Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - 65 яшендә дә шпагат төшә
24.11.2022

65 яшендә дә шпагат төшә

Ләбиб Айтуганов исемендәге Девятерня мәктәбендә кырык ике ел физкультура дәресләре укыткан, Россия Фе­дерациясенең мәгариф отличнигы, укытучым Гөлүсә Вәлиулла кызы Гатауллинаның 3 ноябрьдә гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее булып узды. Аның Әлмәт якларыннан Девятерня авылына килеп төпләнүенә дә 47 ел узган. Гөлүсә апа безгә гимнастика серләрен төшендерүче укытучы булды. «Мостик», «бака», «шпагат» күнегүләрен мәктәптә өйрәнеп кайткач, без шуларны үзебездән кечкенәрәк балаларга өйрәтә, авыл клубында узган концертларда чыгыш ясый идек. Характеры буенча таләпчән, шул ук вакытта шат күңелле Гөлүсә апа белән очрашканда, әле дә аның безне, Нараттан килеп укучыларны, дәрескә чаңгы алып килмәгән өчен, авыл урамы, күтәртелгән юл буйлап йөгерергә мәҗбүр иткәнен көлеп искә алабыз (югыйсә без дүрт чакрым җәяү киләбез). Девятерня авылына килеп урнашып, хезмәттә дә, гаиләдә дә бәхетен табуы турында горурланып сөйләде ул. Гөлүсә апа бик оста хуҗабикә дә, бакчачы да әле. Урман җиләк-җимешләрен, гөмбә җыю буенча аңа тиңнәр юк. Хәер, әйдәгез үзенә сүз бирик.

Әлмәттән – Девятерняга

«Мин Лениногорск районында дөньяга килгәнмен. Ул якларның табигате бик матур. Таулар, урманнар арасына атаклы «Бәкер» шифаханәсе урнашкан. Миңа 4 яшьләр тирәсендә, әти-әнием нефтьчеләр булгач, Әлмәт шәһәренә күчеп килгәнбез. Кечкенәдән үк хыялым циркта чыгыш ясау иде. Мин цирк номерларын өйрәндем, укыдым. Бервакыт Әлмәткә цирк килде. Әти белән тамашага икәү бардык. Шул вакытта өстәлдә чыгыш ясаганда бер кыз егылып төште. Әти миңа: «Кызым, циркта чыгыш ясау турында оныт, куркыныч», –диде. Минем сәламәтлегем нык түгел, йөрәк тә авырта иде. Шуңа күрә мин спорт белән шөгыльләнә башладым. 6 нчы класста инде мин үземнең физкультура укытучысы буласымны белә идем. Безнең нәселдә барысы да нефтьче булса да, әти-әнием минем бу теләгемә каршы килмәделәр (нәселебездә хезмәт стажы 310 ел булган нефтьчеләр династиясе бар). Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыдым, математика һәм башка фәннәр укытучысы да була ала идем. Ләкин бөтен күңелем спортка тартылды. Ярышларда еш катнашып, аларда җиңүче була идем. 8 нче классны тәмамлаганнан соң, Әлмәт физкультура техникумына укырга кердем. Төркемдә – 6 кыз, 30дан артык егет. Өстәлдә төрле номерлар башкара алгач, миңа еш чыгышлар ясарга туры килә иде. Шуңа күрә төркемдә нинди генә тәртипсезлек булмасын, укытучылар күз йома иде. Менә шулай ярышлар, чыгышлар белән үрелеп барды уку елларым.
Укуны тәмамлагач, миңа Куйбышев шә­һәренә, Лаеш, Әгерҗе районнарына эшкә барырга тәкъдим иттеләр. Куйбышев белән Лаешта ярышларда булганым бар иде. Әгерҗе районын ишетеп тә белмим. Миңа бу кызыклы тоелды: «Мин шул районга барам», – дидем. Шул чакта анда утыручы комиссия әгъзалары бер-берсенә карашып куйдылар. Әти белән Әгерҗе районына поезд, автобус, машина белән килдек. РОНОда миңа кабат өч урын тәкъдим иттеләр: Әгерҗе шәһәре, Красный Бор, Девятерня авылы. Миңа кадәр эшләгән Рафаэль Шәйдуллин да Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган икән, ул Ижауга күчеп киткән. Мин: «Рафаэль дә биредә эшләгән, димәк, әйбәт авыл», – дип уйлап куйдым. Девятерня авылы матур, тирә-ягы урман, дип мактадылар. Мин, яшь кыз, боларны авыз ачып тыңлап утырдым да: «Шул авыл­га барам», – дип әйттем. Әти белән шунда юл тоттык. Ул вакытта юллар юк бу якларда, ләкин барысы да уңай килеп торды, машинасы да очрады. Без килгән көнне авылда янгын чыккан иде. Бөтен җитәкче шунда җыелган. Мин, шәһәр кызы, озын итәк, биек үкчәле туфлидән, җитмәсә, әле татарча да белмим, менә шулай килеп төштем Девятерня авылына. Мәктәп директоры Әхмәтов Минегаян абый белән таныштык. Ул да авылны, мәктәпне бик мактады. Мәктәптән конторага бара торган урам белән төшеп барабыз. Әтинең күңеле сизгәндәй, Рәфисләр йорты янында туктады да: «Кара әле, кызым, нинди матур йорт, тәрәзә йөзлекләрен ник куймадылар икән?» – диде. «Кызым, син биредә берәр ай эшләрсең дә, аннан без сине Әлмәткә алып китәрбез», – дип өстәде. Төпчек кыз булгач, чит якларда калдырасы килмәгәндер инде. Әлмәткә кайтып, мин Девятерняга килергә әзерләнә башладым. Авыл миңа бик ошады, килер көннәремне түземсезлек белән көттем. Август азагында апа белән килеп, Бәдерниса исемле апага фатирга урнаштым. Бик әйбәт, тырыш, хезмәт сөюче апа иде. Сентябрь уртасында әтинең вафат булуы турында хәбәр алдым. Ул вакытта мин Рәфис белән дуслашып йөри башлаган идем инде. Рәфис миңа шул авыр вакытта бик нык ярдәм итте, чөнки авылдан чыгып китәргә машина табу да бик кыен иде ул вакытта. Ә Рәфис машина йөртүче булып эшли. Рәфис белән без бер елдан соң гаилә кордык. Шулай итеп, мин Девятерняда төпләнеп калдым.

Спорт формасы күргәннәре юк иде!

Ул елны без мәктәпкә ике яшь укытучы – Көчек авылыннан Гөлсинә белән килдек. Ул озак эшләмәде, Зөфәр Минһаҗевка кияүгә чыгып, күченеп киттеләр.
Мәктәп коллективы мине әйбәт кабул итте. Мөхтәрәмә апа Әх­мәтҗанова белән Мәүгыйдә апа Әхмәтова миңа апа да, дус та, иптәш тә, әни дә булдылар. Мөхтәрәмә апа мине урманны яратырга өйрәтте. Урманга аның белән җиләк-җимешләргә, гөмбәгә йөрергә өйрәндем. Мәү­гыйдә апа атна саен мунча ягып, мич ашлары пешереп, мине кунак итә иде. Аның улы Рафаэль белән кызы Рафилә мине чакырырга киләләр иде дә: «Кунак апа, без сине алырга килдек», – диләр иде. Мин әлеге апаларга мең рәхмәтле.
Мәктәптә эшли башлаганда, балалар да, әти-әниләр дә гимнастиканың нәрсә икәнен белмиләр иде. Чөнки миңа чаклы физкультура дәресләрен гел ир-атлар укыткан. Ул гына да түгел спорт формасын күргәннәре дә юк иде. Трикога форма күлмәген тыгып куеп дәрескә керәләр иде. Балаларны әкрен генә гимнастикага тарта башладым. Өстәлдә чыгыш ясарга өйрәнделәр. Әти-әниләр балаларның бу шөгыльләрен күреп: «Балаларның гәүдәсе ничек бөгелә, сөякләре юк кебек», – дип шаккаталар иде. Үзем дә, балалар да мәдәният йортларында, мәктәпләрдә өстәлдә чыгыш ясый идек. Мәктәптә тарих, музыка, география фәннәре дә укытырга туры килде. Бик күп классларның класс җитәкчесе булдым. Укучыларым бүген дә мине якын итәләр. Ул заманнарда класслар белән кая гына бармадык! Хәзер класс җитәкчеләре балалар белән читкә чыгып йөри алмый. 20 елдан артык тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Соңгы биш елда Әгерҗе районы «Талантлар салават күпере» өстәмә белем бирү оешмасында эшлим. Девятерня мәктәбенең спорт залында аэробика, акробатика белән шөгыльләнәбез. Өченче ел инде «Сәйлән» бию түгәрәген алып барам. Балалар белән чын күңелемнән эшлим. Бер бала әллә ничә түгәрәккә йөри. Мәктәптән китсәм дә, мин шул ук балалар белән эшлим.
Әлбәттә, авыл мәктәбенең язмышы борчый. Балалар саны аз, ә мәктәп шундый матур, бөтен уңайлыклары бар. Мәктәп яши, укытучыларыбыз төрле яктан көчле, балалар өчен нинди генә кызыклы проектлар уйлап тапмыйлар! Балалар белән бик күп бәйгеләрдә катнашабыз, дәрәҗәле урыннар алабыз. Күз алдына китерегез әле: гади генә Девятерня авылы балалары зур чемпионатларда дәрәҗәле урыннар ала. Менә шул вакытта минем күземә яшьләр килә. Бу бит минем, балаларның, әти-әниләрнең хезмәте нәтиҗәсе. 3 яшьлек Мәрьям белән Сөмбел ярышларда җиңүләр яуладылар, бу куаныч түгелмени? Әти-әниләрнең юл чыгымнарын күтәрергә көчләре җитмәсә, ярдәм итү юлларын табарга тырышам. «Мин эшләгәндә, катнашабыз, йөрибез», – дип, балаларны үсендереп торам. Эшемне күрсәткәндә, докладлар, лекцияләр укыганда, аларны практика белән аралаштырып барам. Шушы яшьтә дә әле шпагат төшеп күрсәтәм. Татарстан Республикасының тренерлар составында торам. Чемпионатларда судья булып эшлим.

Девятерня – тормыш юлымның иң рәхәт мизгеле

Минем горурлыгым бер яктан хезмәтем булса, икенче яктан – гаиләм. Рәфис белән ике алтын бөртегебезне – ике кызыбызны үстердек. Оныгыбыз Энзилә бүгенге көндә Ижау шәһәрендә полиция тармагында эшли. Аларның барысы өчен дә өзелеп торабыз, яратабыз, үзләре дә безнең өчен үлеп торалар. Сигез елдан артык кайнана, егерме алты елдан артык кайната белән тордым. Әни олы кызымны яратты бик, кызганыч икенче кызымны күрә алмады. «Икенчесе дә кыз булсын, Лилиягә иптәш булыр, сиңа булышчы булыр», – дип тели иде. Әти дә бик яратты, хөрмәт итте мине. Аның соңгы сулышы, җылы куллары хәзер дә исемдә. «Рәхмәт, кызым, мине син шушы яшькә кадәр яшәттең», – дип, бәхиллеген биреп китте. Туганнар белән һәрвакыт элемтәдә, туганлык җепләре нык безнең. Девятерня авылы – бөтен туганнарыбызның җыелу урыны. Мин Әлмәт шәһәреннән, нефтьчеләр төбәгеннән килсәм дә, Девятерня авылында югалмадым. Киресенчә, бәхетемне хезмәттә дә, шәхси тормышта да биредә таптым. Миңа кайчакта: «Шушы яшькә кадәр эшләп туймадыңмы?» – диләр. Юк, туймадым, балаларга белгән һөнәрләремне биреп калдырасым килә. Әлбәттә, мин дә мәңгелек түгел, ләкин әле көчем булганда, хезмәт куям, спортны яратам, хезмәтем белән горурланам. Эшлимен, яшимен, яшьнимен!»

Рәфилә Рәсүлева.