“Иман”да – яңа җитәкче
Октябрьдә Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлегенең чираттан тыш отчет-сайлау конференциясе узды. Яшьләр бу җыелышта идарәнең яңа составын һәм рәис сайладылар. Дөрес, Удмуртиядәге милли оешмалар да, “Яңарыш” газетасы да бу җыелыш турында белми калдылар. Яшьләр берлегенә яңа рәис – Диана Йосыфкулованың сайлануы турында социаль челтәрләрдә укыдык. Башкаларның чакырылмавын коронавирус авыруы таралуы сәбәпле, Халыклар дуслыгы йортында кертелгән тыюлар белән бәйләделәр. Яңа рәис белән без ул бу вазифага алынгач сөйләштек. Диана Йосыфкуловага 25 яшь, Ижау кызы. Удмуртиянең милли тормышында ул күптәннән кайный, барлык чараларда актив катнаша. 2017 елда “Татар кызы” конкурсында да катнашкан иде. “Яңарыш” газетасы белән дә ныклы элемтәдә тора. “Иман” татар яшьләре берлеген җитәкләргә лаеклы кыз.
— Диана, үзең белән якыннанрак таныштыр әле.
— Минем әнием – Башкортстаннан, әтием – Пермь өлкәсеннән. Үзем Ижауда туып-үстем. УдДУда логопед һөнәрен үзләштердем. 3 ел мәктәптә үз белгечлегем буенча эшләдем. Буш вакытымда бию һәм вокал белән шөгыльләнәм.
— Татар телен беләсеңме?
— Гаиләмдә мине татар телендә сөйләшергә өйрәтмәделәр. Әти-әнием үзләре дә төрле диалектта сөйләшкәч, татар телен дә, рус телен дә белмәс дип борчылганнар. Ә менә әбием миндә татар җырларына, көйләренә мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләде. Балачактан ук аның белән Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Хәния Фәрхинең концертларына йөри идем. Ә өйдә Алсу Хисамиеваның җырларын тыңладым. Хәзерге вакытта да минем бер генә көнем дә татар җырларыннан башка узмый. Шулай ук әбием мине чигәргә, тегәргә, бәйләргә өйрәтте. Аның белән төрле милли ризыкларны да яратып пешерәм.
Татар халкының мәдәнияте, сәнгате белән мин ныклап “Иман” татар яшьләре берлегенә килгәч таныша башладым. Бирегә мин 2017 елдан бирле йөрим. “Татар кызы” конкурсына әзерләнгәндә, биредәге милли мохиткә тартылдым һәм яңа дусларымнан, милли тормыштан аерыла алмадым. Шул ук вакытта татар телен өйрәнә башладым. Халыклар дуслыгы йортында, мәчеттә оештырылган дәресләргә йөрдем, онлайн форматта да укыдым. Әле дә туган телемне өйрәнүне дәвам итәм. Биергә яраткач, милли биюләрне дә өйрәндем. “Иман” берлеге оештырган төрле чараларда актив катнаша башладым. Удмуртия делегациясе составында Казанда узган форумнарда да катнаштым.
— “Иман” татар яшьләре берлеге милли мохиткә тартылуыңда мөһим роль уйнаган икән.
— Әйе. 2020 елда мин рәис урынбасары итеп билгеләндем. Хәзер инде “Иман” татар яшьләре берлеген үзем җитәклим. Быел без “Чәкчәк квиз” (татар телендә интеллектуаль уен), «Татарча караоке киче», “Ширбәтле пар”, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Татар уеннары”, яшьләр ифтарын һәм 7нче татар яшьләре слетын уздырдык. “Иман” татар яшьләре берлегенә килүчеләр саны да дистәдән артып китте.
— Киләчәктә үз алдыңа нинди максатлар куясың?
— Үткәргән чаралар шактый булса да, активлык бераз сүлпәнәйде дип әйтер идем. Киләсе ике елда берлек эшенә яңа сулыш өрергә, тагы да күбрәк яшьләрне милли тормышка тартырга телим. Хәзерге тыюлар эшкә бераз комачауласа да, без булдырырбыз дип уйлыйм. Максатым – булган проектларны саклап калып, аларны ел саен уздыру һәм шул ук вакытта яңа проектлар өстендә дә эшләү.
— “Иман” татар яшьләре берлеге синең өчен нәрсә ул?
— “Иман” минем өчен милли оешма гына түгел, ә зур, тату гаилә. 4 ел дәвамында мин монда яңа дуслар таптым, мәхәббәтемне очраттым, милли мәдәнияткә, сәнгатькә тартылдым, шәхес буларак үстем. Мин 26 еллык тарихы булган шушы оешмага килүемә, аның бер өлеше булуыма чиксез шатмын. “Иман” — минем тормышым, илһам чыганагы һәм үз мөмкинлекләремне тормышка ашыру урыны. Ул миңа бик кадерле һәм мөһим булган, минем йөрәгемдә аерым урын алып торган оешма. Шуңа да киләсе ике елда аны җитәкләүне үз өстемә алдым. Әлбәттә, бер эшне дә мин үзем генә башкарып чыга алмаячакмын. Монда зур, көчле команда кирәк. Аллаһка шөкер, минем янда милли тормышка да, оешманың киләчәгенә дә битараф булмаган яшьләр бар. Удмуртия татар яшьләре агымына кушылырга теләгән һәркемне дә көтеп калабыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
— Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт, уңышлар сиңа!
ФИКЕР
Эльвира Хуҗина.