Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “GONGTV” һәм “Татар кызы- 2017”
2.03.2017

“GONGTV” һәм “Татар кызы- 2017”

19 февральдә Ижау шәһәренең Сабантуй кафесында “Татар кызы — 2017” конкурсында катнашучы кызлар, әлеге бәйгене оештыручылар, журналистлар “GONGTV” спорт һәм музыка каналы һәм “PIXELSOUND PRODUCTION” продюсерлык үзәге хезмәткәрләре белән иҗади очрашу үткәрделәр. “PIXELSOUND PRODUCTION” продюсерлык үзәге җырчысы Илдар Әсхәтов һәм Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев очрашуның бизәге булдылар.
Очрашуда “GONGTV” спорт һәм музыка каналы һәм “PIXELSOUND PRODUCTION” продюсерлык үзәге җитәкчелеге каналның һәм продюсерлык үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырдылар. “GONGTV” спорт һәм музыка каналының баш мөхәррире Гөлшат Мингазизова сүзләре буенча, каналның төп мәйданчыгы — Интернет. Чөнки киң аудиторияне колачлау, хәбәрне тиз һәм беренче булып җиткерү өчен Интернет тулы мөмкинлекләр ача. Бүгенге көндә һәрбер традицион мәгълүмат чарасы махсус сайтлар булдырып, барлык язмаларын кулланучыларга Интернет ярдәмендә җиткерә. Шуңа да “GONGTV” спорт һәм музыка каналы замана журналистикасы алымнарын кулланып, спорт һәм музыка юнәлешләрен берләштереп эшләүче массакүләм мәгълүмат чарасы буларак беренче һәм бердәнбер масштаблы проект булып тора. “GONGTV” спорт һәм музыка каналы һәм “PIXELSOUND PRODUCTION” продюсерлык үзәге генераль директоры Айдар Шәймәрданов, “Яңарыш” газетасында канат ныгыткан егет буларак, безгә бик таныш. “Татар кызы — 2017” конкурсының генераль спонсоры булуы үзе зур куаныч. Гомумән, Айдар һәр­вакыт ярдәмгә ашкынып тора! Зур рәхмәт аңа! Ул продюсерлык үзәге эшчәнлегенең сәләтле җырчыларның үз стильләрен булдырып, иҗатларын яңа дәрәҗәгә күтәрүгә юнәлдерелгәнен, үзәктә артистның имиджы, чыгышлары һәм репертуары өстендә про­фессионаллар эшләвен бил-
­­­геләп үтте. Яшь җырчы — Миң­гол Галиевның укучысы Илдар Әсхәтовның җырлары да күңелләргә май булып ятты. Алга таба татар эстрадасында үзен күрсәтер әле бу егет!

Моңсызлар да җырлый

Профессор Миңгол Вәгыйз улы Галиев әлеге “PIXELSOUND PRODUCTION” продюсерлык үзәгенең музыка бүлеге директоры вазифасын үти һәм ул яшь артистлар белән вокал дәресләре алып бара, аларның репертуары өстендә эшли. Аның турында “Утын пүләнен дә җырларга өйрәтә”, — диләр. Үзе исә: “50 ел музыка өлкәсендә эшләү тәҗ­рибәмнән чыгып, шуны ачыкладым: моңы булмаганнарны да җырларга өйрәтеп була икән”, — ди. Моңа бары тик вакыт һәм иң мөһиме теләк кирәк. Кеше ничек сөйләшә, шулай җырларга тиеш. Шуңа да гаиләдәге сөйләм балага нык тәэсир итә. Әти-әнисе ягымлы аралаша икән, бу балада да чагыла. Кычкырганны да сизеп була. “Телне болай куй, корсак белән сула”, — дип өйрәтмим дә һәм җыен­мыйм да, минем үз алымым бар. Мәктәптә безгә авазларны төгәл әйтеп, авызны зур ачып, кыч­кырып җырларга өйрәтәләр иде.
Мин алай санамыйм. Мин табигыйлек яклы. Сабый тугач, ничек ди, әле? Кабатла әле, әйе, “ңә-ңә”. Әйдә хәзер кабатлыйбыз, “ңя, ңи, ай-ай-ай, әй-әй әй”… Бармагы сындымы, берәр җире авыртамы, кеше тизрәк табибка йөгерә, ә тавышы карлыкса, исе дә китми. Югыйсә, тавыш та авырый бит, аны көйләргә, төзәтергә кирәк. Күпләрне әнә шулай җырлата-җырлата тавышларын көйлим”, — ди ул. Әнә шулай, балаларча авазлар чыгарып, залда утыручы кызларны, егетләрне җырларга өйрәтте Миңгол абый. Әлеге очрашуга яшьләрнең күп килүе, аларның җырыбызга-моңыбызга битараф булмаулары сөендерде.
“Татар кызы — 2017” конкурсында катнашучы Дилбәр Хәмәтдинова: «Мин кечкенәдән авыл сәхнәсендә җырлап үстем. Ләкин һөнәри дәрәҗәдә җырлый белмим. Миңгол абый Галиев белән очрашуда ул мине җырларга чакырды. Башта югалып калдым. Үземчә җырлап күрсәттем. Шуннан соң ул мине гади генә итеп җырлау серләренә төшендерде. Һәм мин бу “сер”ләрне 23 февральдә “Спартак” халык иҗаты йортында узган бәйрәм концертында кулландым. Моңа кадәр минем җырлавымны ишеткән туганнарым, дусларым: “Синең җырлавың күпкә яхшыга таба үзгәргән”, — диделәр. Мин шул вакытта: “Эх, ник Миңгол абый Галиев Ижауда тормый икән, мин аннан вокал буенча дәресләр алыр идем”, — дип уйладым”, — диде.
Әлеге очрашу “Татар кызы-2017” конкурсында катнашучылар өчен дә, журналистлар өчен дә файдалы булды. Алар очрашуны оештырган “Татар кызы-2017” бәйгесендә кызларны татар теленә өйрәтүче Альбина Шәйхетдиновага зур рәхмәт белдерделәр.

Рәфилә Рәсүлева.