Ислам — тынычлык дине
Җәмгыятьтәге ызгыш-талаш һәм тәртипсезлекләр, кан кою, талау, тынычлыкны бозу, гаепсез кешеләрне үтерү — болар барысы да ислам дине тарафыннан канкойгыч җинаятьләр булып санала. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Ислам диненә каршы сезнең белән сугыш кылмаган, вә сезне йорт-ларыгыздан куып чыгармаган кавемнәр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһ сезне тыймыйдыр. Аллаһ гадел кешеләрне сөядер”, — дип әйтә (“Мүмтәхәнә” сүрәсе, 8 нче аять).
Ислам динендә бер гаепсез, нахакка кешене үтерү — иң олы һәм иң куркыныч гөнаһларның берсе.
Коръәндә: «Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса, бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр», — дип әйтелә (“Мәидә” сүрәсе, 32 нче аять).
Бу хәдистән генә дә Ислам диненең тынычлык дине икәне аңлашыла. Ягъни хак мөселман башкаларга зыян китермәс. Ә кемнәр башкаларга зыян китерәләр, алар үзләрен мөселман дип атарга лаеклы түгел.
Коръәндә җәмәгать тәртибен бозу катгый тыела. Моңа мисал итеп, бик күп аятьләр китерелә.
Моннан кала, Ислам безне Аллаһы Тәгалә бар кылган бөтен җан иясенә яхшы мөгамәләдә булырга өйрәтә. Һәм Аллаһы Тәгаләнең гаиләсенә миһербанлык күрсәткән һәркем Раббыбыз тарафыннан аеруча нык сөелер. Бу турыда Рәсүлебез үз хәдисләрендә дә әйтә: “Җир йөзендә булган тереклеккә йомшак, миһербанлы булыгыз, — ди.
Мөхәммәд (с.г.в.с.) үз хәдисендә: “Мәчене ачтан үлгәнчегә кадәр бикләп тоткан бер хатын булыр. Шушы гамәле өчен ул тәмугка эләгер. Ул мәчене ашатмаган, су бирмәгән. Үзе чыгып ризык эзләсен өчен аны өйдән дә чыгармаган”, — ди.
Ул шулай ук сусаган эткә су биргәне өчен, Аллаһ бөтен гөнаһларын гафу иткән кеше турында да сөйләде. Кешеләр Пәйгамбәр (с.г.в.с) нән: “Әй, Рәсүлебез, хайваннарга карата күрсәткән миһербанлык өчен безгә савабы булырмы?” – дип сорадылар. Ул: “Һәр тере җан иясенә күрсәткән игелек безгә савап булыр”, — дип җавап бирде.
Шулай ук, ризык өчен дип мал суйганда, аңа күп газап китермәскә тырышырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Хайванны бугазлар алдыннан пычакны ныклап үткенләгез. Болай сез аның газаплануларын киметерсез”, — ди.
Болар һәм башка ислам кагыйдәләре нигезендә, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: дин исеме белән бер гаепсез кешене үтерү Ислам динендә дә, һәм башка беркайда да рөхсәт ителми. Ислам дине мәрхәмәтлелеккә, үзара мәхәббәткә һәм тынычлыкка чакыра. Ә террор диннең капма-каршысы булып тора һәм мәрхәмәтсезлекне, кан коюны, үтерешне үзмаксат итеп куя.
Бүгенге көндә тыныч халыкка каршы сугыш алып барырга тырышу Коръәндә дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сөннәтендә дә аклау таба алмый. Террорчылар, үзләрен мөселманнар дип әйтеп, аять, хәдисләрдән үзләренә кирәкле сүзләрне генә алалар да, бу сүзләрнең каян килеп чыкканын да, чын асылын да өйрәнмиләр. Бу Ислам диненең асылын аңламаудан килә. Чынлыкта, бер гаепсез кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерүче, тормышына куркыныч тудыручы, биналарның тулысынча җимерелүенә яки милекне юкка чыгаруга китерә торган гамәлләр, шартлатулар ислам һәм чын мөселманнар тарафыннан тыела, кире кагыла һәм гаепләнә. Хак мөселманнар тынычлык, мәрхәмәтлек, әхлак динен тота һәм аларның бу вәхши гамәлләр белән уртаклыклары юк. Мөселманнарның берәрсе террор акты ясаса, бу кеше ислам кануннарын бозуда гаепләнәчәк. Шунысы кызганыч, террорчылар кулыннан иң күп зыян күрүчеләр – хак мөселманнар. Сугыш бара торган мөселман илләрендә дә иң күбе гаепсез мөселманнар һәлак була һәм террорчыларның вәхши гамәлләре дә Ислам диненә кара тап төшерә. Боларга каршы көрәшү, мондый золымлыкларны булдырмый калу өчен нишләргә? Иң элек, нинди генә сорауларыбыз булса да, мәчеткә, дин әһелләре янына килик. Динебезне өйрәник.
Гаетләрдә, җомга намазларында да төрле милләт кешеләре бер сафларга басып, намаз укыйбыз. Дуслык, татулык төрле милләтара спартакиадалар, ярышлар вакытында да сизелә. Ислам диненең тынычлык, дуслык, әхлак дине икәнен үзебезнең матур гамәлләребез белән һәрвакыт күрсәтеп, исбатлап торыйк. Дөньяларыбыз тыныч, имин булсын.
Дамир хәзрәт Әхмәтов,
Ижау Үзәк мәчете имамы.