Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Гөлнара Солтанова: «Мин әтиемә охшаган»
19.10.2022

Гөлнара Солтанова: «Мин әтиемә охшаган»

Тормышта үз юлын тапкан кешеләрне бәхетле дип атарга буладыр. Чөнки андыйлар үз эшләрен яратып, күңел биреп башкаралар. Үз тырышлыгы белән гади хезмәткәрдән оешма җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм авырлык­лардан курыкмыйча, каршылыкларга бирешмәгән җитәкчене эшендә дә бик хөрмәт итәләр. Шундыйларның берсе – Гөлнара Ибраһим кызы Солтанова.

Күпчелеге ир-атлардан торган оешма бүлеген корычтай нык ханым гына җитәкли аладыр. Шуңа да мин аның белән аралашырга ниятләдем. Беренче шалтыратуымда ук ул әтисенең шагыйрь икәнлеген әйткәч, мин аны үзебезнең Ибраһим абый Биектаулының яраткан кызы Гөлнара булуын аңлап, танышу теләгем тагы да көчәйде. Чөнки Ибраһим абыйның: «Минем дә Гөлнара исемле кызым бар», – дигәнен яхшы хәтерлим. Моңа кадәр күрешкән булмагач, очрашырга сәбәп булды, дип, танышырга юл тоттым.

«2021 елның апрелендә «Ижво­доканал»да капиталь төзелеш це­хы бүлекчәсе барлыкка килде. Аны Гөлнара ханым җитәкли. Цех хезмәткәрләре ел дәвамында ике балалар бакчасын, «Коралчылар шәһәре», «Цветочный город», «Форест» һәм башка микрорайоннарда күп фатирлы йортларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуны бердәм системага тоташтыру буенча зур эш башкаралар. Биредә төп хезмәткәрләр гел ир-атлар диярлек. Алай булуга карамастан, Гөлнара Солтанова – игелекле җитәкче, оста оештыручы да. Ул яңа бүлекчә алдына куелган мөһим бурычларны хәл итә ала», – ди предприятие директоры Дмитрий Муханов. «Быел су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен төзү белән тагын да тыгызрак шөгыльләнергә ниятлибез. Әмма барысы да шома гына бармый, – ди Гөлнара Солтанова. – Уңыш һәрвакытта безнең хезмәткәрләрдән генә тормый, ә ил икътисадындагы кыенлыкларга да бәйле. Ләкин без һәрчак яхшы кәеф белән, киләчәккә якты өметләр белән яшибез».

Мастер булып эшләүче Рәшит абый җитәкчесе хакында: «Гөлнара Ибраһим кызы белән 1996 елдан бирле таныш. Хәзер безнең җитәкчебез ул. Гөлнара – энергияле, безне гел кайгыртып тора. Эштә барысы да җитәкчедән тора. Аның белән эшләве җиңел. Нинди генә сорау белән керсәң дә, озакка сузмыйча, тиз арада аны чишәргә тырыша. Кешеләр белән уртак тел таба белгәнгә, эшкә бөтен күңелен биргәнгә күрә, коллектив та аны үз итә. Чөнки ул ничек кенә авыр булмасын, һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, оптимист булып кала белә», – ди.
Гөлнара ханымның балачак хыя­лы тормышка ашкан. Талантына, булганлыгына, шул ук вакытта гадилегенә сокланырлык аның. Заман сулышы белән яшәве, һәр яңалыкны эш тәҗрибәсе белән сынавы, хезмәттәшләренә үрнәк күрсәтүе аның тынгысыз холкыннан килә. Аның эш сөючәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Фикере тирән, карашы заманча булган, үз өстендә бертуктаусыз эшләргә әзер җитәкче генә оешманы югарылыкка күтәрергә мөмкин. Ә Гөлнара Ибраһим кызы шундый. Эшләү дәверендә үзенең куйган максатларына ирешә ул.

«Мәктәпне тәмамлагач, Ижау дәүләт техник институтының инженер-төзүче бүлегенә укырга кердем. 1996 елда укуны тәмамлагач, практика узган «Ижводоканал» оешмасына канализация челтәре буенча мастер итеп эшкә чакырдылар. Әлбәттә, башта авыр булды. Укыганда теорияне өйрәнәсең, ә тотып карап эшләве бөтенләй башка. Һәр детальне белергә кирәк. Анда 1,5 ел эшләгәннән соң, су системасы буенча белгеч итеп күчерделәр. 5 елга якын эшләгәч, кияүгә чыктым. Улыбыз Рамис туды. Декрет ялыннан соң инженер итеп куйдылар. Шулай оешмабызның төрле бүлекләрендә эшләп, тәҗрибә тупладым дисәм дә ялгышмам. 2013 елда икенче балабыз – кызыбыз туды. Аннан соң тагын вазифамны алыштырырга туры килде, су системасы буенча җитәкче урынбасары итеп билгеләделәр. 2021 елда капиталь төзелеш цехы ачыл­гач, директор миңа җитәкче вазифасын тәкъдим итте. «Мин барлык ышанычымны туплап, эшләп карарга булдым. Әлеге цехның урыны да юк иде. Бер ташландык хәлдәге бинаны ремонтлап, рәткә китереп, шунда эшләп ятабыз», – дип сөйләде ул. Хезмәттәшләре сөйләвенчә, штатны арттырмыйча, акчалата премияләр белән кызыксындырырга, хезмәткәрләрнең һәр соравына җавап табарга тырыша ул. Хезмәткәрләрнең эшен контрольдә тотарга да өлгерә. Эшләрен тапшырган вакытта, үзе үк кабул итеп ала. Эштә төгәллекне ярата ул.

«Эшләр башкарылганнан соң артыбыздан чокыр-чакырларны тигезләп, матурлап барабыз. Асфальт җимерелгән булса, подрядчы оешманы яллап эшләтәбез. Балчыклы урын булса, ул урынны үз көчебез белән элекке халәтенә китерәбез. Планны арттырып үтәүче хезмәткәрләрнең эш кәефен премияләр белән күтәреп җибәрәм. Укыган чакта практика узганда ук оешма директоры Крапивин Григорий Иванович миндә мастер сыйфатларын күреп алган иде. Ир-атлар белән эшләүгә ияләштем. Яшьтән үк мастер булып эшләгәч, слесарь белмәгәнне дә белә идем. Аңламаган нәрсә булса, сорарга оялмый идем. Мин тәҗрибәле кешеләрдән өйрәндем. Аларга рәх­мәтлемен. Шулай акрынлап үсешкә ирештем.
Әлбәттә, ир-атлар сине кабул итсен өчен, хатын-кыз аларга караганда акыллырак булырга тиеш. Комиссияләр белән эшне кабул итәргә барган чагында: «Кем син? Кайдан белсен инде ул моны?» – кебек карашларны күрә идем. Темага кереп сөйләшә, сорауларны чишә башлагач, алар инде белемемне, белгәнемне аңлыйлар һәм икенче тапкыр алай кырын карамыйлар. Хәзер дә әле мин төзелешкә үземнең урынбасарым белән килеп, башыма каска, өстемә эш киемнәрен киюгә: «Сез проектировщикмы?» – дип еш сорыйлар. Чөнки оешмада хатын-кыз күпчелек проектировщик, сметчик, инженер була. Ә төзелеш цехы җитәкчесе хатын-кыз булуы –бик сирәк күренеш», – дип сөйләде Гөлнара ханым үзенең һөнәри үсеш баскычлары турында.

«Хәзерге вакытта минем кул астында 48 кеше эшли. Шуларның 80 проценты – ир-атлар. Икенче югары белем алдым. Әлеге алган белемнәр миңа икътисадчылар белән бер дулкында сөйләшергә мөмкинчелек бирә», – ди Гөлнара Солтанова. Әлбәттә, әтисе, безнең яраткан шагыйребез Ибраһим абый турында да кызыксындым:
– Әтиегез Ибраһим абый нин­дирәк әти? Ул техник белемле булса да, хәзерге вакытта шигырьләре белән сөендерә.
– Әтиемне бик яратам. Ул мине абыема караганда да ныграк ярата төсле иде кечкенә чакта. Бәлки мин кыз булгангадыр, бәлки мин аның белән үскәнгәдер дип уйлыйм. Мин тышкы кыяфәтем белән дә аңа охшаган. Эштән соң мине балалар бакчасыннан алуын, атынгычта атындыруларын сагынып искә алам. Бер хатирә исемә төште. Бервакыт өйдә суык иде. Йокларга ятканда, урын-җир дә салкын. Ә мин салкынга ятып йокларга яратмыйм. Ул минем урынга үзе ятып, урынны җылытты, шул җылы урынга мине яткырды. Бу хатирә күңелемә уелып калды һәм хәзер дә күңелемә ниндидер җылылык, рәхәтлек бирә. Дәресләрне әзерләгән чакта да булышты. 2 класста укыганда, математиканы аңламый идем. Аның тырышлыгы белән, 3нче сыйныфтан математика минем яраткан фәнемә әверелде. Институтта укыганда да сораулар туса, әтиемә мөрәҗәгать итә идем. Сыйныфташларымның берсе дә эшли алмаган мисал-мәсьәләләрне дә без әти белән чишә идек.

Әтием ике телдә шигырьләр яза. Мин аларны укып барырга тырышам. Татарчасын ул безгә үзе кычкырып укый. Аның шигырьләре уйланырга мәҗбүр итә. Кемдер аны аңламыйдадыр. Минем үземдә дә бу талант бар, тик мин аны үстермәгәнмен генә. 4-5 нче сыйныфларда мин дә шигырьләр языштырдым.
Ирем Рөстәм белән бергә гомер итүебезгә ике дистә елдан артык. Улыбыз Рәмис тә программист һөнәрен сайлады. Кызыбыз Алия мәктәптә укуы белән беррәттән вокал, йөзү һәм гимнас­тика белән шөгыльләнә. Үзем дә сәламәтлегемне кайгыртам. Моның өчен фитнес белән шөгыльләнәм. Ә гаиләбездә җитәкчелек ирем җилкәсендә. Гаиләмдә мин ял итәм», – ди.

Ибраһим абыйдан да кызы хакында фикерләрен белештем. «Гөл­нара кечкенәдән тупырдап торган, искитмәле матур кыз булды. Улымның үскәнен күрмәдем дисәм дә була, ә Гөлнараны мин балалар бакчасыннан ала идем. Ә ул: «Папа, можно я тебе спою», – дип, «Прекрасное далеко»ны җырлап җибәрә иде. Башлангычта укыган чакта, шигырьләр дә яза иде. Аларын миңа укып, бергәләп тикшерә идек. Математикадан өй эшләрен бергәләп эшләгән чакта чиртештерә идем. Анысын ул әле дә хәтерли. Шуннан математика белән дуслыгы ныгыды», – ди елмаеп Ибраһим абый кызы турында хатирәләрен уртаклашып.

Ибраһим абый лаеклы ялга чыккач та, кайбер өлкәннәр шикелле, компьютерны белмим дип утырмый, һаман да кызыксынуы көчле, 80 яшьтә үзлегеннән диярлек компьютерны үзләштерде. Одноклассники, ВКонтакте социаль челтәрләрендә актив аралаша. Техника белән дә дус, шигырьләр дә иҗат итә. Алма агачыннан ерак төшми диләр шул. Кызы Гөлнара ханым әтисенә тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә эчке дөньясы белән дә охшаган. Шундый бар яктан җитеш, уңган-булган, сәләтле, милләттәшебез белән горурланып кайттым.

Гөлнара Вәлиева.