Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәчетләргә барыйк, җанга сихәт алыйк!
13.10.2022

Мәчетләргә барыйк, җанга сихәт алыйк!

Җәй кызу көннәре, күңелле сәяхәтләр, ял белән җанга рәхәт булса, көзен төрле гыйлем бирү йортларында укулар башланып, җанланган вакыт булуы белән кадерле. Можга шәһәренең гыйбадәт йортлары да 1 октябрьдән ныклы эшкә тотынды. Шәһәрнең Солнечная урамында урнашкан мәчеттә дә, Дубитель районындагы «Мәхәллә» мөселман мәдәният үзәгендә дә төрле буын кешеләре өчен дин сабакларын, татар телен өйрәнү дәресләре башланып киткән.

Рухи җылылык мохите

Можга шәһәре мәчетләренең имам хатыйбы Рафаэль хәзрәт Сафин белән сөйләшеп, шәһәрдәге мөселман тормышына кагылган яңалыклар белән таныштым.
«Быел Габдерәшит хәзрәт Газизуллин Ижау­га күчү сәбәпле, Можгада имам-хатыйб булып мин эшли башладым. Бу җаваплы эшкә мине Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин билгеләде. Мәчетебез һәр мөселман өчен ачык. 1 октябрьдән укулар башланып китте. Өлкәннәр, балалар, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым төркемнәр эшли. Төркемнәр шулай ук дин сабакларын яңа гына өйрәнә башлаучылар, инде берничә ел безгә йөрүчеләр өчен дә аерым алып барыла. Балалар өчен дин дәресләре якшәмбе көнне үткәрелә, ә каникул вакытында алар өчен лагерь сменасы оештырыла», – ди Рафаэль хәзрәт.
Рафаэль хәзрәт тумышы белән Баш­кортстанның Уфа шәһәреннән икән. «Туганнарым арасында биш баланың дүртенчесе мин. Әтием Уфа «Оргсинтез» заводында эшләде, әнием – педагог, фәннәр кандидаты. Башлангыч сыйныф һәм татар теле укытты. Аллаһ күңелебездә булса да, баштарак гаиләбездә ныклап дин тотучы юк иде. Иң элек, әниебез мәчеткә йөри башлады. Аннары безне дә Исламга тартты. Казанда Рәсәй Ислам институтына укырга кердем. 2012 елда аны тәмамлап, бергә укыган Можга кызы белән гаилә кордык һәм Можга шәһәренә кайтып яши башладык.
«Имам-хатыйб булырга, үзегезгә шундый зур җаваплылык йөкләргә әзер идегезме?» – дип кызыксынам Рафаэль хәзрәттән. «Миңа зур шәһәрләрдә яшәргә дә, авыл җирендә торып карарга да туры килде. Ике ел Новосибирск шәһәренең Үзәк мәчетендә, 2 ел Татарстанның Чирмешән районында имам булып эшләдем. Яңадан бирегә кайттык, Можга шәһәре күңелгә хуш килде, үзенә тартты. Биредә яшәүче мөселманнар бик ошый миңа, алар йомшак күңелле, ихлас, дингә, милли рухка тартылучан. Минем максат – халыкны дин юлына ныграк тарту, аларны гореф-гадәтләрне саклап яшәргә, балаларны иманлы итеп үстерергә җәлеп итү, агарту эшләре алып баруны дәвам итү. Әйләнә-тирәдәге күренешләрне, яшь буынны, заман шартларын, Интернет «тәрбия»сен уйлыйсың да, яшьләрне, балаларны дингә җәлеп итәргә, тәрбия чараларын көчәйтергә кирәк дигән фикергә киләсең. Без, өлкәннәр, Коръән ашлары, мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын уздырабыз, анда күбрәк өлкәннәр генә була. Мондый дини мәҗлесләрдән яшьләр, балалар читтә кала. Аларны «Комачауламагыз, Коръән укыйбыз», – дип, күрше бүлмәгә куып кертү дә еш күренеш. Ә халыкта «Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми» дигән әйтем бар. Дога, Коръән сүзләрен үзебез ишеттермибез, өстәвенә әле балаларны тәрбиясез дип әрлибез. Ә Коръән сүзен, догаларны ишетеп үскән баланың ул барыбер күңелендә кала», – ди Рафаэль хәзрәт.
Мәчеткә баргач, дежур имам Исхакгали Усман улы белән дә әңгәмә кордым. Аның әйтүенчә, мәчеткә халык күпләп йөри. Әйтик, узган дежур тору вакытында мәчеткә 20ләп кеше килгән, ә җомга намазларына 50дән артык кеше җыела, ди. Соңгы вакытта мәчеткә килүчеләр күбрәк. Илдәге хәлләр, күңелсез вакыйгалар, сынаулар, борчылулардан халкыбыз мәчеткә ныграк тартыла. «Минем улымны хезмәткә алалар», – дип, хәер бирергә, догалар укытырга мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, милләттәшләребезнең дингә сыенуы – күңелле күренеш. Авырыйм, дип, сихәтне догалардан эзләүчеләр, улым тәртипле, иманлы, тәрбияле булып үссен дип, догалар укуны сорап килүчеләр бар. Дингә килсен иде халык, иманга кайт­сын, Ходайга мөрәҗәгать итсен. Илебез, тормышыбыз тынычлыгын, җаннарыбыз сафлануын, гөнаһларыбыз кичерелүен сорасын. Мин үзем 28 ел ташчы булып эшләдем. «Пенсиягә чыгу белән мәчеткә йөри башлыйм», – дигән вәгъдәм бар иде. Әйткән сүземдә тордым. Баксаң, пенсиягә чыкканны көтәсе калмаган икән, иртәрәк килергә кирәк булган. Хәзер догаларны истә калдыру авыррак. Шулай да, Аллаһ ярдәме белән күп нәрсәне үзләштердем. Гарәп телендә укырга да өйрәндем. Хатыным да дин тота. Улларым да мәчеткә ешрак йөри башлады. Үземнең дә кече улым мобилизациягә эләгергә мөмкин. «Барам, әти, илне саклау – минем бурыч бит», – ди. Тормышыбыз имин генә була күрсен», – ди Исхакгали Усман улы.
Солнечный урамындагы мәчет, чыннан да, халык өчен рухи җылылык мохите булуына инандым. Биредә мондый изге йорт барлыгына Можгадагы милләттәшләрем өчен сөенеч кичердем.

Хәер-догада яшик!

Можга шәһәрендә ике мә­чет эшли дигәч, яңа мәчетне дә барып күр­дек. Безне би­ре­дә татар дөньясының үзә­гендә кайнаучы Мансура абыс­тай, Миңнегөл һәм Гамбәрия ханымнар, яшь буынга тәрбия һәм дин сабаклары бирүче Айсылу Субаева, Әминә Зарипова, Анна Хөснетдиновалар һәм бер төркем балалар кар­шы алды. Без аяк баскан бина Мөселман мәдәни үзәге дип атала икән һәм монда 3 яшьтән алып өлкән яшькәчә дин-тәрбия, гарәп һәм татар теле буенча дәресләр бирәләр. Балаларга белем бирүне Зөлфирә Субаева оештырган. Мәчетнең имамы – Таһир хәзрәт. Бу изге йортның үзенчәлеге дә шунда: биредә дин сабаклары балаларга 3 яшьтән өйрәтелә. Алар кыс­ка сүрәләр ятлый, намаз укырга өйрәнә, уен рәвешендә әхлак кагыйдәләре бик кечкенәдән сеңдерелә. Моның өчен биредә балаларның белемен үстерү өчен уенчыклар да, методик әсбаплар да, төсле матур китап­лар да җитәрлек. Спорт җиһазларын, урындык өстәлләрне исә Зөлфәт хәзрәт үз куллары белән эшләгән.
«Мондый тәрбия, гыйлем учагы булган йортны булдыру теләге белән күптән яна идек. Моңа кадәрле китапханәдә, шәһәрнең төрле районында чәй табыны әзерләп, мөселманнар белән очрашып, дини кичәләр оештыра идек. Ходай безнең теләкләрне ишетте, 2018 елның җәендә бу бина төзелә башлады. Коронавирус, кризис вакытларына туры килсә дә, тиз арада бу йорт төзелеп бетеп, 2021 елда монда догалар, Коръән сүзләре яңгырый башлавы, дин дәресләре, ифтарлар, Ислам буенча тәрбия эшләре башланып китү – искиткеч могҗиза! Без моның өчен Аллаһка, бу изге йортны төзүдә өлеш кертүче шәхесләргә, Можга халкына рәхмәтле!» – ди Мансура абыстай. Мансура абыстай үзе бик тыйнак кына: «Мин өлкән яшьтә инде, биредә яшьләргә тәрбия эшләрен оештыруда ярдәм итүче генә», – дисә дә, күп кенә чараларны башлап йөрүче дә, дини дәресләр оештыручы, үз гамәлләре белән үрнәк булып, башкаларны изге эшкә әйдәп баручыларның берсе ул. Можгада дин һәм татар милли дөньясына нигез салучылар истәлеген саклап, алар рухына догалар җиткерүне, авырып, бүгенге көндә дәва-шифага мохтаҗ кешеләргә савыгу теләп, Ходайдан сорап, дога укуны оеш­тыручы да ул. «Теләгән теләкләр, укыган догаларның ярдәме тимичә калмый. Дога – гыйбадәтнең җелеге», – ди ул, тормыштан ачык мисаллар китереп. – Ана карынында балага җан кергәндә, аның гомере, ризыгы, гамәлләре, бәхетлеме, бәхетсезме буласы языла. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире дип атала ул. Ул үзгәрми, диләр. Тик Аллаһы Тәгалә шундый хикмәтләр биргән, әгәр син бу балага догада булсаң, югарыда санап кителгәннәр яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Догалар укысаң, суның да структурасы үзгәрә, диләр бит. Ә кеше организмы 90 процент судан тора. Олыгайгач, ул 70 процентка кала. Шулай да, дога ярдәм итмичә калмый. Догалар кылыйк. Якыннарыбызга, балаларыбызга, илебезгә иминлек теләп дога укыйк!»
«Дин дәресләрен оештыручы Зөлфия Габденурова, Әлфия Фатыйхова, Тәнзилә ханым, Мансура ханым, Рафаэль хәзрәт, Таһир хәзрәтләргә зур рәхмәтле Можга халкы. Можга татарлары үзләре дә актив. Берәр чара турында хәбәр итеп бер әйтү җитә, шәһәрнең ерак районнарыннан килеп җитәләр. Бүгенге катлаулы заманда бердәмлек, бергәлек һәм хәер-догада яшәү бик тә мөһим шул», – ди Мөселман мәдәни үзәгенә йөрүче милләттәшләрем.

Элмира Нигъмәтҗан.