Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


24.12.2021

Су кыйссасы

2010 елның баш көйде­рер­лек эссе җәе. Иртәнге уннар. Урамның күләгәле ягыннан үзебезнең югары очтан түбән таба – кибеткә төшеп барам. Социаль хезмәткәр булып эшләүче хатын безнең тирәдәге коедан су алырга килгән. Үзенең чиләген кое чылбырына бәйләп маташа. “Кое чиләге юкмыни?” — димен. “Әйе, – ди ул, – коега төшергәннәрдерме, белмим”.
Кибеттән яна-пешә кире кайтып барам. Кое турына җитәрәк, каршыма, буш чиләкләрен шалтыратып, баягы хатын килә.
— Нигә су алмадың? – диюемә ул, ачу беләнрәк:
— Алырсың сиңа! К. апа башта коеның чиләген алып куйган, аннан капкачын йозакка бикләгән.
— Нишләп? — дим, гаҗәпләнеп.
— Безнең кое, — ди икән.
— Булмаганны, урам коесы бит, бөтенебезнеке дә.
— Бик шулай да… Үзенеке итәсе килгәч, ишек алдына казытасы калган, капкасын гына бикләр иде.
Капка дигәннән, шулвакыт хәте­ремә кылт итеп үзем бәләкәй чактагы күренеш килде. Әле тышта яктырып җитмәгән. Әбием сырхап яткан җиреннән хәлсез тавыш белән:
— Балалар, капканы ачыгыз инде, кеше суга керә алмый торадыр, — ди. (Күрше-күлән безнең коедан су ташый иде.)
Җир асты сулары безнең ишек алды тирәсеннән үткәндерме (казлар җир астындагы суны сизә дип, коены шул йорт кошлары кунаклап утырырга гадәтләнгән урында казыган булганнар), коебыз суга мул булды. Язгы ташу төшкән чакларда, ташып тула, суын иелеп, чумырып кына алырлык була иде. Олыларның, суын күбрәк алган саен, коеның суы арта, чистара, тәмләнә, дип сөйләшүләре хәтердә. Хактыр, коебызның тәмле, шифалы суын эчкәнгәме, авылымдагы күрше-күләннең дә телләре тәмле, сөйләшүләре ипле, җайлы иде.
Укытырга килеп, килен булып төшкән авылда миңа су кадерен бик нык белергә туры килде. Яши торган очыбыздагы урам коесының суы әз, бөтенебезгә дә җитми. (Ә ул чакта – җитмешенче елларда — гаиләләр зур, күбесендә дүрт-биш бала, әби-бабай, маллар да ишле). Түбән очта, фермалар янында урнашкан башнядан су безнең югарырак җирдә урнашкан очка кышын күтәрелсә дә, башка вакытларда килеп җитә алмады.
Еллар узды. Менә, ниһаять, “Чиста су” программасы безнең авылга да килеп җитте. Яңа башня калыкты, кайбер урыннарда урамдагы су торбаларын да алыштырдылар. Тик иртәрәк сөенгәнбез икән, су һаман шул язларын-җәйләрен безгә менеп җитә алмады.
Гомерләр искән җилдәй үтә торды. 2021 гә дә аяк бастык. Су мәсьәләсендә аның җәен аеруча хәвефләнеп көттек, май аенда ук кыздыра башлады бит. Ә җәе эсселеге белән унынчы елны кабатлады диярлек. Шул үткән эссе җәйдә бер генә көн дә сусыз утырмадык: өйдәге краннардан шаулап су акты, автомат кер машиналары эшләде, маллар туйганчы су эчтеләр, бакчаларга су сибелде. Ничә дистә елларга беренче тапкыр бит бу!
Сез инде яңа су чыганагы тапканнардыр дип уйлыйсыздыр. Һич юк. Су чыганагы да, башнясы да шул ук. Кешесе яңа, кешесе! Менә хәзер кеше факторының хәлиткеч булуына ныклап торып инандым инде.
Егерменче елның ахырында авыл җирлеге башлыгы булып Заки­ров Хәлил Локман улы сайланды.
Ул тәртипле гаиләдә күз алдыбызда үсте. Әтисе –мәрхүм Локман абый гаҗәеп төгәл, тырыш кеше иде. Гомере буе киномеханик булып эшләп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Әнисе Мәрзия — тәмле телле, булдыклы ханым. Ул – аш-су остасы да, авылдашларыбызны соңгы юлга озатучы да. Бу абруйлы гаилә күп еллар элек авылыбызда мәчет ачуда да башлап йөргән иде. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Хактыр. Хәлил мәктәптә яхшы укыды. Имин генә Армиядә хезмәт итеп кайт­кач, колхозның автобусын йөртте. Өйләнеп, өч бала әтисе булды. Соңгы елларда амбар мөдире булып эшләде. Булдыклылыгын искәрептер, аны авыл советы, район советы депутаты итеп сайладылар.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, тагын су темасына әйләнеп кайтыйм әле. Көннәр көзгә авышканда, җирлек башлыгы авылдан читтәрәк урнашкан чишмәне чистарта башлаган Каюмовлар гаиләсенең инициативасын күтәреп алып, бу су чыганагын яңартуга күпләрне җәлеп итеп, чишмәне, аның тирәсен төзек­ләндерүгә, ял зонасы ясауга, анда менә торган юлның ике ягына дүртәр рәт агачлар утыртуны оештырырга да көчен, вакытын кызганмады. Сентябрь уртасында авыл халкы Ерак тау чишмәсен ачуны бәйрәм итте. Аллага шөкер, картлыгыбызда булса да суга тиендек бит.
Кыямәт көне җитсә, алтын чыгар – су китәр, диелә хәдисләрдә. Әйе, бернинди алтыннарың тереклек нигезе суны алыштыра алмый. Җыясы ризыгыбыз беткәндә, сулышыбыз киселгәндә, иреннәргә тамасы соңгы тамчы бит ул.
Сез тагын бу Закиров суны гына кайгырта икән дип уйлый күрмәгез. Вазифасына тотынуга эшне мәңгелек йортыбыз — зиратны тәртипкә китерүдән башлады ул. Андагы картайган, муртайган агачларны кисүдән, зиратны яңа койма белән әйләндереп алудан, зират тыкрыгына вак таш җәеп, юл салудан.
Әйе, эшли башлавына җиде ай дигәндә сулы да, юллы да итте, урамнарны да яктыртты яңа җи­тәкчебез. Гомер бакый көзге-язгы пычраклардан интеккән Тау асты урамы кешеләре хәзер вак таш җәелгән юлдан йөриләр, машиналарын да тау башында калдырмыйлар, капка төпләренә кайтып туктыйлар. Безнең илле ел караңгылыкка батып утырган очыбызда исә, эңгер-меңгер төшүгә, баганаларда ялт итеп утлар кабына. Мәчет эчендә ремонт үткәрелә, су кертелә. Әле күптән түгел республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Акчасын да, кешесен дә таба яңа җитәкчебез. Бу бит авылда яшьләр әзәеп, пенсионерлар гына диярлек җыелып калган заманда. Ирексездән башка “Элегрәк, колхоз гөр­ләп эшләгәндә, кешесе дә, техникасы да күп булганда, су, авыл урамының юлы, яктылыгы мәсьәләләрен хәл итеп булмадымы икән?” – дигән уй килә.
Бар тырышлыгын куеп, максатчан рә­вештә авылдашларының тормыш — көн­күре­шен яхшыртырга омтыл­ган җитәк­че­безнең игелек­ле эшләрендә уңыш­лар, үзенә хәерле озын гомер, сәламәтлек телибез.

Нурания Төхбәтуллина,Кадыбаш авылы.