Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ислам Рамазанов: «Рухи байлык иң мөһиме»
9.09.2022

Ислам Рамазанов: «Рухи байлык иң мөһиме»

Казанның «Ярдәм» хәйрия фонды һәм тернәкләндерү үзәге укытучысы Ислам Рамазанов белән мин Халыкара балалар өчен инклюзив иҗади уеннар вакытында таныштым. Фестивальгә аны «Китапны яңарту һәм махсус укучылар өчен китаплар ясау» номинациясенә жюри буларак чакырганнар иде. Ислам Луи Брайль системасы буенча Коръән уку остаханәсе дә уздырырга тиеш иде. Кызганыч, оештыру вакытында килеп чыккан кайбер үзгәрешләр аркасында, әлеге мастер-класс узмый калды. Ләкин без Ислам белән күрешеп, аралаша алдык.
24 яшьлек егет ДЦП авыруы белән туган. Күзләре начар күрә. Сул күзе әле бераз күрсә, уң күзе бөтенләй күрми. Тик аңа карамастан, тормыштан ямь табып, төрле чараларда катнашып яши ул. Көненең һәр сәгате алдан планлаштырылган. Казан Федераль Университетында журналистика буенча магистратурада укый. 5 вакыт намазын калдырмыйча, шәригатебез кушканча яши.

– Ислам, дингә ничек килдең?
– Мин коррекцион мәктәптә укыдым. 11 яшь тулгач, шушы ук мәктәптә белем алучы дустым Марсель миңа «Сөләйман» мәчете, андагы хәйрия фонды турында сөйләде. Илдар хәзрәт Баязитов анда күзләре начар күрүчеләр өчен курслар оештырган иде. Төрек теленә Коръән укырга өйрәтәчәкләре турында белдем. Шул ук вакытта бу мәчеткә йөрергә әнием дә тәкъдим итте. Бик теләп риза булдым. Башта без Ислам дине нигезләрен өйрәндек. Соңыннан Коръән укырга өйрәтер өчен хәйрия фонды ярдәме белән укытучы таптылар. Мәчетнең китапханәсендә Брайль системасы буенча китаплар бик аз иде. Без Коръәнне яттан өйрәндек. Укытучыбыз безгә аятьләр укыды, без аларны кабатлап бардык. Соңыннан Брайль системасы буенча Коръән китаплары барлыкка килде. Без гарәпчә өйрәнә башладык. Кабатлап баруга караганда, болай уку күпкә җиңел иде. 2012 елда төркемдәш малай белән Катар әмирлегенә Коръән уку конкурсына бардык. Шуннан соң тагы да ныграк укый, тырыша башладым. Якшәмбе дәресләренә йөрдем. Ә 2013 елда Казанда «Ярдәм» мәчете ачылды. Без шунда укый башладык. Монда китапханә зур, Брайль системасы буенча китаплар күп иде. 2017 елда укырга кергәч, мәчеткә укырга сирәгрәк йөри башладым. Әлеге курсларда алган белемнәрем хәзер башкаларны укытырга ярдәм итә.

– Дин сиңа нәрсә бирде?
– Кечкенә чагымда мәчеткә килмәгән булсам, минем тормышым икенче төрле борылыш алыр, ә үзем башка кеше булыр идем. Дингә килгәч, мин күңел тынычлыгы таптым. Коръәндә язылган аятьләрне укыгач, уйландыра. Гарәп телен белсәң, бик күп дини китаплар укый аласың. Мин мәчеттә дус­лар таптым, хәзер даими аралашып торабыз. Укытучыларыбыз бик яхшы иде. Алар безгә кешенең физик мөмкинлекләре түгел, ә рухи яктан бай булуы мөһимрәк икәнлеген аңлаттылар. Күп төрле чараларда катнашам, аралашам, танышам. Киләчәктә Коръән хафиз буласым килә, хәзер шушы максатка омтылып яшәячәкмен.

– Инклюзив иҗади уеннардан соң нинди уйлар туды?
– Минем башка шәһәрдә узган шундый зур чарага беренче тапкыр килүем. Әлбәттә, мондый фестивальләр физик яктан мөмкинлекләре чикле булган балаларга, яшүсмерләргә үз сәләтләрен арттырырга ярдәм итә, башкалар белән аралашырга мөмкинлек бирә. Гадәттә, мондый балаларның һәр көне бертөрле үтә, күбесе өйдә укый. Ә биредә алар яңа дуслар табалар, күпме яңа хис-тойгылар кичерәләр! Сәламәтлек ягыннан ниндидер чикләр булса да, алар да башкалар кебек кеше бит. Аралашу да, төрле яклап үсү дә кирәк. Ә иҗат ул әле психотерапия дә булып санала. Бүген катнашучыларның рәсемнәрен дә, үзем жюри булган номинациядә кулдан эшләнгән китап­ларны да карап, исем китте. Аллаһы Тәгалә бер яктан чикләсә дә, сәләтне күпләп биргән. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!
Җиңүчеләрне бүләкләгәндә, Ислам катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Бүген барыгыз да җиңә алмады, тик сезнең фестивальдә катнашуыгыз, мөмкинлекләрегезне күрсәтүегез – үзе бер зур җиңү. Сез барыгыз да булдырдыгыз. Алга таба да бирешмәгез, үзегез сайлаган кыйблага тугры калыгыз», — ди­де. Казанның «Ярдәм» мәчете исеменнән Удмуртиянең милли китапханәсенә Брайль системасы буенча язылган Коръән китаплары бүләк итте.

Эльвира Хуҗина.