«Булачак ирем белән ике тапкыр таныштык»
Татар телендә иркен аралашучы яшьләр елдан-ел кими. Хәтта авылда туып-үскәннәр дә читкә киткәч, үзара рус телендә сөйләшә башлыйлар. Шуңа күрә танышларым арасында тырышып-тырышып туган телдә аралашучыларны күрсәм, моңа сөенәм дә, сокланам да. Ижауда туып-үскән Илнар һәм Гөлназ Галиевлар да шундыйлардан. Шәһәр мәктәбендә белем алсалар да, телне яхшы беләләр, традицияләребезне саклап яшиләр.
– Гөлназ, үзең, тормыш иптәшең белән таныштыр әле.
– Мин Ижауда тудым. Ләкин үземнең балачагымны һәм яшүсмер чорымны Тәбәрле авылы белән бәйлим. Ял көннәрендә, каникулда әбиләрем янына кунакка кайта идем. Мәктәпне тәмамлагач, ИжДТУда «Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча диплом алдым. Декрет ялына чыкканчы заводта эшләдем. Хәзер матурлык өлкәсендә эшлим. Ирем Илнар да Ижаудан. Ул да минем кебек әтисенең туган авылы – Бәзәкәгә кайтып йөргән. Иң якын дусларын да шунда очрата ул. Мәктәптән соң техникумда белем ала, хәзер заводта эшли.
– Аның белән ничек таныштыгыз?
– Бу бик кызыклы хәл. Илнар белән ике тапкыр таныштык дип әйтергә була. 2013 елда яңа ел каникулында алар дуслары белән безнең Тәбәрле авылы клубына килделәр. Шунда безне таныштырдылар. Тик Илнар мине исендә дә калдырмаган булып чыкты. Ә минем хәтер яхшы. Соңыннан без аның белән шул ук елның җәй аенда кабат таныштык. Җәйге ял вакытында бер кибеттә сатучы булып эшкә кергән идем. Илнар шунда дусты белән нидер алырга килде. Шуннан соң көн саен: «Ялгыш кына үтеп бара идем, кереп чыгарга булдым», – дип кереп йөри башлады. Илнарның бик яхшы күңелле, ярдәмчел, татар телендә матур итеп җырлавы җәлеп итте. Аңа исә минем ачык күңелле булуым ошаган. Башта телефон аркылы языштык, аннан очраша башладык. Соңыннан аның Альберт исемле бабасы белән минем Өлфәт бабай кайчандыр бергә армиядә хезмәт иткәннәрен, дуслар булуларын белдек. Безнең очрашып йөри башлаганны белгәч, алар бик гаҗәпләнделәр, кабат аралаша башладылар.
– Сез икегез дә татар телендә яхшы аралашасыз.
– Әлбәттә, татар теле – безнең туган телебез. Ирем миңа караганда яхшырак сөйләшә дип уйлыйм. Безне әти-әниләр, әбиләребез өйрәтте. Алар белән бүген дә татар телендә генә аралашабыз. Ә улыбыз Ислам белән өйдә ике телдә дә сөйләшәбез. Ул 107 нче балалар бакчасына йөри. Анда туган телне дә, гореф-гадәтләребезне дә бик яратып өйрәнә. Әтисе белән татарча җырлар башкарырга бик ярата. Машинада барганда яки өйдә татар телендә җыр ишетә икән, шунда ук аларга ияреп, үзе дә җырлый башлый. Аңа татарча мультфильмнар куябыз, китаплар укыйбыз. Бәйрәмнәребез турында сөйлибез. Ә әби-бабайлары улыбыз белән бары тик татар телендә генә аралаша. Милли ризыклар пешерергә дә бик яратам. Егет кеше булса да, Ислам миңа ярдәм итәргә тырыша.
– Синеңчә, заманча милли гаилә нинди булырга тиеш?
– Иң беренче, гаилә бер-береңә карата булган ихтирам, мәхәббәт хисләрендә төзелергә тиеш. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Шулай ук ике яктан да өлкәннәргә карата да хөрмәт булуы мөһим. Ә балаларга милли традицияләребезне, телебезне өйрәтеп, шул ук вакытта заманча итеп тә тәрбияләү өчен бүген бернинди дә каршылыклар юк. Удмуртиядә мондый мөмкинлекләр күп.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Эльвира Хуҗина.