«I am tatar!» яки «Безгә ничә тел белү кирәк?»
Телевидение каналы аша: «2013 елда Казанда үткәреләчәк Универсиада өчен автобус йөртүчеләрен инглиз теленә өйрәтәләр», — дигән хәбәр ишеттем. Күбесе 50 яшьләрдәге абзыйларга чит телне үзләштерү авыр булса да, алар тырышып, “энә белән кое казыйлар”. Үзем дә, укытучы буларак, бер ел буе Интернет аша инглиз теле буенча белемнәремне ныгыттым. Ләкин болар Универсиадага бәйле әзерлекләр, чынлыкта исә чит тел үзләштерү алай ук актив түгел икәнен беләм. “Белгәнем дә җиткән”, “Бер чит сүз белмичә дә, чит илдә йөреп кайталар әле” кебек фикерләрне еш ишетергә туры килә.
Бәлки кемдер хәтерли торгандыр, 2014 елгы олимпиада Сочида үткәреләчәк дигән хәбәрне ишеткәч, бу мәсьәлә буенча Россия Президенты Владимир Путин инглизчә чыгыш ясап, барыбызны да таң калдырды. Өстәп француз телендә әйткән сүзләреннән соң, күңелләрдә олимпиаданың Россиядә үтәчәгенә шик калмады. Уйлап карасаң, гади генә нәрсә шикелле. Ләкин бу, минемчә, дәрәҗә күрсәткече. Чит телдә бер-ике сүз булса да әйтү һәрвакыт хөрмәт уята.
Бүгенге көндә яшьләргә тел өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәктәпләрдә, хәтта балалар бакчаларында чит телләрне өйрәтә башлыйлар. Төрле гимназия, махсус лицейлар шактый. Хәтта тора-бара телне тагын да камил үзләштерү өчен чит илләргә китеп, стажировка үтү мөмкинлеге бар. Ләкин күбебез берничә гади сүз белүдән ерак китә алмыйбыз?
Шулай бервакыт студентлар төркеме белән Берлин шәһәрендә тарих музеена керергә булдык. Керү бәясе кыйммәт булып тоелды. Шунда арабыздан бер кыз билет сатучыга: “I am student”, ягъни “Мин студент”, — дип әйтте. Биргән акчаның яртысын кайтарып бирмәсеннәрме! Менә бит, студентларны ярты хакка кертәләр икән. Без барган тагын берничә шәһәрдә шулай булып чыкты.
Бүгенге көндә төрле курслар, өстәмә дәресләр ярдәмендә инглиз, француз һ.б. телләрне өйрәнү авыр түгел. Ләкин күпләр моны кирәк дип тапмый. Әлбәттә, “алма пеш, авызыма төш” дип ятучыларга чит тел дә, үзенеке дә кирәкми. Интеллигент кеше ситуациягә башкача карый. Чит телне белү карашны гына түгел фикерләрне дә үзгәртергә мөмкин. Универсиада вакытында чит ил кунакларына татарларның бөек халык икәнен күрсәтәсебез килсә, алар аңласын өчен чит телдә шартлатып сөйләшергә кирәк. Тик шунысын да онытмыйк, чит тел өйрәнүдән алда, үз телебезне дә бар нечкәлекләре белән белик.
Ләйсән Фәйзуллина (Тукмачева), Казан шәһәре