Вячеслав Ар-Серги: “Мин һаман да авылымның шук малае”
Күренекле шәхес Вячеслав Ар-Серги 1962 елның 5 апрелендә Завьялово районы Яңа Казмаска авылында туган. Белеме буенча – филолог. Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Удмуртиянең халык язучысы, Удмуртиянең һәм Россиянең бик күп әдәби премияләре лауреаты. Җитмешләп китап авторы, прозаик, драматург, сценарист, тәрҗемәче, журналист. Ижауда яшәп, удмурт һәм рус телләрендә иҗат итә. “Яңарыш” газетасы белән күп еллар элемтәдә тора. Әсәрләре, җирле шагыйрьләребез тарафыннан тәрҗемә ителеп, берничә тапкыр газетабызда басылып чыкты. 5 апрельдә ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шушы уңайдан язучы белән очрашып, иҗаты, кызыксынулары, туган тел һәм милли мәсьәләләр турында фикер алыштык. Әлеге әңгәмәне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
— Апрель ае татар халкы өчен әһәмиятле, эчтәлекле ай – бу айда безнең бөек шәхесебез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Вячеслав әфәнде, сезнең дә туган көнегез 5 апрельдә. шушы айда сезнең дөньяга килүегез турында уйлаганда, “Үз милләтенең мәнфәгатен кайгыртучы, милли җанлы, армый-талмый иҗат итүче нечкә күңелле, киң карашлы шәхесләр әллә шушы айда туа микән?” – дигән фикер туа.
– Әйе, яз яз инде ул. Ул үзенә шулкадәр матурлыкны җыйган, хәтта яз айларында вакытны әдәбиятка багышларга, язарга да вакыт калмый – мин әйләнә-тирәдәге матурлыкны йотлыгып күзәтү белән мәшгуль. Яз көннәрендә Тукай да иҗат итмәгәндер, аның иҗаты тулысынча көз белән сугарылган, дип уйлыйм. Узып баручы фани дөньяны тануның рәхәт һәм кыска мизгелләре турында уйлап моңсулана шагыйрь. Аның иҗаты җанны өтеп алмый торган көзге кыйммәтле, тансык, моңсу яктылык белән сугарылган.
Кайчагында “Гомер сукмагында Тукай белән очрашырга туры килсә, нәрсә эшләр идем икән?” – дип уйлыйм. Янына килеп, туктатыр идем дә, кулын кысар идем микән? Юк, читкәрәк тайпылып, аңа юл бирер идем һәм даһиның үзен күрергә насыйп булган бәхетле мизгелне истә тотып, үз юлымны алга таба дәвам итәр идем…
– Тормыш юлыгызга күз салсаң, сезнең эшчәнлек күпкырлы. Әмма тулаем алганда, нинди генә җанр өстендә эшләсәгез дә, иҗатыгызның асылы, әһәмияте – удмурт милләтен үстерү, таныту… Моның өчен сезгә нинди “инструментлар” ярдәм итә?
— Мин үз милләтем турында әйткәндә, беркайчан да, уңай яктан да, кимчелекле яклары буенча да, башка милләтләрдән аерып фикер йөртмим. Удмурт һәм татар милләтенең үзара мөнәсәбәтләре нигезендә, мәгълүм булганча, ике алшарт – кызыксыну һәм хөрмәт ята. Бу сыйфатлар гасырлар буе үз җирендә яшәүче халкымның менталитетының канвасына сеңгән. Безгә кем килә, ни алып килә, нәрсәсе бар – болар безне һәрвакыт кызыксындырды һәм кызыксындыра.
— Күп телләр белү… Сезгә бу тумыштан бирелгән сәләтме? Әллә сез үз өстегездә махсус күп эшлисезме?
— Мин үземне “полиглот” дип санамыйм. Кайчагында, туган телемнең сирәк кулланышта булган сүзе дә үз телемдә иркен сөйләшә алуым турында шикләнергә мәҗбүр итә. Ун яшькә кадәр мин тирә-юньдәгеләр белән бер телдә — удмурт телендә генә аралаштым. Мин укыган елларда, хәтта математика да бары тик туган телдә укытылды. Бүгенге еллар биеклегеннән караганда, ул заманнарда педагогик орлыклар бик рациональ булган – кеше нәкъ менә туган теле нигезендә формалашкан, ә башка телләр аңа гади тормыш өчен кирәкле багаж белән килгән. Кызганычка каршы, бүген безнең удмурт балаларын балалар бакчасыннан ук дөньяны үз телләрендә танудан тулысынча мәхрүм итәләр. Ә миңа якын һәм аңлаешлы телләр саны турында әйткәндә, удмурт һәм рус телләреннән башка тагын да белгән телләрем, мөгаен, зыялы кеше белергә тиешле минимумны тәшкил итә торгандыр. Бу минимумны миңа 1983 елда Тартус университетында стажировка җитәкчесе академик Пауль Аристэ билгеләде: «Үзеңне лингвистик яктан камил итеп тою өчен ничә телне белергә кирәк?» – дигән соравыма ул бары кулын күтәреп биш бармагын күрсәтте. Ул үзе 38 телне камил белә, аларның кайберләре – үлеп баручы телләр. Рус һәм удмурт телләреннән башка белгән телләрем дә, шул исәптән татар теле дә, һөнәри дәрәҗәдә түгел, ә элемтә өчен. Миңа бу да бик ярдәм итә.
— Бүгенге көндә удмурт теле үсешен ничек бәялисез?
– Безнең илдә рус булмаган туган телләрне үстерү белән бәйле хәл бүген “SOS” дәрәҗәсендә тора.
— Удмурт әдәбиятына яшьләр киләме? Алар белән аралашасызмы?
— Юк, беркемне дә белмим. Мин бит дөньяви кеше түгел. Заманча күңел ачу урыннарында булмыйм диярлек. Башка авторларны кызыксындырырлык вазифа башкармыйм, дәрәҗәле эш урыннарында утырмыйм. Өстәвенә, эчмим дә, тартмыйм да (мактанып әйтүем түгел) – мондый кызыксыз кеше белән яшьләргә нәрсә турында сөйләшергә?.. Алар үзләренә башка остаз эзләсеннәр: матур һәм акыллы, бай һәм дәрәҗәле, акчалы. Бу сүзләремдә үз-үземә яки башка кешегә үпкә дә, шелтә дә юк – бу бүгенге көн чынбарлыгын шәрехләү генә. Үз вакытында, әлбәттә, мин яшь авторларга бик күп ярдәм иттем. Тик нигәдер алар бу ярдәмне танымады һәм шуннан бирле мин аларга кызыксынуымны югалттым – үзара бәйләнешсез кешеләр, бәлки иҗат өчен кирәктер, әмма дусларча аралашу өчен түгел. Тик болар турында үкенеп әйтмим: әгәр миңа ярдәмгә мохтаҗ автор туры килсә, мин анда чын иҗат кешесе күрсәм, бүген дә ярдәм итүдән баш тартмыйм. Тик андыйлар соңгы вакытта күренми…
– Бу, минемчә, яшьләрнең туган телләрен белмәүдән килә. Югарыдан, җитәкчеләр тарафыннан телләрне саклап калу өчен йөз белән борылу сизелми, яшьләр туган телне куллансыннар өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Яшьләр өчен үрнәк булу, туган телдә сөйләшү. Туган тел, үз халкыңның язмышы белән яшәү. Безнең яшьләр бик яхшы, ә барысы да нәкъ менә бездән, яшьләргә тәрбия бирүче кешеләрдән килә.
– Сез үзегезне күтәренке күңелле кеше дип саныйсызмы?
– Әйе, табигатем белән мин оптимист кеше. Чөнки дөньяви проблемалардан тыш, безнең тормышыбызда сокландырырлык нәрсәләр дә бар – Ходай, табигать, мәхәббәт, хатын-кызлар, күңелеңә хуш килгән эш, өлкән буын һәм балалар… Бу – дөньяны коткаручы матурлык. Бу матурлыкка армый-талмый хезмәт итәсе килә! Минем иҗатым нәкъ менә шул хакта һәм шулай булыр дип өметләнәм.
– Әсәрләрегезнең сезнең өчен иң кадерлесе кайсысы?
– Аларның барсы да кадерле, балаларым кебек якын. Мин аларны дөньяга чыгардым, һәм һәр «балам» өчен – мин җавап бирәм, һәрберсе өчен чын күңелдән борчылам.
– Сез – Удмуртиядә, Россиядә, хәтта чит илләрдә танылган шәхес. Сезнең әсәрләр дүрт дистәдән артык телгә тәрҗемә ителгән, шул исәптән чит илләрдә аерым басмаларда дөнья күргән. Укучыларның яратып укый торган авторы булуның сере нидә?
– Язучымы яки автослесарьмы син, мөһим түгел, теләсә нинди осталыкның сере эшеңә намус белән карауда. Ни чәчсәң, шуны урасың, диләр бит. Дөньяга җибәрелгән игелек — яхшылык белән кайта, явызлык та шулай ук … Ә студентларымны, әлбәттә, яратам. Бигрәк тә, чит илнекеләр — алар нәзакәтле, ихтирамлы рәвештә тема буенча булган барлык сөйләгәннәремне йотып баралар. Миңа бу бик ошый. Ә дәшми генә, башларын иеп, үз эшләре белән мәшгуль булучыларны күрү моңсулык уята. Кызганыч, Ижау уку йортлары студентларының төп өлеше нәкъ менә шундый. Әмма шулай булуына карамастан, алар да җанга якын. Әмма мин беркемнән дә иҗатыма карата мәхәббәт эзләмим — мәхәббәтне үзем сайлыйм. Миңа ике кызыксынган як – язучы һәм укучы арасындагы диалог булуы һәм ул әңгәмәдән үземә дә аз гына булса да нәрсәдер алу мөмкинлеге мөһим.
— Күптән түгел сезнең һәм Удмуртиядә бисермән мәдәни хәрәкәте лидерларының берсе Рафаил Дюкинның күмәк авторлыгында бисермән телендә Ижау тарихында беренче «Вортча мадьес» («Ворцинские сказы») китабы дөнья күрде. Бу китапның язылу тарихы, аны ничек кабул итүләре турында да сөйләп үтегез әле.
— Әйе, бу проект турында күп язылды. Мәскәү массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан да җылы һәм хөрмәт белән язылган кайтавазлар булды. “Независимая газета” безне хәтта “Яңа Кирилл һәм Мефодий» дип атады, хәтта мәкаләнең исеме дә нәкъ менә шундый иде. Дүрт ел без бисермән язуын булдыру өстендә икебез дә җиң сызганып эшләдек һәм бу хезмәт – егерме дүрт хикәя дөнья мәдәнияте тарихында беренче тапкыр бисермән телендә китап язу белән тарихка кереп калды. Китап узган ел дөнья күрде һәм «Вортча мадьес» («Ворцинские сказы») дип аталды. Безнең әсәрләрнең геройлары – Яр районы Ворца авылында яшәүче чын кешеләр. Бисермәннәр, алар аерым, аз санлы фин-угор, төрки компонентлы, Рәсәй федерациясе кече халыкларының рәсми реестрына кертелгән халык. 2010 нчы елгы соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча 2101 бисермән исәпләнә. Халык рухының көче фәкать аның саны белән генә билгеләнә аламы? Бисермәннәр бүгенге көнгә катлаулы юллар аша килде. Алар дөньяга танылган шагыйрь Михаил Федотовны (1958-1995) бирделәр. Аларның яңа интеллигенцияләре дә үсә, лидерлар барлыкка килә. Алар арасында минем автордашым Рафаил Дюкин да бар. Ул шулай ук Ворцада яши, кыскасы, үз халкы өчен хезмәт итә.
– Сез заман белән һәрвакыт бергә атлап барасыз, ул гына да түгел күп нәрсәләрне алдан тоемлап иҗат итәсез. Бер очрашып сөйләшкәндә, сез үзегезнең социаль челтәргә дә кермәвегез, сезнең белән бары тик телефон һәм электрон почта аша гына аралашып булуын әйттегез. Бу социаль челтәрләрне кире кагуыгызмы?
– Әйе, сез хаклы. Мине социаль челтәрләр җәлеп итми – чит кешеләрнең шәрехләре, фикерләре бик аз кызыксындыра. Эш монда да түгел… Соңгы елларда үз вакытымның кадерен бик белә башлавымда. Ә автор буларак, кирәк булганда, Интернет биргәннең барысын да алам, кулланам.
– Сезнең 60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан Удмуртия Милли китапханәсе “Ар-Сергины укыйбыз” дигән акция игълан иткән икән…
– Әйе, бүгенге көндә мондый акция бара. Марафонда катнашучыларга минем удмурт һәм рус телләрендә, шулай ук илебез халыкларының милли телләрендә, Европа телләрендә дөнья күргән әсәрләремне уку, аны видеога төшереп, «ВКонтакте» социаль челтәренә кую тәкъдим ителә. Җибәрелгән видеороликлар фильмның төп нигезе булачак. Ул юбилейга кадәр берничә көн кала тәмамланачак. 5 апрельдә миңа 60 яшь тула. Гаҗәп хәл: күңелем белән үз елларымны бер дә тоймыйм. Мин әле дә туган ягым Завьялово районы Яңа Казмаска авылы урамнарыннан атлаучы шундый ук шаян, шук малаймындыр сыман. Барсында да минем эшем бар һәм миңа барысы да бик кызык.
– Сезнең иҗатка багышланган мондый акцияләр моңа кадәр дә оештырылганы булдымы?
– Удмуртия әдәбияты тарихында укучылар белән шулкадәр күп очрашулар, автор кичәләре үткәргән авторлар аз, ә бәлки бөтенләй юктыр да. Агымдагы елым да төрле урыннарга чакыруларга бай куелган. Укучым, беренче чиратта, минем изге әңгәмәдәшем бит ул. Аның белән узган еллар, бүгенге көн һәм киләчәккә омтылышлар турында эчкерсез сөйләшүләр өчен сүзләр күп. Минем укучыларым күп – мин моны беләм, тоеп яшим. Һәм миңа калса, нәкъ менә аларда минем язучы бәхетемнең нигезе. Мондый бәхет һичшиксез булырга тиеш! Безнең эштә арып-талып эшләүдән тыш, бәйрәмнәр дә булырга тиештер, мөгаен…
– Вячеслав әфәнде, сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә алдагы көндә дә армый-талмый иҗат итәргә һәм аның бәхетен, укучыларыгызның мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын!