Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тел сагында – яшьләр
27.10.2022

Тел сагында – яшьләр

Октябрь аенда республикабызның авыл-районнарында, шәһәрләрдә татар теле курслары эшли башлады. Шунысы сөендерә, аларга йөрүчеләр саны елдан-ел арта. Туган телебезне белергә яшьләр дә омтыла. «Иман» татар яшьләре берлеге 2018 елдан бирле татар телен өйрәнү буенча курслар оештыра. Быел төркемнәрне икегә бүлгәннәр. Берсе – татар телен әле яңа өйрәнүчеләр өчен. Укытучылары – Илзинә Миңнебаева. Икенчесе – туган телебездә сөйләшүләрен камилләштерергә теләүчеләр өчен. Дәресләрне Рамил Нуруллов алып бара. Яшь укытучылар белән без дә таныштык.

Илзинә Миңнебаева: «Туган телемне яратам»

 

– Илзинә, үзең белән якыннан таныштыр әле.
– Мин Әлмәт районы, Миңлебай авылыннан. Кечкенәдән бик кызыксынучан, шук бала булып үскәнмен. Мәктәптә укыганда ук бер генә ярыштан да, олимпиада, мәдәни чаралардан да читтә калмадым. Мәктәпне тәмамлагач, Ижау дәүләт медицина академиясенең дәвалау факультетына укырга кердем. Хәзерге вакытта 6нчы курста укыйм.

– Ни өчен табиб һөнәрен сайладың?
– Балачактан ук ак халатлы табиб апаларга кызыга идем. Минем дә алар кебек кешеләргә ярдәм итәсем килеп, хыялымны тормышка ашырдым.

– «Иман» татар яшьләре берлеге турында каян ишеттең?
– «Иман» татар яшьләр берлеге белән 1 нче курста укыганда таныштым. Ул вакытта аны Гүзәлия җитәкли иде. Беренче көннән үк нәрсәләр белән шөгыльләнгәннәрен сөйләп, кызыктырды. Минем дә әлеге оешмага йөрисем килә башлады. Бүгенге көнгә кадәр шунда мин, һәрдаим ярдәм итәргә тырышам.

– Татар теле курсларын алып барырга дигән тәкъдимне ничек кабул иттең?
– Бу әле ике ел элек үк башланды. «Иман» берлеге җыелышларының берсендә татар теле буенча курслар оештырырга иде дигән уй килде. Тиздән, бу курсны оештырып, «ТелБел» дип атап, зур энтузиазм белән башлап җибәрдем. Элек дәресләр Халыклар дуслыгы йортында уза иде. Хәзер дәресләр Тарасов урамы, 2нче йорт адресы буенча уза.

– Төркемдә ничә кеше шөгыльләнә?
– Әлеге вакытта минем төркемдә төрле яшьтәге алты кеше шөгыльләнә. Татар телендә сөйләшергә өйрәнәсе килгәннәргә чикләр куймыйбыз. Телне белү дәрәҗәләре төрлечә. Кемдер аңлый – сөйләшми, кемдер аңламый да, сөйләшми дә, ләкин туган телебезне өйрәнергә теләге бар. «Әти-әнинең мине татар теленә өйрәтергә вакытлары юк», – диде бер кыз. Шуңа курсларга йөри башлаган. Икенчесе: «Авылга кайткач, туганнарым белән татар телендә сөй­ләшәсе, аларның ни сөйләгәннәрен аңлыйсы килә», – диде. Теләк булса, өйрәнергә беркайчан да соң түгел.

– Дәресләрне ничек уздырасың?
– Безнең курс күбесенчә сөйләм телен үс­терүгә юнәлтелгән. Сүзләрне, җөмлә төзелешен истә калдырырга һәм дә оялуны, куркуны җиңеп, туган телне өйрәнү теләген чынга ашырырга ярдәм итәбез.

– Үзеңнең туган телгә мәхәббәт көчле икәне дә сизелә.
– Әйе, дөрестән дә, мәхәббәт көчле. Ана сөте бе­лән кергән туган тел бит ул. Мәктәптә татар телен уку җиңел бирелде, яратып укый идем. Укытучым Рәисә Ринатовнага рәхмәт әйтәсем килә. Ул мине олимпиадаларга әзерләде. Катнашып, урыннар ала идем. Һәркем үз туган телен белергә, оялмыйча ана телендә аралашырга тиеш. Теләге булган һәркемне курсларда көтеп калабыз.

Рамил Нуруллов: «Әни, әби белән русча сөйләшү башка да килмәде»

 

Рамил Нуруллов редакциябезгә әле бер ел элек килеп кергән иде. Танышып, аралашып киттек, газетабызга да язылды ул. Үзе тумышы белән Чүпрәле районыннан. 2012 елда эше буенча Ижауга күченергә туры килә. Гаилә корып, би­редә төпләнеп тә кала.

– Нигә татар теле курсларын алып барырга булдың?
– Интернетта «Иман» татар яшьләре берлеге турында укып белдем. Үзләре белән таныштым. Бер җыелышта татар теле курслары оештырырга иде дигән фикер яңгырады. Миңа шунда укытырга дигән тәкъдим булгач, бик теләп риза булдым. Без бит Татарстаннан читтә яшибез. Көн саен рус телендә аралашырга туры килә. Күпләрнең туган телне өйрәнергә мөмкинлеге дә юк.

– Дәресләргә ничә кеше йөри, аларны нинди программа буенча укытасың?
– Мин дәресләрне Кунгурцев урамы, 23 адресы буенча оештырам. Төркемгә кеше бик күп йөрми. Кемдер килә, кемдер китә. Курслар турында ишеткәч, йөрүчеләр саны артыр дип уйлыйм. Укытуга килгәндә, ниндидер аерым методикаларым, про­граммалар юк. Мин бит укытучы түгел. Курс­ларга килгән кешеләрне сөйләм теленә өйрәтәм. Һәр дәрестә яңа тема өйрәнәбез. Мәсәлән, милли бәйрәмнәр, татар халык-ашлары, гаилә һәм башка төрле темалар. Шулар буенча фикер алы­шабыз, аралашабыз. Кем булдыра ала, алар татар телендә җавап бирә. Кем белми, үз җавабын рус телендә әйтә. Без татар теленә тәрҗемә итәбез, ул кабатлый. Әнә шулай әкрен-әкрен өйрәнәләр. Теләк булса, туган телне өйрәнү авыр түгел дип саныйм.

– Синең үзеңә дә гаиләдә милли тәрбия бирелгәндер?
– Гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә, телне белүгә аерым басым ясаучы булмады. Минем белән гел туган телдә аралаштылар. Үсә төшкәч,берни үзгәрмәде. Гомумән, әни, әби белән рус телендә аралашу дигән фикер минем башыма да кергәне булмады. Хәзер үземнең дә кызым үсә. Тормыш иптәшем рус милләтеннән. Шуңа күрә әнисе белән һәм мәктәптә рус телендә аралаша, минем белән татар телендә сөйләшергә тырыша. Кызыксынуы зур. Белмәгән сүзләрен килеп сорый. Әнә шулай ике телдә аралашып үсә. Туган телдә сөйләшергә, өйрәнергә һәрвакыт мөмкинлекләр бар.

 Дәресләр атнага бер тапкыр уза, бер сәгать дәвам итә. Белешмәләр өчен телефоннар 8-952-406-86-95 (Илзинә), 8-905-874-52-61 (Рамил). 

Эльвира Хуҗина.