Игорь Комаров: «Илебез тарихында Ислам диненең роле зур»
20 май көнне Казанда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында катнашты.
Чара Казан Ратушасында узды. Россиянең этномәдәни күптөрлелеген һәм милләтара татулыкны саклауда тәҗрибә уртаклашу өчен төрле илләрдән 100гә якын вәкил җыелды. Алар арасында Алжир, Бәһрәйн, Мисыр, Индонезия, Иордания, Гыйрак, Сенегал, Сирия, Төркия, Тунис һәм башка илләрдән вәкилләр бар иде. Аларның кайберләре видеоэлемтә буенча кушылды.
Утырыш Коръән укудан башланды. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Президент Владимир Путинның Котлау хатын укыды.
«Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итү илебез тарихында мөһим этапларның берсе булды. Аның күп динле дәүләт буларак оешуына зур йогынты ясады. Россиянең бердәм күпмилләтле булып формалашуында мөһим роль уйнады. Гасырлар дәвамында Россия мөселманнары ил үсешенә зур өлеш кертә. Аларның төрле өлкәләрдәге ачык казанышлары – безнең бай тарихи, фәнни, мәдәни һәм рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше. Россия мөселманнарының хәзерге буыны ата-бабаларының гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карый, аларның Ватанга намуслы хезмәт итү васыятьләренә, патриотизм һәм гаделлекнең югары идеалларына тугрылыкларын саклый. Бу чаралар фикер алышуларга, шулай ук яңа перспективалы һәм файдалы инициативаларны эшләтеп җибәрүгә ярдәм итәр дип ышанам», – диелә дәүләт Башлыгы мөрәҗәгатендә.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкил Игорь Комаров: «Сезне Россия һәм Идел буе федераль округы Ислам мәдәнияте үзәкләренең берсе булган Казанда сәламләвемә шатмын. Идел буе бүген Гомумроссия гражданнар тәңгәллеген үстерү һәм Россия халыкларының традицион кыйммәтләрен саклау арасында баланс үрнәге булып тора. Казан – Идел буе федераль округының Ислам мәдәнияте үзәкләренең берсе. Ислам һәм христианлыкның төп дини конфессияләре 500 елга якын тату яши. Бу төрле мәдәният вәкилләре арасында үзара аңлашу өчен уңай шартлар тудырды», – диде кунакларны сәламләп.
Россия Федерациясе Прези-дентының тулы вәкаләтле вәкиле билгеләп үткәнчә, Идел буенда мөселман динен тотучы 6 млн кеше яши; 3,5 меңнән артык мөселман дини оешмасы һәм 26 Ислам дини уку йорты теркәлгән. Россиядә һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә халыкларның мәдәниятен нәтиҗәле үстерергә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Сүз мәгариф системасы, гражданлык җәмгыяте институтлары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә традицион мәдәниятне цифрлаштыру буенча интенсив үсеш алган нәтиҗәләр турында бара», – диде ул.
Вәкаләтле вәкил хакимият органнарының грант бәйгеләре, ресурслар белән тәэмин итү һәм мәдәни күптөрлелекне саклап калуны субсидияләү аша ярдәм күрсәткәнен билгеләп үтте.
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында бүгенге дискуссия безгә элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк һәм яңа уңышлы уртак проектлар башлануга этәргеч бирәчәк. Идел буе федераль округы бу башлангычларны гамәлгә ашыру өчен мәйданчык булырга әзер», – диде Игорь Комаров.
Алга таба Татарстан Респуб-ликасы Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгышлары тыңланды.
«Киләсе елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Малайзиягә визитына 20 ел тула. Хәзерге вакытта юбилей датасына багышланган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда оештыру буенча эш алып барыла. Бүгенге утырыш темасын төркемнең бурычлары таләп итә, шулай ук милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә барган катлаулы процесслар белән бәйле, бөтен кешелек өчен чакыру булып тора», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Утырышның максаты – дөнья җәмәгатьчелегенә илебезнең Россия гомумгражданлык бердәмлегенең көчен күрсәтү. Дискуссияләр барышында мәдәни күптөрлелекне, толерантлык традицияләрен саклау һәм төрле халыклар, мәдәният һәм дин вәкилләренең конструктив хезмәттәшлеген җайга салу стратегиясе каралды; илебез һәм чит илләрнең цивилизацияләр диалогын булдыру тәҗрибәсен исәпкә алып, глобаль үсеш трендлары контекстында актуаль карарлар һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышынды.