз Адәмнән яратылган. Шуңа күрә Ислам динендә ир-ат белән хатын-кызның хокуклары тигез, чөнки Аллаһ каршында һәркем тигез. Ирләр дә, хатын-кызлар да бер Аллаһка табыналар, гыйбадәт кылалар, Коръән кушкан буенча яшиләр. Бүләген дә, җәзасын да Раббыбыз ике якка да кылган гамәлләре буенча бирә. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә болай ди: “Аллаһы Тәгалә Коръән белән гамәл кылучы мөэмин ирләргә вә мөэминә хатыннарга асларыннан елгалар агучы җәннәтләр хәзерләде, алар анда мәңге калырлар, вә Гәден җәннәтләрендә яхшы урыннар хәзерләде, вә аларга Аллаһуның ризалыгы булыр, Аның ризалыгы һәрнәрсәдән олугъ. Бу әйтелгәннәр зур теләккә – мәңгелек бәхеткә ирешмәкләр” (“Тәүбә” сүрәсе, 72 нче аять). Шулай ук: “…сезләрдән гамәл кылучының гамәлен Мин, әлбәттә, юкка чыгармыйм, ул гамәл кылучы кирәк – ир, кирәк – хатын булсын, гамәлдә барыгыз да бертигезсез…”, – ди (“Гыймран” сүрәсе, 195 нче аять). Бу аятьләрдән күренгәнчә, Аллаһы Тәгалә үз рәхмәтен, бүләген кешегә аның ирме, хатынмы икәнен карап түгел, ә кылган гамәленә карап бирә.

Белем алырга һәркем хокуклы

Динебез буенча ирләргә дә, хатын-кызларга да белем алырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Белем алу һәр мөселман өчен мәҗбүри”, – ди. Алай гына да түгел, Рәсүлебез вакытында да галим хатын-кызлар булган. Кайсыларыдыр аның гаиләсендә, сәхабәләр арасында яшәгән. Алар арасында иң күре­неклесе Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең хатыны Гайшә була. Аның аркылы безгә бик күп гыйлем, нәсыйхәт, ислам хокуклары тапшырылган. Шулай ук хатын-кызлар арасында хокук (юриспрунденция) буенча гыйлемле хатын-кызлар булган. Алар хәтта ир-атларны да укытканнар.

Никах, гаилә, мәхәббәт

Ислам хатын-кызларга булачак ирләрен сайлау һәм үзләренең кыз фамилияләрен сак­лау хокукын бирә. Беркем дә кызын көчләп, яратмаган кешесенә кияүгә бирә алмый. Исламда бу юк. Ә менә гаилә кыйммәтләре югары урында тора. Ислам дине буенча гаиләдә ир-ат – хуҗа, чөнки ул физик яктан да, психик яктан да хатын-кыздан көчлерәк. Шул сәбәпле, гаиләне матди яктан тәэмин итү вазифасы ир-атка йөкләтелгән. Ә хатын-кызның бурычы балаларны тәрбияләү, иренә терәк булу, йорттагы иминлекне, татулыкны, мәхәббәтне саклау. Ир дә, хатын да үз вазифаларына җаваплы карасалар, гаилә дә нык­лы була. Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) ирләрне үз хатыннарына яхшы мөнәсәбәттә булырга чакыра. “Сезнең иң яхшыларыгыз — хатыннарыгызга яхшы булганыгыз”, – ди ул үз хәдисендә. Коръәндә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр хакында да әйтелгән: «Дәхи* Аллаһының кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһының үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһының бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр» (“Рум” сүрәсе, 21 нче аять).

Ана һәм кыз бала хакы

Ана – батырларны, галимнәрне һәм тәкъва кешеләрне тәрбияләүче. Безне чын тормыш белән таныштыручылар – күркәм холыклы, дини, сабыр, дога кылучы әниләребез. Исламда әниләргә карата булган хөрмәт аеруча югары урында. Берәү Мөхәммәд (с.г.в.с) янына килгән дә: «Йә Рәсүл, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр, әни кешегә, ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәр кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» – дип сорагач, «Әтиеңә» диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы – ана хакы. Динебез буенча, кыз баласы туып, аны дөрес итеп тәрбияләүчегә Аллаһы Тәгаләнең бүләге дә зур булачак. Пәйгамбәребез, өч кыз бала тәрбияләгән ата-ана җәннәтле булыр, дигән. Бер сәхабә: «Ә икене тәрбияләсә?!» – дип сорагач: «Икене тәрбияләсә дә, җәннәтле булыр», – дигән. Күрүегезчә, динебез хатын-кызларны зурлый.
***
Тиздән бөтен дөнья 8 март көнен – Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Кадерле хатын-кызларыбызга елга бер тапкыр кына игътибар күрсәтү дөрес түгел. Мөселман кешесенә хатын-кызлар өчен һәркөн бәйрәм оештырырга кирәк. Әгәр дә без әдәпле һәм әниләребезгә карата ихтирамлы булсак, ярдәм итәргә һәм шатландырырга тырыш­сак, алар өчен бу бәйрәм түгелме соң? Сеңе­лебезгә, апабызга шалтыратып, хәлләрен белешеп, кунакка барып йөрсәк, сеңелебез, апабыз өчен бу бәйрәм булмыймы соң? Хатыныбызга карата гадел булсак, йомшак сүзләр кулланып сөйләшсәк, ягымлы һәм игътибарлы булсак, бу алар өчен бәйрәм булмыймы соң? Кызыбызны яхшы гореф-гадәтләрдә йомшак холыклы итеп тәрбияләсәк, бу аның өчен шатлык булмыймы соң? Гүзәл затларыбызны һәрвакыт хөрмәт итеп, аларны сөенедереп яшәргә насыйп булсын.
Дәхи — тагын бер тапкыр, янә, яңадан

Дамир хәзрәт Әхмәтов, Ижау шәһәренең Үзәк мәчет имамы.