Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «iВолга»да Удмуртия сынатмады
28.06.2017

«iВолга»да Удмуртия сынатмады

Быел Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре янында бишенче тапкыр «iВолга» Идел буе федераль округындагы яшьләр форумы узды. Форумга илебезнең 14 төбәгеннән һәм дөньяның 19 иленнән 2000нән артык катнашучылар җыелды. Удмуртия данын үз проектлары белән 75 делегат яклады.
Быел катнашучыларга һава то­рышының бозылып торуы да комачауламады. 10 көн дәвамында яшьләр кыр шартларында — чатырларда яшәделәр. Форумда барлыгы төрле юнә­лештә 10 смена эшләде: “МедиаДулкын”, “Инновацияләр һәм техник иҗат”, “Мәдәни БУМ”, “Кече Ватан — зур мөмкинлекләр”, “Игелек буыны”, “Патриот”, “Сәясәт”, “Спорт сөюче яшьләр — сәламәт милләт”, “Син — эшмәкәр”, “iВолга Global”. Һәр мәйданчыкта көн дәвамында илебезнең күренекле галимнәре, бел­гечләре, артист­лар, эшмәкәрләр, спортчылар тарафыннан төрле тренинглар, лекцияләр оештырылган иде. “Проектлар конвейеры” дип аталган чатырларда катнашучылар көн-төн дәвамында үз проектларын якладылар. Кичләрен яшьләр спорт чараларында катнаштылар, дискотекада күңел ачтылар.
“Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Гөлфия Әхтәмова «iВолга» да икенче тапкыр катнашты. Бу юлы ул Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе язган “Татар журналистларының регионара форумы” проектын яклады. Әлеге проект республикада узган сайлап алу турында иң яхшылардан булып табылды һәм Гөлфиягә әлеге проектны яклау өчен форумның “Медиа­Дулкын” сменасында катнашу хокукы бирелде. “Без иң элек Удмуртиядә проектлар язу, аларны тормышка ашыру өстендә эшләүче экспертлар белән очраштык. Алар үз киңәшләрен бирделәр, төзәтмәләр кертергә ярдәм иттеләр. Бу эш форумда да дәвам итте. Безнең бер генә сәгать тә буш вакытыбыз булмады. Темалар буенча бүленгән мәйданчыкларда белгечләр алдында имтихан тоту, идеяне яклап чыгыш ясау өчен берничә көн әзерләнергә, проектка бераз үзгәрешләр кертергә туры килде. Округ һәм федераль этабыннан соң иң-иңнәр финалга узып, әлеге проектлар һәркемгә тәкъдим ителергә тиеш иде. Безнең проект округ этабына узмаса да, мин күңелне төшермәдем. Монда җиңү өчен түгел, ә тәҗрибә, белем туплау, яңа танышлар табу өчен килдем. Үз теләгемә иреш­тем дип уйлыйм. Гомумән, форумга эләгү — үзе бер зур җиңү. Чөнки республика этабында да зур көндәшлек булды. Мин катнашкан “МедиаДулкын” сменасына гына 20дән артык эш кабул ителгән иде. Аларның бары бишесе генә, шул исәптән безнеке дә, форумга узды. ““iВолга”га киләсе елда да барырга уйлыйм”, — ди Гөлфия.
Әлеге форумда җиңүчеләргә бирелгән грантларның гомуми суммасы — 8 миллион сум! Проектны ничек яклавыңа, нинди урын алуыңа карап, кемгәдер 100 мең сум, кемгәдер 200 мең сум акча бирелә. Удмуртиядән 25 кешенең 30 проект белән федераль этапка чыгуы һәм шуларның 5се җиңү яулавы да зур казаныш. Әлеге проектларның барсы да респуб­ликаны, яшьләр тормышын үстерүгә юнәлдерелгән.

Эльвира Хуҗина.