Чиләгенә күрә капкачы
Чиләгенә күрә капкачы – бәхетнең менә шулдыр ачкычы. Мәкаләм геройлары шушы мәкальнең тормыштагы ачык мисалы. Фәния апа һәм Разалин Айдаровлар гаиләсенә килеп керү белән ниндидер җылылык бөркелә. «Хәлләрегез ничек?» – дигән сорауга, алар икәүләп: «Күз күргәндә, колак ишеткәндә әйбәт. «Яңарыш» газетасының һәр санын укып барабыз, «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы карыйбыз», – дип, шаяртып җавап бирделәр.
Йорт хуҗасы Разалин
Йорт хуҗасы Разалин абый – тыйнак, итагатьле, һәр сүзне уйлап сөйләшә, кирәк вакытта шаяртып та ала торган җор телле кеше. Ә, Фәния ханым – сабыр, акыллы хатын-кыз. Разалин абый Әгерҗе районы Үтәгән авылында дөньяга килгән. «Мин әти сугышка киткәч туган бала. Исемне әнинең абыйсы кушкан, ул аны каяндыр ишетеп кайткан булган. Бер генә мизгел генә истә. Әти сугыштан солдатларга күлмәкләр тегә торган материал алып кайткан. Шуннан миңа күлмәк тектеләр. Мин шул күлмәкне киеп, урамга уйнарга чыктым. Миңа биш яшьләр тирәсе. Малайлар: «Разалин яңа күлмәк кигән, котлыйк әле», – дип пычратып бетергәннәр иде. Елый-елый өйгә кайтканым истә. Әни яшелчә үстерү бакчаларында бригадир булды. Мин күбрәк әни белән яшелчә бакчаларына йөри идем. Әти колхозда бригадир булып эшләде. Без бик гади генә яшәдек. Әти бик гадел кеше булды. Авылда әти-әнине авыл халкы бик хөрмәт итә иделәр. Хәзер инде авылда да туганнар да бетте. Әнинең сигез туганы бар иде… Язмышлар шулай таратты. Авылда мал асрап көн күрдек. Соңрак апа белән Ижау шәһәренә күчеп килеп, укуны биредә дәвам иттем. 20 нче мәктәптә укыдык без. Мин армиядән кайтуга әти-әни дә Ижау шәһәренә күчеп килде. Мотозаводка эшкә кердем, инструментлар җитештерүдә эшләдем. Хезмәт юлымны гади эшче булып башлаган идем, мастер булдым, соңгы елларны диспетчер булып хезмәт куйдым», – диде Разалин абый.
Заводта эш бетми ул
«Безнең әти белән әни Минзәлә районы Дәвек авылыннан күчеп килгәннәр. Алар авылда күрше булып кына яшәгәннәр. «Ижауга килеп, чытырманлыкны кисеп, йорт салып кердек», – дип сөйли иде әни. Миңа кадәр өч бала булып, алар вафат булганнар, шуңа күрә мин бик кадерле бала булганмын аларга. Миннән соң тагы өч бала дөньяга килде. Әни без үскәндә эшләми иде инде. Әти сугышка бармады, аңа заводта эшләр өчен бронь бирделәр. Аның заводтагы хезмәт хакы 300 сум иде. Ул гомер буе оста балта остасы булды. Шуңа күрә без начар яшәмәдек. Укуны тәмамлагач, әти миңа: «Кызым, заводка эшкә бар, заводта эш бетми ул», – диде. Мин мотозаводка урнаштым. Заводта нинди эш бар, барсын да эшләдек. Аннан сәламәтлегем какшап, лаеклы ялга киттем. Мин киткәч, завод та таралды. Хәзер әтигә: «Әти, шул куәтле завод та таралды», – дип әйтсәң, шаккатыр иде», – дип сөйли Фәния апа.
Минем еллар, минем байлыгым…
Фәния апа белән Разалин абый бер мәктәптә, бер класста укыганнар. Разалин абыйны армия сафларына озатып, көтеп алган ул. «Армиядән: «Сине өзелеп яратучы Разалин», – дип хатлар яза иде дип сөйли Фәния апа. Тормыш корып җибәрәләр. Бер ул, бер кыз дөньяга килә. «Әти-әни белән яшәве безгә бик рәхәт булды. Эштән кайтуга балалар караулы, өй җылы, ашау әзер. 35 ел биана белән торды Фәния. Ике арадагы мөнәсәбәт әйбәт булсын өчен сабырлык кирәк бит. Әни дә, Фәния дә бик акыллы булдылар. Фәния – характеры белән бик тыйнак, акыллы, җайлы кеше. Бер-беребезгә юл куеп яшәдек без. Улыбыз Ленар 17 яшьтән хәрби юлны сайлады. Башта хәрби училище, аннан хәрби академия тәмамлады. Төрле җирләрдә хезмәт итте, бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм эшли. Гаилә корды, дүрт баласы бар. Кызыбыз Лилиянең йорты да үзебезнең янда гына. Ул – икътисадчы. Гаилә корды, аның да ике баласы бар. Лилиянең дә улы хәрби юлдан китте. Дөньялар тыныч булганда, хәрби һөнәрнең куркыныч икәнлеген уйламый идек. Менә хәзер алар өчен барыбер куркып торабыз. Гөрләп эшләгән заводларда кешеләргә эш беткәненә, колхозлар таралганга борчылам. Авылга кайтсаң, койма, урам буйларында миннән дә озын чүп үләннәре үсә. Элек бит аларның берсе дә үсми иде. Халык мал асрагач, барсын да чабып ала иде. Аллаһга шөкер, үзебезгә килгәндә бүгенге көндә бик әйбәт яшибез. Бакчабыз тулы көзге уңыш. Балаларыбыз, оныкларыбыз, киявебез, киленебез бик әйбәтләр. Вахтанг Кикабидзеның «Мои года, мои богатства» дигән җыры бар бит. Мин инде хәзер аны «Мои богатства, мои лекарства», – дип җырлап йөрим. Күп классташларыбыз вафат булды. Шушы 80 яшькә җиткәнебезгә сөенәбез, 57 ел бергә гомер итәбез. Ходай биргән гомерне яшәп калырга тырышырга кирәк бит. Безнең заманда бар кеше бертөсле яшәде, башкалар кебек тордык, бер артык җиребез булмады. Тормыш булгач, гел яратышып та тормыйсың. Хезмәт белән яшәдек. Хәзер инде беребез өчен беребез башка төрле якын, кадерле. Берәребез каядыр китеп, озаграк торса, борчыла башлыйсың. Тигез булып яшәү олы бәхет икәнен аңлыйбыз», – диләр алар.
Рәфилә Рәсүлева.