Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Хәлләрең ничек, Кадимә әби?
15.07.2021

Хәлләрең ничек, Кадимә әби?

…Ел саен район-авылларда “Яңарыш” газетасын күпме кеше яздырып алуы турында искәрәбез. Кайсындадыр бу сан кими, кайсындадыр киресенчә арта. Тик бер Вавож районында гына элегрәк “Яңарыш”ка ике кеше язылса, соңгы елларда бер кешегә калды. “Кем икән ул, газета чыга башлаганнан бирле яздыручы?” — дип кызыксынып, почтага шалтыраттым. Почта Можгада булып чыкты. Анда шалтыратып, Вавож почтальонының телефон номерын сорадым. Һәм әлеге почтальон аша хөрмәтле абунәчебезне таба алдым. Газетаны яздыручының исеме Ринат Хәбибуллин. Ул: “Газетаны әнием укый, мин яздыручы гына, рус мәктәбендә укыгач, мин татарча укый алмыйм”, — дип, телефоннан сөйләшкәндә үк искәртеп куйды. “Мин сезнең якларга Гербер бәйрәменә киләм. Әниегез белән очрашып булмас микән?” — дигәч, ул каршы килмәде, әнисен бәйрәм булган мәйданга алып килергә вәгъдә итте.

Әлеге мәкаләне язарга утыргач, Интернет челтәрендә күргән бер видеоролик исемә төште. Анда түбәндәге эчтәлек салынган. Улы олы яшьтәге әтисе белән саф һава суларга ишегалдына чыккан. Эскәмиядә утырганда, әтисе вакыт-вакыт кычкырып куйган кош тавышын ишеткән саен: “Ни бу?” — дип сорый. Улы кулындагы газетадан күзен алмый гына: “Бу кош!” — дип җавап бирә. Ә әтисе һаман соравын дәвам итеп: “Нәрсә бу?”, “Бу нәрсә?” — ди. Улы шулвакыт түзми: “Күпме кабатларга була, әйттем бит инде! Кош! Кош! Нишләвең бу, әти! Тагын әйтимме?!” — дип кычкыра. Әтисе сүзсез генә башын иеп, өйгә кереп китә һәм китап киштәсеннән бик күп еллар элек үз куллары белән язган көндәлекне эзләп табып, улы янына алып чыга. Андагы тиешле бер битне эзләп табып улына укырга куша. “Укы, кычкырып укы!” — ди ул. Улы әтисе ачып биргән битне укый башлый: “3 яшьлек улым белән паркта утырабыз. Улым бездән ерак түгел куакка кунып чыркылдаучы чыпчыкны күрде дә: «Бу нәрсә?» — дип сорады. Мин: “Чыпчык”, — дип җавап бирдем, ул тагын кечкенә бармагы белән төртеп күрсәтеп: “Бу нәрсә?” – дип кабатлап сорады. Шулай 21 тапкыр бер үк сорау­ны бирде, ә мин аңа авырсынмыйча, ачуланмый гына 21 тапкыр җавап бирдем һәм һәр җавабым саен аны иркәләп, кочагыма алдым, чәчләреннән сыйпадым…”
Әлеге юлларны укыгач, улы кыенсынып китә. Әтисе:
— Бу юлларны язганда, мин әти буларак үземне бик бәхетле, горур тоя идем. Күп еллар үтсә дә, бүген дә берни дә үзгәрмәде, улым, син моны онытма, — ди.
Күктә, бик югарыда талгын гына ак болытлар йөзә, кояш офыкка таба юнәлә. Алар икәү, ә берсе сиздерми генә елый…
Бик уйландыра торган күренеш бу! Еллар үткәч, яшьлектә чәчкән орлыкларны көзен җыеп алыр мәл турында искәртә торган. Бу көн һәркемгә дә килә. Ә ничек килә ул? Бәхетлеме, аянычлымы? Күптән түгел үзем дә шундый уйландыра торган күренешкә тап булдым.
Менә бәйрәм өчен әзерләнгән печәне чабылган басу. Каршыма озын буйлы, нык гәүдәле ир-ат кечкенә генә әбине кулыннан җитәкләп алып килә.
Яныма 91 яшен тутырган әбине алып килүләрен күреп, гаҗәпләндем дә, кыенсынып та калдым. “Менә шулай иркен басуларга кайчан чыккан булыр идем әле улым белән. Мин татарча аралашырга сусап яшим бит”, — ди Кадимә әби, мине тынычландырып.
«Яңарыш» газетасын 91 нче еллардан бирле яздырып алдырам. Сурик авылында яшәгәндә, почта хезмәткәре: «Ижауда бик әйбәт татар газетасы бар», — дип тәкъдим иткән иде. Ул вакытта яшь идем әле, 30 ел яздырам бит инде газетаны! Элегрәк очсыз иде ул, хәзер бик кыйммәтләнде. Шулай да язылам, миңа акча кирәкми, барысы да бар минем. Татарча аралашу гына җитми, — ди. — Моннан тыш, «Казан утларын» да алдырам. Киләсе елда «Сөембикә» журналын да яздырып карыйсым килә. Татар телендә күңел юаткычларым шулар гына бит. «Татарстан-Яңа Гасыр» каналын да карыйм. Дини китапларым да күп. Аларны миңа Ува мәчетеннән улым алып кайта, Казаннан энемнең кызлары җибәрә.
Язмыштыр инде, шушы яшемдә читтә берүзем татарча сөйләшергә тилмереп яшим. Шулай булыр дип кем уйлаган?».
Кадимә әби Хәбибуллина хатирәләре белән узган гомер юлларына кайтып килә.
Ул Татарстанның Балтач районы Таузар авылында туып-үскән. «Сугыш елларында авыр булгач, әти гаиләсен бу якларга алып киткәндер, күрәсең. Гаиләдә өч бала үстек. Гыйниятулла туганым вафат инде. Ә энем Казанда яши. Ул Казанга китеп, бик дөрес эшләде, олыгайган көндә мөселманнар арасында яши. Минем генә татар телендә бер аралашыр кешем юк. Сурикка күченеп килгәч, урман эшендә эшләдек. Урак та урдык, агач да кистек, барсы да баштан үтте… Сурикта тормышка чыктым. Ул вакытта монда татарлар бик күп иде. Леспромхоз беткәч, кем кая таралып бетте».
Бердәнбер улы Ринат мәктәпне тәмам­лагач, Казанда укып, хәзер Вавожда яши. Ике оныгы, оныкчыклары бар. Ә Кадимә әби тормыш иптәше гүр иясе булганнан соң да, Суриктан әти-әнисе салган нигезне ташлап китәргә батырчылык итми. Соңгы елларда гына улы Ринат әнисен, ялгызы яшәп интекмәсен дип, кышларын үзе янына Вавожга алып килә башлый. Ә быел җәен дә: «Үзеңә генә авыр булыр, яшең олы бит инде», — дип, Сурикка илтергә батырчылык итми. «Йортымны бик сагынам. Әти-әни нигезе бит ул. Ятим булып калды инде менә», — дип, әңгәмәбез барышында берничә тапкыр күзләре яшьләнеп, искә алды ул.
— Сурикта кемегез бар? — дип сорыйм аңардан.
— Өем, кадерле күршеләрем бар! – ди ул. — Сагынганда өемне күрсәтергә улым алып кайткалый. Эш кешесенең озаклап мине көтеп утырырга вакыты юк шул. Умарта корты да тота, эшкә дә йөри. “Әйдә, китик инде”, — дия башлый, күршеләрем белән туйганчы аралаша да алмыйм.
— Казанда укыды бит югыйсә, татар хатыны таба алмады инде ул да, — дип әрләп тә алды улын. — Уйлар әле ул, уйлар бервакыт…
— Вавожда татарча аралашыр кешеләрең бармы, әби?
— Юк шууул, юк. Татарлар бардыр инде ул. Мин чыгып йөрмәгәч, белмим. Күршедә рус, удмурт карчыклары гына яши.
— Гомерләр менә шулай читтә узды инде. Алай тормышым зарланырлык түгел. Нәрсә теләсәм, улым шуны алып кайта, җиләкләп, сөтләп чәй эчәргә яратам мин. Үземне үзем карый алам әле. Кирәк икән, балалар кайтуга ашавын да пешерәм. Ринатым кадерләп кенә тора. Кайда барса да, сабый балага алып кайткан кебек бүләкләр ташый. Ува мәчетеннән яулыклар да, дини әсбаплар да, китаплар да алып кайта. Аерым бүлмә бирделәр үземә. Әмма үз өемдә аннан да рәхәтрәк иде…
Кадимә әби улы һәм аның гаиләсенең күрсәткән кадер-хөрмәте турында сөйли дә, янә Сурикта калган туган нигезен сагынып ала. Әңгәмә барышында әбинең татарларга хас матур нурлы йөзе берничә тапкыр моң-сагыш белән тулды. Аның йөзендә, тирән карашына әйтерсең лә тормышның авырлык­лары да, милләтенә булган кадер-хөрмәте тә, улына, оныкларына булган рәхмәте, хәер-фатихасы да чагыла сыман.
«Казандагы туганнарыма да исән чакта берәр барып кайтасым килә дә, хәзер ерак җирләргә йөртмиләр мине, пандемиядән куркалар. Ә мин аларга: «Курыкмагыз, Ходай күпме гомер биргән, шул кадәр яшәрмен, үләргә уйламыйм әле», — димен. Оныкларым Увада торалар. Ике оныгым, оныкчыкларым бар. Кайчакта аларда кунак булам, тик улымның гаиләсен сагынып кайтам. Озакламый Корбан гаете була. Улым бу бәйрәм уңаеннан тагын туган йортыма алып кайтыр әле, Ходай бирсә. Көтәм инде!
Менә ирем бик иртә мине ташлап китте бит. Нишлисең инде, Аллаһ кемгә ничек гомер биргән. Сагынганда, җырлап та, елап та алам. Яшь чакта бик җырлый идем мин. Әйдәгез, бер җыр җырлыйм әле.
«…Керфекләрең синең нигә кара,
Күзләрең дә кара булмагач.
Йөрәгемә нигә утлар салдың,
Гомерлеккә бергә булмагач?
Гомерлеккә бергә булмагач…»

Әбинең моңлы авазын җәйге җил еракка алып китте дә, сагыш басу киңлегенә таралды. «Рәхәтләнеп татарча сөйләштек, рәхмәт килүеңә. Тагын кайчан күрешербез синең белән? Газетагызның бер почмагына гына «Кадимә апа, исәнме, хәлең ничек?» дип язып куй син, яме. Мин укып сөенермен», — диде елмаеп әңгәмәдәшем. Саубуллашып, улы белән җитәкләшеп, басу буйлап китеп бардылар алар. Улы Ринатның көчле кулларына таянып, әкрен генә атлады ул. Артларыннан күзләремнән югалганчы карап калдым…

Элмира Нигъмәтҗан.