Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - 13 яшьтән — иярдә
5.08.2021

13 яшьтән — иярдә

Ир-атка ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле, ди халык мәкале. Бүгенге көндә бу сүзләр ир-егетләргә генә түгел, хатын-кызларга да кагыла. Тормышыбызга нинди генә техникалар килеп кермәсен, ат үзенең абруен югалтмый. Ижау кызы Илмира Исмәтулла кызы Григорьевага (Рахманова) мәктәптә укыган вакытта ук ат җене кагыла. “Паркларда булганда, әниемнән һәрвакыт мине атка утыртып йөрүен сорый идем. 13 яшемдә ул мине ипподромга алып килде. Менә шуннан бирле атлардан аерылганым юк дисәм дә була”, — дип башлады ул сүзен, кечкенә улы Тимурны тренировкага әзерли-әзерли. Бүгенге көндә ул – ат спорты мастерына кандидат. Декрет ялында булуына карамастан, шөгыльләнүен дәвам итә. Җитмәсә, улы 2 яшьтә үк атлар яныннан тыныч кына үтеп китә алмагач, аны да шушы спорт төре белән таныштыра. Илмира — улының тренеры.

— Илмира, ат синең тормышыңда нинди урынны алып тора?

— Мәктәп елларыннан бирле минем һәр көнем атлар турында уйлап, шушы спорт белән шөгыльләнеп узды. Аннан Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең “Зооинженерия” факультетын тәмамладым. Укудан соң төрле ат спорты клубларында тренер булып эшләдем. Соңрак Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең укулар, тәҗрибәләр уздыра торган ат комплексында эшли башладым. Шулай ук ипподромда да балалар һәм өлкәннәрне атта йөрергә өйрәтәм. Үзем дә шөгыльләнәм. Бүгенге көндә, әлбәттә, ат спорты минем тормышымның төп өлешен алып тормый. Чөнки беренче планда – гаиләм: тормыш иптәшем һәм ике улым.

— Ярышларда катнашып, ниндидер уңышларга ирешү өчен безнең республикада мөмкинлекләр бармы?

— Мин үзем 14 яшемдә Удмуртиядә узган конкур буенча М.Т.Калашников исемендәге ачык турнирда катнаштым. Ат спортының конкур төре билгеле бер вакытка мәйданчыктагы каршылыкларны кичүдән гыйбарәт. Аларның барысын да төгәл, штраф очколарыннан тыш узарга кирәк. Шушы турнирдан соң Россия күләмендә узучы ярышларда да катнаша башладым. 2009 елда спорт мастеры кандидаты булдым. Ат спорты иң кыйммәтле спорт дисәң дә, ялгыш түгел. Ярышларда катнашыр өчен яхшы ат булырга тиеш. Ә безнең республика андый атларга бай түгел. Мәктәп елларында ук миңа әти-әнием ат сатып алдылар. Аны ипподромда үз хисабыбызга тәрбияләп тоттык, ярышларга әзерләдем. Аннан аны сатып, тагын да яхшырак ат алдым. Ярышларда катнашу да бик кыйммәткә төшә. Махсус киемнәр, ияр сатып алу, атны ярыш булган шәһәрләргә алып бару-кайту, ашатып, тәрбияләп тору, үзеңнең яшәү урыны өчен, ярышта катнашу өчен дә акча кирәк. Зур нәтиҗәләр күрсәтү өчен яхшы машина бәясендә ат сатып алырга туры килә. Башка регионнар белән чагыштырганда, безнең республика бу спорт төрендә күпкә артта калган, кызганыч.
Аралашуыбыз Илмираның улы Тимур күнекмәләр ясыйсы манежда дәвам итте. Әле атлар иярләргә иртәрәк булса да, Тимур понида әнисе күрсәткән күнегүләрне бик тырышып үти, үзен ышанычлы тота. Хәтта атны юырту, туктату серләренә дә төшенә башлаган ул. «Пони да – шул ук ат. Хәзер балалар понида йөреп, беренче чирканчык ала. Зур атка утыргач, идарә итү җиңелрәк була”, — ди Илмира.

– Атта йөрү кеше сәламәтлеге өчен файдалы да диләр бит әле…

– Атта йөргәндә, мускулларның барлык төркемнәре эшли: арка, бот, бил, җилкә – бар да хәрәкәткә килә. Атта йөрү балаларның психикасына да уңай йогынты ясый. Ат ул — хәрәкәт итү чарасы гына түгел, ул – җан яраларын дәвалаучы да. Ат белән даими аралашканда, иммунитет ныгый, йөрәк чыныга, нерв системасының эшчәнлеге җайга салына, стресс уза, киеренкелек кими.

– Бүген генә тренировкага килгән балага ат белән дуслашу кыенмы?

– Бала тренерны игътибар белән тыңласа, ат белән дустанә мөнәсәбәт урнаш­тыру кыен түгел. Ат спортында иң мөһим сыйфат – игътибарлылык. Теләсә кайсы атның, бигрәк тә чабышкының, кеше кебек үк, үз характеры бар. Көчле хайванны хөрмәт итәргә һәм, әлбәттә, яратырга кирәк.
Әгәр дә ат сине тыңлый икән, димәк, син – көчле шәхес. Ат иярли белү үз-үзеңә бәяне арттыра һәм лидерлык сыйфатларын үстерә икән. Һәр атның үз холкы бар. “Иң мөһиме – атны чаптыру түгел, ә аның белән бер дулкында булу”, — ди Илмира. Аның нәкъ шушы дулкында булуы әллә кайдан күренеп тора: кирәк чакта атны иркәләп, мактап, аның белән үз туганы, якыны кебек рәхәтләнеп аралаша. Аты да кечкенә Тимур һәм аның әнисенең күзләренә генә карап тора. Аларның шулай бер-берсен күз карашларыннан аңлауларына сокланып карадым.

Гүзәл Шакирова.