Рәхәт яшибез
Быелгы бәйрәмнәр календарен карап утырганда, шулай дип уйлап куйдым. Элек ел әйләнәсенә берничә генә бәйрәмне белә һәм көтеп ала идек. Яңа ел, 8 март, 9 май, Октябрь революциясе көне һәм, әлбәттә, туган көннәр. Ә хәзер… Бәйрәмнәр календарен карадым да, телсез калдым. Нинди генә бәйрәмнәр юк анда? Дөресен генә әйткәндә, теләгән кешегә көн саен бәйрәм итәргә сәбәп табылып тора. Кайбер көннәргә берничә туры килә әле. Халык әйтмешли, көн дә бәйрәм, көн дә туй. Рәхәт яшибез, җәмәгать. Тик… Интернетсыз бер көн, эшсезләр көне, комплиментлар әйтү, әби-бабай көннәренең ни сәбәпле килеп чыгуын аңларга була әле. Аларның арасында бөтенләй мәгънәсезләре дә шактый. Әйтик, сыр, кофе, пирог, кәнфит, торт, кар, бәхетле Кар бабай көне… Ә менә аяк табанын үлчәү, песиегезнең соравына җавап бирү көннәре кебекләрен кем уйлап чыгарган да, алары кемгә кирәк микән? Шулай да гыйнвар аендагы Халыкара рәхмәт әйтү (11е), Иҗат итү көне (17 се), Дөньяны җылыту (20е), Халыкара кочаклашу (21е), Кулдан язу (23е) көннәре минем күңелемә хуш килде. Ник дигәндә, газетаны яздырып таратуга, тиражыбызны сак-лауга, үзләренең тирән эчтәлекле хатлары, иҗат җимешләре белән “Яңарыш”ыбызның эчтәлеген баетуга зур өлеш керткән каләм-дәшләребезне, милләттәшләребезне “Яңа-рыш”ыбыз исеменнән кочаклап, тагын бер кат чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.
Һава торышы нинди булуга карамастан, “Яңарыш”ыбыз яшәсен, туган телебез онытылмасын дип, атна саен газетаны өйдән-өйгә таратып йөрүче апа-абыйларыбызның хезмәтләре бәяләп бетергесез. Менә алар милли җанлы якын дусларыбыз: Гөлсәрия Фазлыева – 43 (50), Рәхилә Тимкина – 15 (14), Шәехова Ләйсәния, Гөлназ Галиева – 25 (27), Әлфия Минәхмәтова – 15 (14), Фәүзия Кәбирова — 27 (30), Фәйзия Нуриәхмәтова – 15 (16), Люция Насыйбуллина – 10 (10), Резидә Миркасыймова – 60 (65), Халидә Шакирҗанова – 11 (12), Гөлфия Гыйльфанова – 15 (20), Гөлфәния Гатиятуллина – 18 (20), Гөлсинә Мөхәммәтисламова – 8 (10), Җәмигъ мәчете Альмира Фәйзуллина, Земфира Нәфыйкова — 48 (59), Фәгыйлә Шәймәрданова – 16 (22), Гөлфирә Фәйзуллина – 25 (34), Зөһрә Камалиева – 25 (30), Рәсим, Гөлназ Әхмәтҗановлар – 20 (18), Рәйсә Насыйпова – 25 (22), Марина Салихова – 15 (Лидия Зәйнуллина – 18), Лена Төхвәтуллина – 17 (15), Рифкать Камалетдинов – 10 (12), Фиразия Сафуанова – 16 (28), Диләрә Нуриева – 23 (18), Гөлфирә Галиуллина – 11 (17), Тәхминә Семеновых (Нурсинә Минһаҗева) – 11 (18), Луиза Гыйльфанова – 38 (37), Нурулла Хуҗагалиев, Әлфия Әхмәдиева 35 (40), Гөлчәчәк Әгълиуллина – 16 (15), Ольга Янгирова – 25 (30), Зөлфия Шәйхрамова – 10 (11), Илсөяр Мамедова – 25 (25), Әлфирә Дәүләтова – 14 (10), Гөлфия Хуҗәхмәтова (Пугачево) – 15, Әлфия Халидова (Юкамен), Рәсилә Габдрахманова – 16 (15), Ләйсирә Юсупова – 7 (10), Фәнзилә Гыймазиева –5 (Клубная урамы, 52 адресы буенча “Бәхет” кибетендә яңа нокта. Газетаны бирегә килеп алу шарты белән редакциядә һәм кибетнең үзендә язылырга була), Асия Касимова (Падера авылы)– 25 (25), Светлана Касимова (Кистем авылы) – 10 (10), Рәзилә Хәмидуллина (Иж-Бубый авылы) – 16 (21), Илдус Фатыйхов (Авыл хуҗалыгы академиясе) – 10, Ришат Габдрахманов (Камбарка) — 8 (5), Фәридә Хафизова (Әгерҗе) –27. Шулай ук тиражыбызны саклауга түбәндәге милләттәшләребез, эшмәкәрләр, төрле югарылыктагы депутатлар әйтеп бетергесез зур өлеш керттеләр: Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, “Элеконд” заводы директоры Анатолий Наумов, Электр генераторлар заводы директоры Алексей Беляев, “Купол” заводы җитәкчесе Фәнил Зыятдинов, “Глазов заводлары” директоры Кәрим Касимов, эшмәкәрләр Фелүн Шәйхелисламов, Зөлфәт Арсланов, Илһам Фаррахов, Равил Саттаров, Тәфкил Әхмәдуллин, Динар Минәхмәтов, Илсөя Мөхәммәтшина, Фәрит Вәлитов, Руслан Галиев, Рәшит Абашев, Рафаэль Фәтхуллин, Айрат Хәбиров, Рауф Кашапов, Индус Абульфариков, Фирдаус Багаув, Олег Журавлев, Дәүләт Советы депутатлары Софья Широбокова, Ленар Сафин, Наил Мухамедзянов, Фәрит Халитов, Дмитрий Арсибеков, Павел Чушъялов, Шәһәр думасы депутатлары Фәрит Губаев, Альфред Зиннәтуллин, Андрей Батов, Сергей Кривоногов, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фаррахов, Мәскәү татарлар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев.
Күргәнегезчә, кайбер нокталарда саннар бераз кимегән. Моның, әлбәттә, сәбәбе бер генә: пандемия үзенең мәкерле эшен башкарып, шактый гына газета укучыларыбызның гомерләрен вакытсыз өзде (урыннары оҗмахта булсын). Ләкин ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. 100 меңгә якын татар яшәгән респуб-
ликабызда газетаны укырдай 4 мең татарның барлыгына ышанабыз. Чөнки газетаны саклап калыйк дисәк, тиражыбыз шушы саннан да ким булырга тиеш түгел. Ә бәйрәмнәргә килгәндә, бер көн генә түгел, һәрдаим иҗат итеп яшик. Иҗат җимешләрегезне, күңел җылыгызны кушып язган хатларыгызны да көтеп калабыз.
Рәмзия ГАББАСОВА.